Реклама

  Август аеның һәр җомгасында Камал театры архивта сакланган спектакльләрнең видеоязмаларын тамашачыга тәкъдим итә. Август аеның һәр җомгасында Камал театры архивта сакланган спектакльләрнең видеоязмаларын тамашачыга тәкъдим итә. Спектакльләр күл буенда, ачык һавада күрсәтелә. Бу хакта Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә. Репертуарда узган гасырның данлыклы спектакльләре белән беррәттән бүгенге популяр спектакльләр дә бар. 26 августта әлеге җәйге программа кысаларында театр артистлары оркестр белән берлектә "Зәңгәр шәл", "Яшь йөрәкләр", "Килә ява, килә ява" һәм "Галиябану" музыкаль спектакльләреннән өзекләр күрсәтәчәк. «Күрсәтеләчәк спектакльләр берничә критерий буенча сайланды. Беренчедән, спектакльләр язмасының сыйфаты һәм рус теленә субтитрлары булуы. Икенчедән, әлеге спектакльләр татарларның милли үзенчәлекләрен күрсәтергә,…
Камал театрында 113 сезон премьерасы, автор һәм режиссёр Илгиз Зәйниевнең «Бию пәрие» спектакленә репетицияләр бара. Спектакльнең рәссамы — Сергей Скоморохов, композитор — Эльмир Низамов, балетмейстер — Сәлимә Әминова. Спектакльдә катнашалар: Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Илсөя Төхвәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова, Минвәли Габдуллин, Миләүшә Шәйхетдинова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова, Айрат Арсланов, Мәрьям Йосыпова, Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм яшь артистлар Артур Шәйдуллин, Айгөл Абашева, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Ләйсән Фәйзуллина, Айгөл Хәйруллина, Алинә Мөдәрисова, Гүзәл Гюльвердиева, Айгөл Шәкүрова.Спектакльнең премьерасы 113 сезонда театрның Зур сәхнәсендә булыр дип көтелә. "Сәхнә"  журналы  Фото: Г.Камал театры архивыннан

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+