Понедельник, 27 февраля 2017 15:56 // Прочитано 1248 раз

"Кәрван сарай" фильмында "Мунча ташы" артистлары белән бергә Салават Фәтхетдинов та катнаша

Казанда татар телендә "Кәрван Сарай" исемле тулы метражлы тарихи фильм төшерелә. Фильмның режиссеры Айдар Габдрахманов, cценарий авторы һәм продюсеры журналист Альберт  Шакиров.

 “Әлеге фильмга без 2015 нче елның җәендә алындык. Татар тарихына игътибар юнәлтә торган, шул ук вакытта юморлы бер фильм эшлисе килде. Башта озак кына сценарий язылды. 2016нчы елның җәендә фильмның командасы тупланып бетте. Фильмны төшерә башлаганда ук төп рольләрдә “Мунча ташы” артистлары булачагы күз алдынды тотылган иде. Сценарий нәкъ менә аларның образлары белән илһамланып язылды дисәк тә ялгыш булмас”, – ди Альберт Шакиров.

 

Төп рольләрдә Рөстәм Рахаманкул, Рөстәм Хәсәнов, Гамил Әсхадулла, Искәндәр Мотыйгулла, Әнфис Кәлимуллин, Рәзилә Динмөхәмәтова, Рамил Әсхәдуллин, Илгиз Гыйльфанов уйный. Алардан тыш фильмда Тинчурин театры артистлары: Айсылу Мөсәлләмова, Салават Хәбибуллин, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Ренат Шәмсетдинов, Илгизәр Хәсәнов, Әтнә театрыннан Нияз Заһидуллин, Фаяз Хөсәенов, Әминә Ситдыйкова, Азат Хәйретдинов, Чаллы театрыннан Зөлфия Галиуллина һ.б. катнаша. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та фильмда борынгы бабасын уйнаячак. Гамил Әсхәдулла Казан ханы, Рөстәм Хәсәнов Әстерхан ханлыгының Азамат исемле, Рөстәм Рахманкул Әстерхан ханлыгының Батыр исемле сугышчылары, Әнфис Кәлимуллин Мәскәү кенәзе Василий ролен башкара.

 

Барлык чыгымнарны: фильмны төшерүдә катнашучыларны ашату аларга хезмәт хакы түләү һ.б. иганәчебез күтәрә. Дәүләттән бер ярдәм дә булмады, сорамадык та. Тарихны чагылдырган комедиянең исемен "Кәрван сарай" дип атадык, әмма башка исем бирү ихтималы да бар. Фильмның табигатьтәге күренешләрен узган елның җәендә төшердек. Фильм җәй ахырында яки көз башында барлык Татарстан кинотеатрларында прокатка чыгар дип көтелә", – дип сөйләде Альберт Шакиров.

Фильмдагы вакыйгалар 14 нче гасырда, Казан ханлыгынын оешып кына килгән чагында бара. Казан ханы Субай (Г.Әсхәдулла) зур планнар корып, Казанны үстерә. Күрше дәүләттәге Әстерхан ханлыгы башлыгы Мотыйк (И.Мотыйгулла) киресенчә эшен жайга сала алмый интегә, казанлылардан көнләшә һәм Казан ханын агулау масаты белән күршесенә ике башкисәрен Азамат (Р.Хасанов) һәм Батырны (Р.Рахманкул) җибәрә. Азамат һәм Батыр, гомерләре буе бер юньле эш тә башкара алмаган сугышчылар. Ләкин бу хәлиткеч вакыйгаларда төп җавапчылык алар өстенә төшә... Борынгы чорлар сурәтләнсә дә, фильмның эчтәлеге бүгенге көн белән дә аваздаш. Гомер-гомергә адәм баласын түбән тәгәрәргә мәҗбүр иткән көнчелек, комсызлык, үз тамырыңны, тарихыңны белмәү, динне санга сукмау, матурларга, чибәрләргә күз салу – болар барысы да фильмда чагылыш табачак.

 

Фильмны төшерүчеләрнең тагын бер максаты – тарихыбызга игътибар юнәлтү. Кызганычка каршы, күбебез тарихны гомуми рәвештә генә күзаллый. Әйе, Казан ханлыгы дигән дәүләт булган, аны Иван Грозный яулап алган һәм шуның белән шул. Әмма ул дәүләт ничек яшәгән, анда кемнәр хакимлек иткән, алар күршеләре белән нинди мөнәсәбәттә яшәгән соң? Бу сорауларга җавап табар өчен күбрәк укырга һәм кызыксынырга кирәк. Төшерүчеләр фильмны караучыларда  әнә шундый теләк тә уяныр дип өметләнә.

Бу бик зур һәм җитди проект. 14 нче гасыр атмосферасын тудыру өчен төшерү урыны да, гримы да, киемнәре дә кирәк. Ялгыш кына кадрга килеп кергән ут чыбыгы яки баганасы, теләсә нинди заманча деталь бөтен эшне бозып куярга мөмкин. Фильмны төшерү өстендә актерлардан кала даими рәвештә 30 кеше эшли. Тинчурин театрының яшь режиссеры Резеда Гарипова һәм шул ук театрдан Илфак Хафизов режиссерлык эшендә зур булышлык күрсәтә. Гомумән, киемнәр, реквизит һәм башка яктан гел ярдәм итеп торулары өчен Тинчурин, Камал, Әтнә театрлары җитәкчелегенә дә зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Фильмны киләчәктә Казан Халыкара Мөселман кинофестиваленә әзерләп, соңыннан  Татарстан районнары буйлап прокатка чыгарырга уйлыйбыз. Безнең өчен кинофильмның нәкъ менә республика буенча прокатка чыгуы мөһим. Күпме көч һәм вакыт түгеп, нинди артистларны җәлеп итеп эшләнгән кино бер-ике тапкыр татар каналларында күренеп алу белән генә чикләнсә, нинди татар кинематографиясе турында сөйләшергә мөмкин инде?!” – дип үз фикерләре белән уртаклашты фильмның продюссеры. 

(Беренче фото һәм видео материал http://intertat.ru сайтыннан алынды )




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+