Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 22 февраля 2017 09:28 // Прочитано 623 раз

23 февральгә нәрсә бүләк итәргә? (Сораштыру)

Егетләр бәйрәме җитә бит, кызлар! Нәрсә бүләк итәбез, ничек котлыйбыз? Бу көннәрдә “WhatsApp”, “В контакте” битләре дә әнә шундый сораулар, шигырь һәм рәсемнәр белән тулы. Без исә әллә ни баш ватып тормадык. Яраткан артистларыбызның  үзләреннән сорап карыйк әле. Алар ни бүләк итәргә җыена икән бу көнне кадерлеләренә?

Ләйсән Гимаева:

23 февраль мин бәләкәй чакта ук бик зур бәйрәм дип истә калган. Бу көнне әтине, энекәшләрне, һәм классташ малайларны котлый идек. Бүләккә килгәндә төрлесе була инде, әмма беркайчан да носки биргәнем булмады. Безнең гаилә өчен февральдә берничә бәйрәм – 20 се Булатымның туган көне, ә 23е әтинеке. Шуңа күрә ике бәйрәмгә бер бүләк биргән вакытлар да була.

Гөлназ Сираева:

Бу җиңел сораулардан түгел. Кирәк бәйрәмме, юкмы, анысы мөһим түгел. Минемчә, бу бәйрәм - якыннарыңны сөендерергә тагын бер сәбәп! Бүләкләргә килгәндә, мин файдалы, кирәкле бүләкләр бирергә яратам. Ниндидер киштәдә тузанланып торучы уенчык түгел. Күлмәк, парфюм ише әйберләрне күп бүләк иттем инде... Ә быел башкачарак бүләк ясарга уйлап торам – SPA салонга массажга сертификат.

Зөлфия Вәлиева:

Бу бәйрәм, әлбәттә, бик кирәкле минемчә. Ир-егетләребез безгә караганда да игътибарга мохтаҗ. Аларны гел мактап-үсендереп торырга кирәк. Ирләр бит нәкъ менә бездән энергия-көч алалар, унышлары да, унышсызлыклары да бездән хатын-кызлардан.

Бүләккә килгәндә ирем – нәрсәгә дә риза, Аллага шөкер! Берәр көтелмәгән сюрприз ясармын инде. Әлегә нәрсә икәнен үзем дә белмим.

Ләйсән Мәхмүтова:

Бу, әлбәттә, бик кирәк бәйрәм. Чөнки безнең өчен күпме хезмәт түгеп тырышучылар да, тынычлыгыбызны саклаучылар да алар бит. Мин үзем төрле әйберләр бүләк итәм инде. Хушбуй да була, күлмәк тә, носки да...

Алсу Фазлыева:

Бәйрәмнәр булмаса, бу дөнья шундый ямьсез һәм күңелсез булыр иде. Бәйрәмнәр берләштерә. Бүләккә килгәндә, кирәклерәк бүләк алырга тырышам. Ел да кыйммәтле һәм кирәкле әйбер ала идем. Бу елны күп итеп носки һәм трусиклар алырга җыенам. Беркайчан да андый бүләк биргәнем юк иде, быел рәхәтләнсен әле.

Гөлназ Шәрипҗанова:

Дөресен әйткәндә, безнең өчен бу мөһим даталар түгел. Бар эшләгән акчабыз җиргә китеп бара, исәбебез өй салып чыгу иде. Шул булыр бүләк 23 февральгә, 8 мартка һәм туган көннәребезгә дә. Тормыш бара, өлгерербез әле бүләкләр өләшергә.

 

Динә Закирова:

Безнең гаиләдә 23 февраль бәйрәмен билгеләп үтү традициягә салынды. Ул көнне өйдә тәмле ризык пешереп, иремне берәр бүләк белән сөендерәм. Бүләккә килгәндә - мин ел саен баш ватам. Менә бу елны да нәрсә алырга микән дип кибеткә чыгып киткән идем, наборы белән отверткалар алып кайттым. Өйдә бик кирәк әйбер дип саныйм.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта