Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 07 марта 2017 20:47 // Прочитано 982 раз

Хатын-кызны нәрсә бизи? (Сораштыру)

Бүген бар дөнья чәчәкләргә, хуш исләргә бай булган, беренче яз бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтә. Бу көн якынлашкан күңелле бер мизгелдә ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Гүзәл затлар дисәк тә, янәшәбездә нык ихтиярлы, көчле ир-атларыбыз булмаса, бу гүзәллекнең кирәге калыр иде микән?

Нәкъ менә шулар өчен матур да, уңган да, чибәр дә булырга тырышабыз бит инде. Ә ирләр үзләре безнең турыда ни уйлый икән соң? Гомумән аларга ошау өчен, ике галәмне бер итеп, аңлашып яшәү өчен нинди булырга кирәк? Шуңа да бүген сүзне аларга бирик.

Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев: “Хатын-кызны сабырлык бизи.”

1. Сиңа нинди хатын-кызлар ошый? Гүзәл затларны нинди сыйфатлар бизи, кайсылары, киресенчә, гайрәтеңне чигерә?

Ирне ир итүче хатын-кызлар ошый, ә ирне чир итүчеләр ошамый. Хатын-кызны матурлык, уңганлык, сабырлык игътибарлык бизи. Күпне белеп, гайбәт сатучылар гайрәтемне чигерә.

2. Иң элек хатын-кызның кай җиренә игътибар итәсең: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә һ.б.? 

Иң элек хатын-кызның зифа буена игътибар итәм, аннары соң акылына.

3. Ә хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсың?

Төрлечәдер инде.

4. Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә мөмкин?

Гафу итмәслек әйберләр эшләмәскә кирәк. Ә хатын-кызның барлык сыйфатларын да гафу итәргә була.

5. Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсың?

Бик әйбәт карыйм. Ләкин мин беренче үзем гашыйк булдым.

6. Яраткан хатын-кызларыгызны бәхетле итәр өчен нәрсә бүләк итәр идегез?

Ул нәрсә тели шуны.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов: “Яратсаң – барысын да гафу итәсең!”

1. Сиңа нинди хатын-кызлар ошый? Гүзәл затларны нинди сыйфатлар бизи, кайсылары, киресенчә, гайрәтеңне чигерә?

Миңа акыллы, тыйнак һәм әлбәттә чибәр (чибәрлек тә төрле була) хатын-кызлар ошый! Идеал хатын-кыз ул нәкъ менә минем хатыным шикелледер. Бер кешегә ошаган әйбер, икенче кешенең гайрәтен дә чигерергә мөмкин бит әле. Шуңа бу сорауга җавап бирүе авыр. Урысча әйтмешли: “Любовь зла, полюбишь козла".

2. Иң элек хатын-кызның кай җиренә игътибар итәсең: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә һ.б.? 

Башта күзенә, аннан сүзенә, кайчак киресенчә дә була...

3. Ә хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсың?

Кемгә нәрсә кирәк бит инде...

4. Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә мөмкин?

Яратсаң – барысын да гафу итәсең! 

5. Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсың?

Әйбәт карыйм.

6. Яраткан хатын-кызларыгызны бәхетле итәр өчен нәрсә бүләк итәр идегез?

Якыннарымны бәхетле итәр өчен барысын да эшләр идем, тик җитешеп кенә булмый. Шуңа да бәхетле булу өчен нәрсә җитми дип санасалар, шул әйберне теләргә генә кала.

Тел остасы һәм җырчы Рифат Зарипов: “Күзләрдән барысын да күреп була.”

1. Сиңа нинди хатын-кызлар ошый? Гүзәл затларны нинди сыйфатлар бизи, кайсылары, киресенчә, гайрәтеңне чигерә?

Чибәр, тыйнак, акыллы кызлар ошый миңа. Эчкән, тарткан, үзен әллә кемгә куеп, иреннән узып сүз сөйләгән хатын-кызлар күңелемә ятып бетми.

2. Иң элек хатын-кызның кай җиренә игътибар итәсең: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә һ.б.? 

Күзләренә, чөнки күздән барысын да күреп була!

3. Ә хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсың?

Килеш-килбәте, кыяфәтедер дип уйлым, аннан инде тәмле тел...

4. Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә мөмкин?

Әгәр ялгышлыгын үзе аңласа, гафу итеп була.

5. Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсың?

Бик әйбәт карыйм. Әмма шулай да хатын-кызны тыйнаклык күбрәк бизи.

6. Яраткан хатын-кызларыгызны бәхетле итәр өчен нәрсә бүләк итәр идегез?

Аны бәхетле итәр идем. Яратып кына, матур сүзләр әйтеп, чәчәккә күмеп яшәр идем. Һәм шулай итәм дип саныйм да.

“Татар радиосы” алып баручысы Булат Бәйрәмов: “Хатын-кызны аңларга түгел, яратырга кирәк.”

1. Сиңа нинди хатын-кызлар ошый? Гүзәл затларны нинди сыйфатлар бизи, кайсылары, киресенчә, гайрәтеңне чигерә?

