Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 08 февраля 2017 12:22 // Прочитано 697 раз

Артистлар тормышыннан күңелле хәлләр

 Аз гына булса да театр белән кызыксынган кеше беләдер, сәхнә тормышы күңелле вакыйгаларга бай була. Артист артист инде кайда да югалып калмый, нинди генә авыр хәлләргә эләкмәсен, аннан зәвыклы итеп чыгу юлын таба. Бөек артистларыбыз тормышыннан алынган кызыклы хәлләр көлдереп кенә калмый, театр тарихына нигез сала дип әйтсәк тә буладыр. Шундый күңелле хәлләрнең берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Белгәнебезчә, А.П. Чехов әсәре буенча куелган «Чайка» спектакленең азагында аткан тавыш ишетелә һәм сәхнәгә табиб Дорн чыгып: «Эш шунда... Константин Гаврилович атылып үлде», - дип әйтергә тиеш була. Ләкин бер юлы пауза сузыла, ә аткан тавыш ишетелми. Табиб Дорн нидер булганын һәм бу ситуациядә паузаны сузарга ярамаганлыгын аңлап әкрен генә атлап сәхнәгә чыга. Тавыш һаман юк... Ярый, болай булмый дип үзенең сүзен башлый...

- Эш шунда... Константин Гаврилович асылынган...

Шулвакыт аткан тавыш ишетелә. Монда да югалып калмаган Дорн: «Һәм атылды да бугай», - дип өстәп куя.

*** 

Кечкенә генә бер шәһәргә гастрольләр белән театр килә. Шул кичне алар А.Н.Островскийның «Гроза» спектаклен куярга әзерләнә. Тамашачы җыела башлый, зал әкренләп тула.

Бу спектакльне караган кешеләр, бәлки, хәтерлидер дә, әсәрнең бер өлешендә яшь кыз суга ташлана. Менә шул өлешне үтемлерәк итәр өчен  труппа җирле мәктәпләрдән маталар сорап тора торган булган. Имеш кыз  чын-чынлап суга ыргыла. Ләкин кыенлыклар килеп чыга, маталар таба алмагач, батут куялар. Үч иткәндәй теге кызны беркем дә кисәтергә өлгерми... Күз алдыгызга китерегез, трагик музыка...кыз суга ташланып юк була һәм пылт итеп тагын кирегә килеп чыга. Үзе дә сизмәстән кычкыра һәм тагын берничә тапкыр сикергәннән соң гына югала. Актерлар үзләрен кулда тотарга тырыша, транста утырган халык сәхнәдәге кәмитне аңларга тырышып карый.

Шул вакыт сәхнәдә торучыларның берсе «Әйее... Су да кабул итмәс икән моны», - дип әйтеп куя. Бөтен кеше аяктан егылып көлергә тотына.

 ***

Алла Покровская сөйләвенчә, Ефримов үз актерларына Станиславский системасына мәхәббәтне шулчаклы көчле йоктырган ки, бөтен сөйләшүләр ахырда шул тема белән тәмамлана торган булган. Бервакыт Румыниядә гастрольләр вакытында артистлар  спектакльдән соң гадәттәгечә кунакханә бүлмәсендә җыелышып утыралар. Аңлашылганча, сүз Станиславский системасына кереп китә. Калягин белән Гафт система турында бәхәсләшә башлай, ә Евгений Евстигнеев ахырга кадәр түзеп бетерә алмый, ятып йоклый. Гафт белән Калягин бәхәсләшә торгач, “Оценка факта”да этюдны кем яхшырак уйнаячагын ачыкларга керешәләр. Шундый фабула уйлап табалар: бәдрәф янында кеше чират көтеп тора. Шундый озак көтә ки, тәкате бетеп бәдрәф ишеген ватып керә һәм асылынган кешегә тап була. Болар мендәрдән асылынган кеше гәүдәсе әмәлләп шкаф эченә асып куярга да иренмиләр. Берсе йөзенә чын-чынлап курыккан кыяфәт чыгарып акыра-бакыра ярдәмгә кеше чакырырга чыгып чаба, икенчесе исә кеше-кара күргәнче тизрәк шыпырт кына шылу ягын карый. Ике актер да рольләрен менә дигән итеп башкара. Судьялар кемне җиңүче итеп сайларга белми. Шунда Евстигнеевны уятырга булалар. Янәсе ул нәрсә уйлап табар икән. Евстигнеев шкаф янына бара. Бер секунд та узмый, бөтенесе аның кыяфәтеннән шаркылдап көлергә тотына. Евстигнеев шкаф ишеге тирәсендә ботын кысып сикергәләп йөри-йөри дә, башта тәртипле генә итеп әкерен генә шкаф ишеген шакый, тавыш бирүче булмагач, ике куллап дөбердәтергә үк тотына. Түзә алмагач, “бәдрәф” ишеген бәреп вата да... эчке якта асылынып торган кеше гәүдәсен күреп ала. Бер секунд та уйлап тормыйча, гәүдәне элмәктән сөйрәп төшерә дә, тышка чыгарып болгый, үзе тиз генә кереп, “бәдрәф” ишеген дә ябып тормыйча йомышын үти. Артистлар аның кыяфәтеннән чыдый алмый көлә һәм әлбәттә, аны җиңүче итеп билгелиләр. Ә Евстигнеев тегеләр алдында баш ия дә, тизрәк караватына ава. 

           ***

Папязан провинциаль театрга Отеллоны уйнарга килә. Аңа Дездемона роленә яшь актрисаны бирәләр. Кыз бик нык дулкынлана, беренче генә уйнавы бит. Менә Дездемонаны буып үтерү күренешен уйнар вакыт җитә. Сәхнәдә – балдахинлы затлы карават. Дездемона каплау эчендәге караватка ялгыш аякларын икенче якка биреп яткан. Отелло балдахинны күтәреп караса – аяклар. Нишләсен, Отелло балдахинны тиз генә ябып куя. Дездемона дөрес якка ятмавын аңлап ала да, тиз генә дөресләп ята. Отелло икенче яктан килеп балдахинны күтәрсә – анда да аяклар! Шуннан соң трагедиянең нинди борылыш алуын күзаллау авыр түгелдер.

*** 

Евгений Симонов бер актерның күрше йортта гына сөяркәсе булуы турында кызык итеп сөйләргә ярата. Теге актер күршедә генә сөяркәсе булу  белән бик горурлана торган булган. Берсендә хатынын өч көнгә Ленинградка китәм дип алдап,  күрше йортта яшәүче сөяркәсендә ята бу. Өченче көнне, кичке якта  сөяркәсе чүп чиләген түгеп керергә куша моңарга. Артист өйдә йөри торган артсыз аяк киеме, трикодан гына чыгып чүпне түгә дә, ияләнелгән гадәт буенча үз өенә кайтып китә. Ишек кыңгыравына баскач кына исенә килә, ләкин инде соң була. Хатыны ишекне ачып җибәргәч, аптырап: “Син каян, кадерлем?” – ди моңа. Яланаякка тапочка элгән, ике кулына ике чиләк тоткан артистка: “Каян, каян? Ленинградтан, әлбәттә!” – диюдән башка чара калмый. 

*** 

Радиода Раневская катнашында тапшыру яздыралар икән. “Запись” вакытында Фаина Георгиевна “феномЕн” сүзе кергән фраза әйтә. Яздыруны тукталар.

–Нәрсә булды? – дип сорый Раневская.

Тапшыруны алып баручы ситуацияне йомшартырга теләп:

–Беләсезме, Фаина Георгиевна, монда феномЕн дип түгел, ә фенОмен дип әйтергә кушалар, хәзер басымны шул рәвешле куялар икән, – ди.

–Яхшы, тавышны кушыгыз, – ди Раневская.

“Запись” башлангач һәр сүзен төгәл, аңлаешлы итеп:

– ФеномЕн, феномЕн, тагын бер тапкыр феномЕн! ФенОмен кирәк кеше шунда барсын дип, мәгълүм бер җиргә “озаткан” ди...

*** 

Олег Павлович Табаков дусларын һәм коллегаларын шаяртырга, “чеметкәләргә” яраткан. Аның хәйләсенә бирешми торган бердәнбер кеше Евгений Евстигнеев булган. Ләкин ул да бервакыт Табаковның “мәкер” кармагына капкан, ләкин барыбер судан коры чыккан. Большевиклар турында “Продолжение легенды” фильмын төшерәләр.  Евстигнеев – карт большевикны, Табаков яшь романтикны уйный. Алар танышырга һәм бер-берсенең кулларын кысырга тиеш булалар. Табаков уч төбенә ябышкак вазелин сылаган да Евстигнеевның кулын кыскан. Табаковның “этлеген” алдан белүчеләр, нишләр икән дип Евстигнеевны күзәтәләр.  Евстигнеев исә аз гына да югалып калмый, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап алуга импровизациягә керешә, күрешүдән хисләнеп киткәнгә салышып, вазелинга буялган куллары белән Табаковның битләреннән, чәчләреннән сыйпый башлый....

 

Белгәнебезчә, А.П. Чеховныж «Чайка» спектакленең азагында аткан тавыш ишетелә һәм сәхнәгә табиб Дорн чыгып: «Эш шунда... Константин Гаврилович атылып үлде», - дип әйтергә тиеш була. Ләкин бер юлы пауза сузыла, ә аткан тавыш ишетелми. Табиб Дорн нидер булганын һәм бу ситуациядә паузаны сузарга ярамаганлыгын аңлап әкрен генә атлап сәхнәгә чыга. Тавыш хаман юк... Ярый, болай булмый дип үзенең сүзен башлый...

- Эш шунда... Константин Гаврилович асылынган...

Шулвакыт аткан тавыш ишетелә. Монда да югалып калмаган Дорн: «Һәм атылды да бугай», - дип өстәп куя.

Кечкенә генә бер шәһәргә гастрольләр белән театр килә. Шул кичне алар А.Н.Островскийның «Гроза» спектаклен куярга әзерләнә. Тамашачы җыела башлый, зал әкренләп тула.

Бу спектакльне караган кешеләр, бәлки, хәтерлидер дә, әсәрнең бер өлешендә яшь кыз суга ташлана. Менә шул өлешне үтемлерәк итәр өчен  труппа җирле мәктәпләрдән маталар сорап тора торган булган. Имеш кыз  чын-чынлап суга ыргыла. Ләкин кыенлыклар килеп чыга, маталар таба алмагач, батут куялар. Үч иткәндәй теге кызны беркем дә кисәтергә өлгерми... Күз алдыгызга китерегез, трагик музыка...кыз суга ташланып юк була һәм пылт итеп тагын кирегә килеп чыга. Үзе дә сизмәстән кычкыра һәм тагын берничә тапкыр сикергәннән соң гына югала. Актерлар үзләрен кулда тотарга тырыша, транста утырган халык сәхнәдәге кәмитне аңларга тырышып карый.

Шул вакыт сәхнәдә торучыларның берсе «Әйее... Су да кабул итмәс икән моны», - дип әйтеп куя. Бөтен кеше аяктан егылып көлергә тотына.

Алла Покровская сөйләвенчә, Ефримов үз актерларына Станиславский системасына мәхәббәтне шулчаклы көчле йоктырган ки, бөтен сөйләшүләр ахырда шул тема белән тәмамлана торган булган. Бервакыт Румыниядә гастрольләр вакытында артистлар  спектакльдән соң гадәттәгечә кунакханә бүлмәсендә җыелышып утыралар. Аңлашылганча, сүз Станиславский системасына кереп китә. Калягин белән Гафт система турында бәхәсләшә башлай, ә Евгений Евстигнеев ахырга кадәр түзеп бетерә алмый, ятып йоклый. Гафт белән Калягин бәхәсләшә торгач, “Оценка факта”да этюдны кем яхшырак уйнаячагын ачыкларга керешәләр. Шундый фабула уйлап табалар: бәдрәф янында кеше чират көтеп тора. Шундый озак көтә ки, тәкате бетеп бәдрәф ишеген ватып керә һәм асылынган кешегә тап була. Болар мендәрдән асылынган кеше гәүдәсе әмәлләп шкаф эченә асып куярга да иренмиләр. Берсе йөзенә чын-чынлап курыккан кыяфәт чыгарып акыра-бакыра ярдәмгә кеше чакырырга чыгып чаба, икенчесе исә кеше-кара күргәнче тизрәк шыпырт кына шылу ягын карый. Ике актер да рольләрен менә дигән итеп башкара. Судьялар кемне җиңүче итеп сайларга белми. Шунда Евстигнеевны уятырга булалар. Янәсе ул нәрсә уйлап табар икән. Евстигнеев шкаф янына бара. Бер секунд та узмый, бөтенесе аның кыяфәтеннән шаркылдап көлергә тотына. Евстигнеев шкаф ишеге тирәсендә ботын кысып сикергәләп йөри-йөри дә, башта тәртипле генә итеп әкерен генә шкаф ишеген шакый, тавыш бирүче булмагач, ике куллап дөбердәтергә үк тотына. Түзә алмагач, “бәдрәф” ишеген бәреп вата да... эчке якта асылынып торган кеше гәүдәсен күреп ала. Бер секунд та уйлап тормыйча, гәүдәне элмәктән сөйрәп төшерә дә, тышка чыгарып болгый, үзе тиз генә кереп, “бәдрәф” ишеген дә ябып тормыйча йомышын үти. Артистлар аның кыяфәтеннән чыдый алмый көлә һәм әлбәттә, аны җиңүче итеп билгелиләр. Ә Евстигнеев тегеләр алдында баш ия дә, тизрәк караватына ава.

Папязан провинциаль театрга Отеллоны уйнарга килә. Аңа Дездемона роленә яшь актрисаны бирәләр. Кыз бик нык дулкынлана, беренче генә уйнавы бит. Менә Дездемонаны буып үтерү күренешен уйнар вакыт җитә. Сәхнәдә – балдахинлы затлы карават. Дездемона каплау эчендәге караватка ялгыш аякларын икенче якка биреп яткан. Отелло балдахинны күтәреп караса – аяклар. Нишләсен, Отелло балдахинны тиз генә ябып куя. Дездемона дөрес якка ятмавын аңлап ала да, тиз генә дөресләп ята. Отелло икенче яктан килеп балдахинны күтәрсә – анда да аяклар! Шуннан соң трагедиянең нинди борылыш алуын күзаллау авыр түгелдер.

Евгений Симонов бер актерның күрше йортта гына сөяркәсе булуы турында кызык итеп сөйләргә ярата. Теге актер күршедә генә сөяркәсе булу  белән бик горурлана торган булган. Берсендә хатынын өч көнгә Ленинградка китәм дип алдап,  күрше йортта яшәүче сөяркәсендә ята бу. Өченче көнне, кичке якта  сөяркәсе чүп чиләген түгеп керергә куша моңарга. Артист өйдә йөри торган артсыз аяк киеме, трикодан гына чыгып чүпне түгә дә, ияләнелгән гадәт буенча үз өенә кайтып китә. Ишек кыңгыравына баскач кына исенә килә, ләкин инде соң була. Хатыны ишекне ачып җибәргәч, аптырап: “Син каян, кадерлем?” – ди моңа. Яланаякка тапочка өлгән, ике кулына ике чиләк тоткан артистка: “Каян, каян? Ленинградтан, әлбәттә!” – диюдән башка чара калмый. 

Радиода Раневская катнашында тапшыру яздыралар икән. “Запись” вакытында Фаина Георгиевна “феномЕн” сүзе кергән фраза әйтә. Яздыруны тукталар.

–Нәрсә булды? – дип сорый Раневская.

Тапшыруны алып баручы ситуацияне йомшартырга теләп:

–Беләсезме, Фаина Георгиевна, монда феномЕн дип түгел, ә фенОмен дип әйтергә кушалар, хәзер басымны шул рәвешле куялар икән, – ди.

–Яхшы, тавышны кушыгыз, – ди Раневская.

“Запись” башлангач һәр сүзен төгәл, аңлаешлы итеп:

– ФеномЕн, феномЕн, тагын бер тапкыр феномЕн! ФенОмен кирәк кеше шунда барсын дип, мәгълүм бер җиргә “озаткан” ди...

Олег Павлович Табаков дусларын һәм коллегаларын шаяртырга, “чеметкәләргә” яраткан. Аның хәйләсенә бирешми торган бердәнбер кеше Евгений Евстигнеев булган. Ләкин ул да бервакыт Табаковның “мәкер” кармагына капкан, ләкин барыбер судан коры чыккан. Большевиклар турында “Продолжение легенды” фильмын төшерәләр.  Евстигнеев – карт большевикны, Табаков яшь романтикны уйный. Алар танышырга һәм бер-берсенең кулларын кысырга тиеш булалар. Табаков уч төбенә ябышкак вазелин сылаган да Евстигнеевның кулын кыскан. Табаковның “этлеген” алдан белүчеләр, нишләр икән дип Евстигнеевны күзәтәләр.  Евстигнеев исә аз гына да югалып калмый, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап алуга импровизациягә керешә, күрешүдән хисләнеп киткәнгә салышып, вазелинга буялган куллары белән Табаковның битләреннән, чәчләреннән сыйпый башлый....




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта