Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 28 июня 2017 12:37 // Прочитано 606 раз

Ишек

27 апрель көнне «Угол» иҗат лабораториясендә, 19 май көнне Камал театрының Кече сәхнәсендә зур аншлаг белән «Калеб» яңа буын җыенының чи- раттагы проекты тәкъдим ителде. Бу – Луиза Янсуар иҗаты буенча режиссер Резеда Гарипова куйган «Ишек» дип исемләнгән шигъри-музыкаль спектакль иде. Спектакльдә һәр актерның үз ишеге ачылды.

Ул ишекләр залда утыручы тамашачының да күңелен тетрәндергәндер. Сәхнәдә Луиза Ян- суар иҗатыннан алынган 16 шигырь яңгырады. Бигрәк тә махсус рәвештә куелган кискен образлар истә калды. Зур аю кочаклап йөрүче кыз бала, «елмаю өләшәм» дигән мәгънә аша иң борынгы профессия вәкилләренең берсен чагылдыручы, дөньяга ачу-әрнү белән тулышкан хатын-кыз, хисләрдән мәгънә эзләүче, ләкин тапмаучы романтик егет, яшьлек хыяллары чәлпәрәмә килгәч, ирония, сарказм, цинизм белән җанын саклаучы сәрхуш-шагыйрь, мөлаемлык- наз символы булган яшь ханым һ.б. – барысы да кечкенә генә, шул вакытта Луиза Янсуарның илаһи вә зур дөньясын ачып биргән күренешләр.

«Персонажлар артында – кешеләр»

 

Луиза Янсуар, «Ишек» спектакленең авторы:

«Соңгы арада шигырьләрдә, сизәм, диалог формасы ешайды, сюжетлылык барлык- ка килде, персонажлар сөйләме күбәйде, үз-үземә читтән караш, өченче заттан мөрәҗәгать пәйда булды… Һәм мин ул «лирик герой»ны , «геройлар»ны дисәң, дөресрәк булыр, мөгаен, чынлап та, пер- сонажлар рәвешендә тоя башладым. Бездә бит бик күп дөньяларга һәм үзебездәге үк бик күп «мин»нәргә ишекләр яши. Менә шул ишекләрне ачып, каһарманнарның барысын да берәмтекләп-берәмтекләп көн якты- сына чыгару теләге уянды. Монда миңа – филологка – бары тик режиссер гына ярдәмгә килә ала иде. Һәм ул режиссер – Резеда Гарипова». Шигырьне нәкъ менә сәхнә аша роликлар рәвешендә җиткерү чоры килде. Безнең күзләр, кабул итү рәвешебез торган саен гадәти тексттан ерагая. Без текстны хәзер информатив формада гына кабул итәргә ияләшеп киләбез. Әгәр син нәрсәнедер үзгәртә алмыйсың икән, үзең үзгәр, диләр бит. Димәк, яңа формалар уйлап табарга кирәк. Кайчандыр стадионнардан шигырь укыганнар. Халык колагын торгызып тыңлаган. Хәзер «күрү» заруррак булгач, димәк шигырь сәхнәдә, экранда яши башларга тиеш. Әмма безнең спектакльдә Резеда сүзгә шулкадәр сак якын килде ки, шигырь сәхнә күренеше, форма артында югалып калмады. Сәхнәдә нәкъ менә галиҗәнап Сүз яшәде. Һәм спектакль заманча «шаккатыризм»нардан да азат иде – монысы минем өчен аеруча кадерле. Хәер, кайчандыр, борынгы грекларда, нәкъ менә шигъри спектакльләр булган бит – ачык һавадагы сәхнәдә хор, актерлар… Һәм барысы да шулкадәр сакраль.

Борынгы ритуаллар да ши- гырь белән дыңгычланган булган. Чөнки, шигъри форма кешенең аңын (ул бит билгеле бер ритмикага нигезләнгән) билгеле бер көйләнешкә китерә. Резеда мине баштарак репетицияләргә кертмәде. «Мин ул шигырьне болай язган идем, бөтенләй икенче төрле күрә идем», – дип әйтмәс өчен. Чөнки рольләрне – ягъни персонажларның эчке логикасын төзегәндә, монда ул – хуҗа. Спектакль – аның территориясе, аның дөньясы. Баштарак миндә беркадәр дискомфорт булды. Әмма аннары аңладым: мин бит, асылда, аңа ышандым, нәкъ менә аның тоемлавына таяндым. Һәм шуннан соң барысы да үз урынына утырды. Репетициягә керергә бер көн кала, Резеда әйтә: «Ә син беләсеңме, синең спектаклеңдә фахишә бар, һәм аңарга ахыр чиктә барысы да гашыйк булачак». «Ярар», – дим һәм елмаям. Димәк, шулай кирәк. Миңа Резеданың, үтә дә традицион, хәтта ки, махсус рәвештә традицион калыпларны саклау белән беррәттән, стереотипларны җимерә белүе ошый. Ул минем үземдәге кайсыдыр «мин»емә бик туры килә. Мәсәлән, «Кешеләр» шигыренең укылышын гына алыйк. Шактый драматик башлангычы бар һәм минем өчен «авырту» ноктасы әле суынып бетмәгән бу шигырьне частушка рәвешендә башкара Зөлфәт Закиров. Һәм… шулай дөрес. Спектакльдән соң, минем өчен дә ул шигырь үтә «шәхси» булудан туктады. Мин аны үземнән «җибәрдем». Димәк, спектакль – үзенә күрә бер терапия дә булды, дип әйтә алам.  Персонажларның барысын да берсүзсез яраттым. Һәм бигрәк тә – персонажлар артындагы кешеләрне! Алар белән сөйләшүләрне, серләшүләрне. Без хәзер дә язышабыз. Аралашабыз. Сагынышабыз».

 

«Кеше турында сөйләшәсе килде…»

 

Резеда Гарипова, режиссер:

– Шигырьләрнең сюжет линиясе берничә ишеккә бүленгән иде. Актерлар өчен дә бу – шактый авыр бурыч, чөнки тамашачы белән ике арада бәйләнешне бары тик сүзләр ярдәмендә генә тудыру бик зур әзерлек сорый. Алдыма куйган төп бурыч – ул бүгенге заманда гадәткә әйләнеп барган тенденциядән китү иде. Ягъни, бары тик ритмик- пластик матур картина гына тудырудан качу. Кеше турында сөйләшәсе килде. Ә поэтик материал – моның өчен иң кулай җирлек. Шигърият үзенә әле аның белән эш итә башлаганчы ук ихтирамлы мөнәсәбәт таләп итә.

Бик үзенчәлекле, җете образлар уйлап табарга мөмкин, әмма алар артында тирән мәгънә яшеренеп ятмый икән, бу тырышлык – җилгә очкан хезмәт кенә. Луиза Янсуарның шигырьләре гаҗәеп, һәм миңа, әлбәттә, автор аларда тудырган атмосферага җитди карарга, сак эш итәргә кирәк иде. Иң төп кыенлык шул булгандыр, мөгаен. Әмма бу бик яхшы мәктәп тә булды, киләчәктә без моның белән чикләнмәбез дип ышанып калам.

«Мизгелне тоемлау – чын сихәт»

 

Миләүшә Хәйруллина, композитор:

– Спектакльнең аерылгысыз өлеше – музыка. Ул куелырга бер атна кала, артистларның уйнауларыннан илһамланып, Луиза Янсуарның «Югалма» шигыренә көй салдым. Резеда Гарипова белән беренче очрашуда ук шигырьләр өчен музыкаль атмосфера эзли башладык. Алар тиз һәм җиңел табылды, хәтта икенче тапкыр аларны уйнаганда, кабатлап та булмый, чөнки бу – импровизация. Мин ике куелышта да андагы атмосферага ике төрле кердем. Үзенә күрә кайту да бу, әмма, шул ук вакытта, яңа дөньяга аяк басу да. Актерларның һәр хәрәкәте, һәр сулышы әһәмиятле. Аларны ишетеп, тиешле мо- ментта кирәкле аһәңне яңгырата алсаң… Әнә шул мизгелләрне тоеп алу, «яңгырата» алу – чын сихәт тә, ләкин иң дулкынландыргыч бер хәтәр дә булгандыр. Чөнки, аз гына – секундка гына да – ялгышырга хакың юк синең. Чын сәнгать әсәре шундый булырга тиеш тә – анда һәр нәрсә деталенә кадәр иң югары сыйфатка ия итеп эшләнмәсә… ул халтурага китерә.

«Секундка ялгышырга да хакың юк»

 

Зөлфәт Закиров, Тинчурин театры артисты:

– Минем образга килгәндә, ул өстән генә күзәтүче кешедер, минемчә. Минем персонаж дөньяда үз урынын таба алмый, югалып калган кешене чагылдыра. Һәр шигырьдә ул тамашачыга сорау бирә, чөнки кемгә таянырга белми, аның күңел халәтен аңлаучы кешене эзли Бала күңелендә ни яши? Диана Хәйретдинова, театр училищесының 1 нче татар драма курсы студенты: – Әлеге спектакльдә мин бала образын уйнадым. Бу роль миңа бик якын иде, чөнки үзем беркатлы, һәр нәрсәне күңелемә якын алам. Бәлки, шул сыйфатым, рольне башкарып чыгарга ярдәм иткәндер. Бала нинди була соң ул? Самими, эчкерсез, ачык, сыман. Бәлки, аңа дөрес киңәш һәм юл күрсәтүче кеше тамашачы арасындадыр? Шуңа күрә һәр сөйләнгән шигырь тамашачыдан җавап эзләгән кебек. Һәр ишек – бер кешенең күңел дөньясы.

«Барьерларны җимереп»

 

Гүзәл Кадыйрова, театр училищесының 1 нче татар драма курсы студенты:

– Миңа 17 яшь булуына карамастан, җиңел холыклы рольне курыкмыйча башкарып чыктым. Спектакльдә аның шартлы атамасы – фахишә. Без бит инде андыйларны уйланмыйча, рәхәт, күңелле яши торган иттереп күз алдына китерәбез. Ә бит төптән уйлап карасак, аның шундый булуына бик күп төрле авырлыклар, борчуларның сәбәпчел булуы кирәк. Режиссерыбыз белән нәкъ менә шул халәтне җиткерергә тырыштык. Гадәттә, халык җиңел холыклы, кыланчык кызларны уйнавы җиңел дип уйлый. Әмма мондый рольне тулаем башкарыр, персонажның эченә кереп, аны ачып салыр өчен, шактый күп көч таләп ителә. Миңа аны эшләгәндә, һәрхәлдә, күп барьерлар аша узарга да туры килде

Бала күңелендә ни яши?

 

Диана Хәйретдинова, театр училищесының 1 нче татар драма курсы студенты:

– Әлеге спектакльдә мин бала образын уйнадым. Бу роль миңа бик якын иде, чөнки үзем беркатлы, һәр нәрсәне күңелемә якын алам. Бәлки, шул сыйфатым, рольне башкарып чыгарга ярдәм иткәндер. Бала нинди була соң ул? Самими, эчкерсез, ачык, бар сүзгә дә ышана торган. Әмма бала уйсыз-гамьсез дип кенә уйлаучылар ялгыша. Шулай итеп, бала күңелендә яши торган трагедияне, тормышка ашмый торган хәлләрне дә кичерергә һәм тамашачыга җиткерергә тырыштым.

«Сөембикә бүген дә яши»

 

Энҗе Насыйбуллина, театр училищесының 1 нче татар драма курсы студенты:

– Тамашачыга «безнең бүгенге кайгыларыбызның чүп кенә» икәнен аңлату теләге белән чыгам мин сәхнәгә.

Безнең хәсрәт хәтта хәсрәт түгел,

Хисләр хәрабәсе – гап-гади.

Үлем сызыгында йөргәннәрнең

Исе китмәс иде әллә ни…

Персонажымның төп шигыре шул. Сугыш елларында, утка кергәндә, госпитальләрдә ятканда, ач-ялангач блокадаларда интеккәндә, гомеренең азагына кадәр ничә көн, сәгать яки минут барлыгын белмәсәләр дә, кешеләр зарланмаган, иленә, сөйгәннәренә тугры булганнар. Без шулай ярата беләбезме бүген? Әллә уйныйбыз гынамы? Өстебез бөтен, тамагыбыз тук, әмма һаман нигәдер ризасыз без… Теге заманнардагы мәхәббәткә, тугрылыкка сокланып, мин замандашларымны да алар төсле эчкерсез яратуга өндим. Тора-бара минем ролем тарих белән күбрәк бәйләнеш ала, төгәлрәк әйткәндә, мин Сөембикә язмышын һәм аның тарихын тамашачыга җиткерәм. Казанга, япь-яшь кыз булып, даласыннан аерып алып килгән Сөембикәнең соңыннан үз халкы тарафыннан Мәскәүгә биреп җибәрелүенә зур игътибар бирелә ул шигырьдә. Шулай ук хыянәт һәм тугрылык темалары күтәрелә. Әмма мин уйнаган Сөембикә бүгенге кызлар - да – безнең һәрберебездә яши, һәрхәлдә, шигырь әнә шундый рух белән төгәлләнә.

Автор:  Лилия Туктарова


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта