Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 23 мая 2017 14:41 // Прочитано 394 раз

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Яз! Шомырт, ландыш, ләлә чәчәкләре исе. Ак алъяпкыч, купшы чәч тасмалары. Болар барысы да соңгы кыңгырау чыңын искә төшерә. Сыйныфташлар, яраткан укытучылар белән саубуллашу, таң каршылаулар. Беренче мәхәббәт…Болар кемнең генә йөрәгенә үтеп кермәгән дә, кемнең генә күңел кылларын тибрәтмәгән.

Ничә еллар үтсә дә, чыгарылыш кичәсе хаман хәтердә. Яраткан җырчыларыбыз, тел осталары бу вакытны сагынып искә ала. Күңелле хатирәләр белән уртаклашу максатыннан без дә берничә сәнгать иясенә мөрәҗәгать иттек.

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Хәния Фәрхи

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Башкортстан республикасы Тәтешле районының Бәдрәс урта мәктәбен тәмамлаган.

Үзләрендә мәктәп булмаганга, 6 чакрым ераклыктагы күрше авылга йөреп укыйлар. “Без, төрле авыллардан килүчеләр, интернатта тордык. Шуңа да үзебезне үзебез якларга туры килде. Хәтта малайлар белән сугышырга да күп сорамый идек,”- ди Хәния ханым.

“Соңгы кыңгырауда бик матур, кояшлы көн иде. Башта бәйрәм булды, аннан интернат ашханәсендә чәй табыны әзерләдек,”- дип хатирәләре белән уртаклашты җырчы. Хәния мәктәптә үк, гармун уйнап, балаларны биетә торган булган. Бу кичәдә дә гармун уйнап, җырлап башкаларның күңелен күргән. Чәй эчкәч, кояш каршыларга тау башына күтәрелгәннәр. “Бу минутлар күңелгә моңсу да, яңа тормышка аяк басуыбыз белән шатлыклы да булып истә калган. Хәзерге кебек ресторан, кафеларда, бик күп акчалар туздырып, бәйрәм итеп йөргәнче, безнең заманда күпкә күңеллерәк иде,”- дип искә ала ул. Әле дә, туган ягына Сабан туйларына каййткач, сыйныфташлары белән очраша, берсен дә онытмый икән Хәния ханым.

Венера Ганиева

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Казанның Г. Ибраһимов исемендәге 89 нчы урта мәктәбен тәмамлаган.

Чыгарылыш кичәсенә бик зур концерт оештырганнар. “Җырлаганым да хәтердә,”- ди Венера ханым. Татар мәктәбендә укытканнары өчен әти- әнисенә бик рәхмәтле. Бик яхшы укый. Бары төгәл фәннәр генә авыр бирелгән. “Бала вакыттан ук кешенең сәләтен ачыклап, шул юлдан китәр өчен этәргеч ясарга кирәк. Миңа үз юлымны сайларга ярдәм иттеләр, шуңа да зур үрләр яуладым,”- ди ул. Мәктәптә тәрбия эше бик көчле була. Хәтта филармониядән Айрат Арсланов, Әлфия Галимоваларга кадәр килеп укытып йөргән. Шуңа да бу мәктәптән бик күп иҗат кешеләре чыга. Чгарылыш кичәсендә хәзерге кебек исерткеч эчемлекләр эчеп, кәеф- сафа корып бәйрәм итүләр булмаган. Ленин дамбасы буйлап йөрүләре, мәңгелек ут янына чәчәкләр куюы истә калган.

Ә мәктәптә беренче мәхәббәте булмый. “Чәчтән тартып, запискалар җибәреп мәхәббәт белдерүчеләргә борылып та карамый идем,”- ди Венера Ганиева.

Рафаэль Латыйпов

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Буа районы Адав- Толымбай сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган.

Соңрак Буадда укый. “Ул вакытта урта мәктәп район үзәгендә генә иде. Шуңа күрә, төрле авыллардан җыелып килеп укый идек. Тулай- торакта тордык,”- ди Рафаэль Латыйпов. Мәктәптә уртача укыган. Спорт белән шөгыльләнгән, рәсемнәр ясаган. Стена газеталары чыгару өчен дә һәрвакыт ул җаваплы. Өч- дүрт малай, бергә җыелып, җырлап та йөргәннәр. Үзләренең яшь, чибәр сыйныф җитәкчесенә гашыйк та тотканнар. “Кызлар исе керә башлаган вакыт. Хатлар язып, рәсемнәр дә ясап җибәрә идек. Тик озатырга курыктык, оялчан идек,”- ди.

“Соңгы кыңгырау кичәсенә урманнан ландыш чәчәкләре җыеп кайтканыбызны хәтерлим. Элек чәчәк бәйләмнәрен сатып алып йөрми идек. Урман чәчәкләре укытучыларыбызга иң зур бүләк булды,”- дип искә ала Рафаэль әфәнде. Зур бәйрәм, якты теләкләрдән соң, Зөя буена төшеп таң аттырганнар.

Алинә Сафиуллина

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Теләче районы Юрагы Кибәхуҗа урта мәктәбен тәмамлаган

Сыйныфта алар бары дүрт кенә бөртек булганнар. Бер малай һәм өч кыз. Кызлар өчесе дә озын буйлы. Шуңа да, буйга кыска сыйныфташ малай алардан куркып торган.

Алинә мәктәп елларында укытучысына гашыйк булып, сөю утларында яна. “Мәктәпкә укытырга кайткан яшь, чибәр инглиз теле укытучысына бөтен кызлар диярлек гашыйк иде,”- ди ул. Укытучысына качып хатлар язган, “валентинка”лар биргән. Тик бу мәхәббәтне, иптәш кызларыннан башка, берәүгә дә сиздерми. Хәзер исә, бу хәлләргә көлеп кенә карый: “бигрәк бала- чага булганбыз инде,”- ди Алинә.

Соңгы кыңгырау чыңлаган вакытта бөтенесенең дә күзләреннән яшьләр ага. Бары тик Алинә генә еламый. Күңеле Казанга ашкына аның. Башкалага килү, җырчы булу теләге барсыннан да көчлерәк булган ахыры. Алинә мәктәптән үк җырлый. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә дә, махсус күлмәкләр тектереп, авылдашлары алдында үз осталыгын күрсәткән. “Бу минем өчен үзенә күрә беренче концерт булгандыр инде,”- ди ул.

Дилә Нигъмәтуллина

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Мари Иле Бәрәңге районы Куян авылы мәктәбен тәмамлаган

Аларның сыйныфы иң көчлесе, иң активы була. Укытучылар да аларны бик яратканнар. “Распределение белән шәһәрдән кайткан укытучылар иде. Безгә бик көчле белем бирделәр, күп шөгыльләнделәр. Шуңа да сыйныфташларымның күбесе югары уку йортларына керде,”- дип искә ала Дилә.

Беренче мәхәббәт хисләрен дә биредә татый җырчы. Үзеннән бер- ике сыйныфка өлкәнрәк малай белән дуслашып та йөргән. “Тик бу хисләр бөреләнеп кенә калды. Чын сөюне бары тик хәзер ирем янәшәсендә генә таптым,”- ди җырчы.

Чыгарылыш кичәсен бик зурлап үткәргәннәр. Дилә- оештыручы. Мәктәптән үк бик актив, шат күңелле бала булган ул. Концертны КВН формасында ясыйлар. Укытучыларга да, ата- аналарга да, үзләренә дә бик ошаган. “Ә бәйрәмнән соң, без таң каршыларга киттек. Җырлый- җырлый авыл урамын да әйләндек әле,”- ди Дилә.

http://yzoem.ru

Автор:  Фәния Лотфуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта