Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 14 февраля 2017 12:34 // Прочитано 1070 раз

Мәхәббәт җиле

Инде менә берничә ел 14 февральдә “Гашыйклар көнен” билгеләп үтәбез. Инстаграмм битләре матур теләкләр, чәчәк бәйләмнәре, төрле бүләкләрнең фоторәсемнәре белән шыплап тулган. Танылган артистларыбыз да “мәхәббәт” көненнән читтә калмый, матур теләкләрен җиткерергә ашыга.

Бу бәйрәмгә мөнәсәбәтләрен һәм мәхәббәт тарихларын сорап без дә берничә танылган сәхнә остасына мөрәҗәгать иттек.

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин һәм  Татарстанның атказанган артисты Алия Кәлимуллина гаиләсе.

Фәнис Кәлимуллин сөйли:

Бу көнне билгеләп үткән чаклар да булды! Мәхәббәтне ничек аңлаштык? Барысы да үз җае белән барды ничектер. Бергә укыдык, ул дәвердә мәхәббәт аңлашмадык. Театрга бергә килдек, 1сезон эшләгәч гастрольләр вакытында аңлаштык. Ул миңа күптән гыйшык тотып йөргән булган икән! Шуннан озакка сузмыйча кавыштык. Бер-береңә ышансаң мәхәббәт ныгый, саклана! Аннан соң аңа балалар мәхәббәте дә өстәлә. Ничә еллар бергә яшәп ияләнү, җаваплылык гаиләне саклый!

 

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов һәм Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова гаиләсе.

Лилия Мәхмүтова сөйли:

Иремне яратам дисәм дөрес булыр. Яратмасам 25 ел бергә яшәмәс идек. Без Ренат белән бергә театр училещесында, бер төркемдә укыдык, башта дус булып йордек, ә аннары дуслык мәхәббәткә әйләнгәндер күрәмсен. Имтиханнар биргәч, төркемебез белән азрак чәйләр эчеп утырдык. Шунда Ренат колагыма миңа гашыйк булганын әйтте. Өйгә кадәр озата кайтты... Нигә саклап калып булмасын? Була, мәхәббәт ул үзенә күп төшенчеләрне сыйдыра бит – яратуны да, бер-береңә карата ихтирамны да, бер-береңне ярты сүздән аңлауны да, авыр чакта һәм шатлыкта да гел бергә бер юлдан баруны да. “Гашыйклар көненә” килгәндә татарларда , дөресен әйткәндә, андый бәйрәм юк инде ул. Ләкин торт алып, бер-беребезне үбеп, чәй эчәбез. Мирсәй Әмирнең "Гөлшаян" спектаклендәге мин уйнаган Голшаяннын сүзләре бар :"Бер-берегезгә ышанып, бер-берегезне алдамый яшәгез. Шул чакта гына мәхәббәтегез нык булыр. Беркем каршында да җинелмәссез!"

 

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова гаиләсе.

Ирек Хафизов сөйли:

Бүген безнең өйләнешкәнебезгә 20 ел тулды. Менә вакыт шулай тиз үтеп китә икән. Әле генә шикелле иде.Ул заманнарда “Гашыйклар көне” дип зурлап билгеләп үтмиләр иде. Туй көнебезне ул көнгә куябыз дип уйламадык та. Аннары соң вакытлар уза торгач, менә бит никахыбыз нинди бәйрәмгә туры килгән икән дип уйладык. Шуңа да бу көнне ел да билгеләп үтәбез. Мәхәббәт бер-береңне аңлап, бер-береңә юл куеп, бер-берең белән килешеп яшәү дип саныйм.

 

Татарстанның халык җырчысы Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов Зөфәр Билалов гаиләсе.

Зәйнәб Фәрхетдинова сөйли:

Без Зөфәр белән укыган чакта таныштык. Зөфәр хәрби хезмәттән кайткач, безнең төркемгә кереп укуын дәвам итте. Шул чакта ук бер-беребезгә игътибар иттек. Группабызда егетләр аз иде. Зөфәрнең бик шук һәм гаярь чагы. Бик күп кызларны озатып йөрде. Бергә ансамбльдә җырлап йөрдек, бергә чыгышлар була иде. Безне бер-беребезгә, җыр тартты, җыр кавыштырды дисәк тә була.

Тормышта көн дә мәхәббәт аңлатып торып булмый. Ярату ул – икең бер юлдан атлау дип әйтәләр. Инде 30 елга якын бергә яшибез. Яраткан кешеңнең ничек ашаганын да, ничек йоклаганын да үз итәсең, берсе дә туйдырмый. Әгәр шулар кабул ителмәсә, мәхәббәт дип аталмас та иде. Әлбәттә, башкалар белән чагыштырып карау дигән нәрсә бар, әмма үзеңнеке гел күңелгә якын тоела. Конфликтка килгән чакларда иң яхшысы эндәшми калу, әмма кайвакыт үз фикереңне дәлилләү дә кирәк. Тормышта күп нәрсә хатын-кыздан тора дип әйтәләр. Бу элек-электән шулай булган. Тик гаиләне саклап калу, матур яшәү өчен икәү бергә тырышу кирәк. Берең генә теләп, икенчең теләмәсә тормышны алып барып булмый. Әлбәттә, андый гаиләләр дә бардыр, тик хатын-кыз яки ир-ат кына тормышны гел бер үзе сөйрәп, гел кыен ашап яшәсә, бу нинди тормыш инде! Шуңа да икең бер уртак фикергә килеп яшәргә, эшләргә, тырышырга кирәк.

 

Җырчы Рәфинә Ганиуллина һәм баянчы Рәзил Камалов гаиләсе.

Рәзил Камалов сөйли:

Бу бәйрәмне алай ук зурлап билгеләп үтмибез. Әмма дә ләкин символик бүләкләр бирешәбез, әлбәттә миннән матур чәчәкләр бәйләме. Минемчә бу кирәк бәйрәм, гашыйкларга сөйгән ярларына төрле матур сюрпризлар ясау, мәхәббәтләрен аңлатыр көн.

Мин инде кичә концерттан кайтып чәчәкләрне, бүләгемне тапшырдым! Рәфинә бик сөенде. Ә мине бүләк кичен көтә диде. Нинди сюрприз булыр әлегә белмим. Без әле бары тик 3 ел гына тормыш итәбез. Инде улыбыз Сөләйман үсеп килә. Ул безнең гаиләнең ин зур бәхете. Гаилә ныклыгы анардадыр. Гаиләдә мәхәббәтне саклар өчен бер-береңне гел ихтирам итеп яшәргә кирәк. Ара-тирә, көтмәгәндә сюрпризлар белән дә сөендерергә.

 




Поделитесь с друзьями

Комментарии  

0 #3 Халисә 17.02.2017 05:33
Дөресен сөйләп бетерәме икән дип гел кыекка бормагыз инде! Төрле чаклары буладыр, матур яшәсеннәр, тигез булсыннар диеп әйтергә, бәхетле , тигез гомер теләргә кирәк. Иҗади уңышлар барысына да.
Цитировать
+1 #2 Азамат 15.02.2017 07:12
Ник алай дисен, бик дорес эйткэннэр бит :-)
Цитировать
+2 #1 Ләйлә 15.02.2017 07:10
Әй, шулай матур гына булса икән барысы да тормышта, дөресен генә сөйләп бетерә микән бу артистлар?!
Цитировать

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта