Җир астында җиз бүкән, Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге) Йөз кат кием, барысы да төймәсез (Кәбестә) Утыра бер ак чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә) Ормый, сукмый, үзе кешене җылата. (Суган) Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган) Йодрык-йодрык булып үсә, Алма кебек кызарып пешә. Үзе бик матур, Аны кем әйтер? (Помидор) Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр) Кечкенә генә йорт, Эче тулы корт. (Кыяр) Ул җир астына төшкән, Кып-кызыл булып...
Җыелганнар кошкайлар, Безнең нәни дускайлар. Песнәк, чәүкә, саескан, Күгәрчен артка поскан. Син, карга, син, чыпчык, Тәрәзәдән очып чык. *** Өйгә кергән бер чыпчык, Очып йөри чык-чырык. – Чыпчык, чыпчык, син чыпчык! Атлап түгел, очып чык! *** Тор, тор, тургай, Таң ата бугай, Тургай, чыпчык, Син кал, бу чык! *** Аладан, боладан, Песи бара колгадан. Песи түгел, ата каз, Ата каздан тизрәк кач! *** Әке-пәке-эремчек Син калып тор, ә бу чык. *** Әлчи, бәлчи, Әни...
Идел-елга буенда, ямьле яр тугаенда зәңгәр тәрәзәле, зәңгәр болдырлы, зәңгәр капкалы бик матур бер йорт утырган. Шушы йортта бик тә матур, кеп-кечкенә ике песи баласы торган. Аларның берсе ап-ак мамыктай күперенке тунлы, үзе күк күзле, үзе бик тә үзсүзле булган. Икенчесе аклы-сорылы, күзе дә соры, әмма үзе бик тә акыллы, тыйнак һәм сүз тыңлаучан икән. Шушы ике песи баласыннан кала, бу матур йортта тагын ап-ак чәчле, йомшак сүзле, ягымлы...
Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә. Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. (Әби) Ул бик күпне күргән, сугышта да булган ул. Йөзе нурлы айдай… Кем дисезме? Ул минем (бабай). Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә! Иң – иң батыр кеше ул, минем (әти), әлбәттә! Мин аны бик сагындым, күңелем әрни, уйлый әллә ни. Кем соң аны белми? Ул бит минем (әни). Фото: pixabay.com
Җыелганнар кошкайлар, Безнең нәни дускайлар. Песнәк, чәүкә, саескан, Күгәрчен артка поскан. Син, карга, син, чыпчык, Тәрәзәдән очып чык. *** Өйгә кергән бер чыпчык, Очып йөри чык-чырык. – Чыпчык, чыпчык, син чыпчык! Атлап түгел, очып чык! *** Тор, тор, тургай, Таң ата бугай, Тургай, чыпчык, Син кал, бу чык! *** Аладан, боладан, Песи бара колгадан. Песи түгел, ата каз, Ата каздан тизрәк кач! *** Әке-пәке-эремчек Син калып тор, ә бу чык. *** Әлчи, бәлчи,...
(Идрис Туктар) — Нинди кош бу? Нигә ул көне буе тукылдый? Тук-тук! Тук-тук! — Ул, бәләкәчем, тукран — агачлар табибы. Ул булмаса, кортлар агачларны ашап, корытып бетерерләр иде. — Ни эшли бу абый? Агач чүкече белән калайларга суга да суга. Тук-тук! Тук-тук! Ул, сөеклем, калайчы, чиләкләр, ләгәннәр, ванналар, тимер мичләр ясаучы. — Ә бу абыйлар ни эшлиләр? Бүрәнәләргә атланып утырганнар да балталары белән чабалар, юналар: тук-тук!...