Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 20 марта 2017 11:18 // Прочитано 447 раз

Фәридә Сафинаның тормыш дәфтәреннән

Бүген 20 март Татарстанның халык артисты Фәридә Сафинаның туган көне.

Фәридә ханым сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән котлап иң изге теләкләребезне җиткерәсебез килә. Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, сәламәтлек озын гомер һәм тагын озак еллар дәвамында яраткан тамашачыгызны сөендереп театр сәнгатеннән аерылмый яшәргә насыйп булсын сезгә!

Фәридә Сафина 1957 елның 20 мартында Сарманда туа. 1978 елда Казан мәдәният институтын тәмамлый һәм Җәлил поселогында Нефтьчеләр техника йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Гөлемхан — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Зөбәрҗәт — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Сәкинә — «Мирас», Мәмдүнә — «Һинд кызы» (Г.Каюм), Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Фәүзия — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев), Анук — «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин), Маһи — «Асылъяр» (М.Фәйзи), Виктория — «Булмас димә, дөнья бу!» (А.Вампилов), Мария-Каролина — «Гаугалы гаилә» (Эд.де Филиппо), Гафифә — «Беренче театр» (Г.Камал), Сәмидә — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла) һ.б. рольләре белән тамашачы күңелен яулый.Чая характерлы рольләрдә ачылган артистка, дип язылган "Г.Камал театры артистлары" дигән китапта. 

Фәридә ханым бүгенге көндә дә театрда актив эшчәнлек алып бара. Замана белән бергә атлый. Социаль челтәрләрдә үзенең тормыш яңалыклары белән безне гел таныштырып бара. Без дә туган көне уңаеннан Фәридә ханымның шәхси альбомыннан сирәк фотоларны тәкъдим итәбез.

1. Яшь чаклар, алар инде шундый еракта калды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2. Беренче фотода әнием, ә аста – мин спектакльдән соң. Чәч толымнарым әниемнеке шикелле булган. Ә бусы кызым. Мәйсәрә образы әнә шулай буыннан-буынга күчкән.

3. Туганнарым: ике абыем һәм сеңлем белән.

4. “Зәңгәр шәл” ­– Мәйсәрә. Миннән соң бу рольдә инде 4 Мәйсәрә уйнады. Һәрберсе үзенчә.

5. Кызым Айсылу белән, 1997 ел.

6. Дунай белән Таҗи диләр аларны.

7. Премьерадан соң, хезмәттәшләрем белән.

8. “Бармы ришвәттән дәва” (З. Хәким), Мутиева Нурия Шәмсиевна ролендә.

9. "Нечкәбил" бәйгесендә.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта