Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 20 апреля 2017 10:34 // Прочитано 546 раз

Чулпан Әхмәтҗанованың “двойнигы” табылган

Татарстанның атказанган артисткасы Чулпан Әхмәтҗанова бу көннәрдә үзенең TMTV премиясенең номинанты булуын күреп алып бик нык гаҗәпләнгән. 

Дөресрәге, бу турыда аңа социаль челтәрдәге роликтан күреп алып дуслары җиткергән. Аны җырчылар Лилия Хәйруллина, Илназ Сафиуллин белән бергә "Моң дәвамчысы" номинациясенә тәкъдим иткән булганнар икән. “Бу каналда минем бер генә клибым да күрсәтелми бит”, – ди көлә-көлә Чулпан.

 

Чулпан Әхмәтҗанова

 

Моннан тыш – тагын бер яңалык. Талантлы җырчы кызыбызның шоу-бизнес өлкәсендә “двойнигы” да табылган икән. Соңгы арада аңа: “Син җырчы Ненсиның туганымы әллә?”, – дигән сораулар яудыра башлаганнар. Баксаң, ул гарәп җырчысы Нэнси Аджрам икән, ди Чулпан үзе. 

 

Нэнси Аджрам




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта