Розалия ханым, сезне зур юбилеегыз белән чын күңелдән котлап, изге теләкләребезне җиткерәсебез килә. Исәнлек-саулык, матур тормыш һәм гел шулай матур тавышыгыз белән яраткан тамашачыгызны сөендереп торуыгызны теләп калабыз.
Бәйрәм уңаеннан Розалия ханымның шәхси альбомыннан иң кызыклы фотоларны тәкъдим итәбез.
Г.Тукай шигырьләрен үз эченә алган "Сабыйга" аудиоҗыентыгы.
1995 ел. Мюнхен шәһәрендә концерттан соң "Азатлык" радиосы журналистлары һәм Гариф Солтан белән. Бу аларның биредә эшләгән соңгы көне, берничә көннән алар Прага шәһәренә күченде.
Җырчы Айгөл Бариева белән 13 мартта Тукай клубында узган иҗади кичәдә һәм 1995 елда Австриядә фольклор фестивалендә.
Телевидение архивларыннан саклап калынган кадр. "Остазбикә" әсәрен сөйлим.
ТНВ да "Манзара" тапшыруында.
2014 ел. КиноГараж студиясендә сьемкалар вакытында.
Розалия ханым бүгенге көндә туйлар, мәҗлесләр дә алып бара. Яшь парлар аны өйләнешеп 10 ел үткәч тә чакырып кунак итәләр.
Милли мәдәни үзәктә танылган рәссам Бакый Урманченың юбилеена багышланган чарада музыкант Фоат Әбүбәкеров белән.
Вячеслава Кузьминаның "Людмила" фильмыннан кадр. Камал театры артисты Люция Хәмитова белән.
Комментарии