Үз артыннан карап йөргән җыйнак, чиста-пөхтә, сүгенми торган, ипле-тәртипле, ир-атларны, әти-әниләрне хөрмәт итә торган хатын-кызлар ошый. Ул миңа гына түгел, бөтен ир-атка да шулайдыр инде. Аннары алар ире өчен әйбәт хатын, балалары өчен үрнәк ана булырга тиештер дип саныйм. Җыйнаксыз, пычрак, дорфа сөйләшүче, тупас, гайбәт сөйләүче, башкаларны тикшереп, көлеп утыручыларны, тәмәке тартучыларны җенем сөйми. Шулай ук бәйләнчек хатын-кызлардан киресенчә качасы килә. Гүзәл затлар барыбер дә горуррак булырга тиештер. Ә ир кеше нинди генә булса да тормыш иптәшен яратырга бурычлы. Күп вакыт кимчелекләрне күрми дә калырга кирәк. Тырнак астыннан кер эзләү – егет кеше эше түгел. Син бит аны үзең сайлап алгансың, ул чакта шушы хатын-кыздан да әйбәтрәге булмаган. Тик хатын-кызлар да моны үз ягына гына файдаланмасын иде. Ул мине сайлады инде, шуңа күрә нәрсә эшләсәм дә ярый дип, түгел.

2. Иң элек хатын-кызның кай җиренә игътибар итәсең: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә һ.б.? 

Хатын-кызны башта ук тулаем образ буларак кабул итәм. Пөхтәлеге, киеме, буй сыны, барысы да роль уйныйдыр. Ләйсәнемнең исә беренче тапкыр күзләренә игътибар иттем. Чөнки күзләр  күңел көзгесе диләр. Ләйсән әйтмичә-сөйләмичә күзе белән генә бөтенесен дә белдерә ала: ачуын да, мактауны да, көлүен дә, рәхәт булуын да... Барысы аның күзләрендә чагыла.

3. Ә хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсың?

Беренче карашка егетнең тышкы кыяфәте җәлеп итәргә мөмкин. Шул ук пөхтәлек чисталык. Хатын-кыз ир кешенең аяк киеменә, чәчләренә игътибар итә дип уйлыйм. Чәчләре майланып беткән, таралмаган булу  бу егет турында күп нәрсә әйтергә мөмкин. Шуңа да егетләргә үз-үзен карарга киңәш итәм. Ә аралаша башлагач, егетнең батыр булуы да, интеллекты да, белеме дә, үз сүзендә торучанлыгы да җәлеп итә. Буш сүз сөйләп йөрүчеләр хатын-кызны үзләреннән читкә этәрә. “Ир кеше ир булырга тиеш, сүзе бер булырга тиеш”, – диләр бит. Ничек тә шуңа омтылырга кирәк. Артык тупас һәм кырыс булу да файдага түгел. Һәр нәрсәдә алтын урталыкны табарга тырышыгыз.

4. Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә мөмкин?

Кайбер очракта уйламыйча акча туздыруын, эмоциональлеген, кәефе үзгәрүчәнлеген, төгәл булмавын, соңга калучанлыгын гафу итәргә буладыр. Шулай ук аларга сүзләрендә тору хас түгел. Әле генә бер төсле әйтсә, берникадәр вакыттан кире уйларга мөмкин. Бу гаеп түгел, чөнки хатын-кызлар белән хисләр идарә итә. Шуңа да хатын-кызны аңларга түгел яратырга кирәк.

5. Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсың?

Начар карыйм дип әйтмим, әмма ни булса да хатын-кыз үзе башлап белдерергә һәм шәрран салып, менә мин сине яратам, синсез яши алмыйм дип әйтергә тиеш түгел, минемчә. Әгәр чын ир-ат икән, ул аны болай да аңлый, тоемлый, әгәр аңламый икән – я ул аңгыра, я бозау, я ул сүзләрне никтер әйтергә теләми. Хатын-кызның яратуы аның хәрәкәтләрендә, мимикасында, күзләрендә, шул ук нәрсәдер әйтеп бетермәвендә, серлелегендә сизелә. Әгәр хатын-кыз үзе әйтергә мәҗбүр икән инде, кызганыч, димәк без ирләр шул дәрәҗәгә җиткәнбез.

6. Яраткан хатын-кызларыгызны бәхетле итәр өчен нәрсә бүләк итәр идегез?

Мөмкинлегем булган һәр нәрсәне бүләк итәр идем. Әмма мәхәббәт ул бүләк белән генә чагылырга тиеш түгел дип саныйм. Мөмкинлектән файдаланып, барлык гүзәл затларыбызны да бәйрәмнәре белән котлыйм.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин: “Хатын-кыз серле булып калырга тиеш.”

1. Сиңа нинди хатын-кызлар ошый? Гүзәл затларны нинди сыйфатлар бизи, кайсылары, киресенчә, гайрәтеңне чигерә?

Блондинкамы, брюнеткамы, аерып әйтә алмыйм, миңа төрле хатын-кызлар ошый. Хатын-кыз нәзәкатьле булырга тиеш. Аны тырышлык, уңганлык, үз-үзен кеше алдында итагатьле тоту бизи. Ә ире янында бераз кыюрак булса да ярый. Моннан тыш иренә тугъры хатын, балаларына яхшы ана булуы мөһим. Кызларының артык кыюлыгын яратмыйм.

2. Иң элек хатын-кызның кай җиренә игътибар итәсең: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә һ.б.? 

Беренче чиратта хатын-кызның үз-үзен тотышына, кешеләр белән ничек аралашуына, ничек фикерен белдерүенә игътибар итәм. Әлбәттә, матур буй-сыннарына, озын чәч толымнарына күз төшми калмый инде.

3. Ә хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсың?

Хатын-кызлар төрле типтагы ир-атларны ярата дип уйлыйм. Кайсылары ир-атларның буй сынына, кайсыберләре киеменә, үз-үзен тотышына, кемдер кулларына, күзләренә, чәченә яисә аяк киеменә карый. Һәрбер кеше үзенчә сайлый.

4. Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә мөмкин?

Хатын-кызның җүләрлекләрен гафу итәргә мөмкин.

5. Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсың?

Кызларның артык әрсез булуларын яратып бетермим.

“Кызлар кия кызыл ыштан,

Безгә карасы да юк.

Хәзер кызлар үзе килә,

Барып аласы да юк, – дигән такмак бар бит әле. Кызганычка каршы, үз хисләрен алдан белдергән кызлардан күңелем суына, игътибарым кими. Артык кыю, әрсез, җитез булып, үзләренең серлелекләрен бетерәләр. Бу безнең геннарга салынгандыр инде, чөнки ир-атлар үзләре элек-электән хатын-кызны җәлеп итеп яулап алырга күнеккән.

6. Яраткан хатын-кызларыгызны бәхетле итәр өчен нәрсә бүләк итәр идегез?

Хатын-кызны бәхетле итәр өчен аңа күп игътибар бирергә кирәк дип саныйм. Игътибарыңны, матур сүзләреңне җәлләмичә, һәрдаим бүләк итеп торсаң, ул үзен бик тә бәхетле хис итәчәк.

Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов: “Әгәр хатын-кызны яратасың икән, аның тискәре яклары да уңай булып күренә

1. Сиңа нинди хатын-кызлар ошый? Гүзәл затларны нинди сыйфатлар бизи, кайсылары, киресенчә, гайрәтеңне чигерә?

Хатын-кызларның барысы да ошый, аерым кысаларга кертеп карый алмыйм. Алар шуның өчен, без – ирләр яратсын өчен яралган. Әлбәттә үз-үзен ир-атлар төсле тоткан, тупас ханымнар кемгә генә ошар икән? Әмма шунысы да бар, әгәр син хатын-кызны яратасаң, аның тискәре яклары да уңай булып күренә. Мәхәббәт уяна икән, нинди генә булмасын ул синең өчен иң-иңе булып тоела. Ярату хисе булмаса, кимчелекләре дә күзгә күренә башлый.  

2. Иң элек хатын-кызның кай җиренә игътибар итәсең: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә һ.б.? 

Беренче күрүдә йөзенә игътибар итәм. Күзләр елмаюы җәлеп итә. Кайбер кызлар шундый итеп карап куя, күз карашының тәэсиреннән берничә көн исереп йөрисең. Ни генә дисәләр дә, ир кеше барыбер күзе белән ярата инде.  

3. Ә хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсың?

Кызларны төпле, ышанычлы, кыю ир-атлар җәлеп итә дип саныйм. Нинди генә булмасын, һәр хатын-кыз үзен ир канаты астындагы көчсез зат итеп тоясы килә. Алар өчен иң мөһиме шулардыр.

4. Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә мөмкин?

Күп сыйфатларны гафу итәргә мөмкин. Хыянәтне кичерүе бик авыр, тик төрле хәлләр булырга мөмкин. Яратсаң, бәлки анысын да гафу итәргә буладыр. Гаиләне саклап калу, балаларны ятим итмәү өчен мәсәлән...  

5. Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсың?

Тискәре карыйм дип әйтә алмыйм. Әгәр аны андый хис биләп алган икән, ни өчен ул аны белдермәскә тиеш? Без гел ниндидер кысаларга кертеп карарга тырышабыз. Шулай да бик ачылып бетү кирәкми, хатын-кыз серле булып калса, безнең өчен кызыклырак.  

6. Яраткан хатын-кызларыгызны бәхетле итәр өчен нәрсә бүләк итәр идегез?

Кулымнан килгән бар нәрсәне бүләк итәр идем. Гүзәл затларыбызны бәйрәмнәре белән котлап, сүзләремне шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Кайсы җил давыллар алсалар да бөтереп,

Дөньяның бар гүзәлләрен булмый сөеп бетереп.

Матурлар ул меңләгәндер, миндә мең йөрәк түгел,

Миңа җаным синнән башка беркем дә кирәк түгел.

Автор:  Фәния Лотфуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта