Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 28 ноября 2017 16:51 // Прочитано 232 раз

Балаларның сөт тешләре сәламәт булсын өчен, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Балаларның сөт тешләре сәламәт булсын өчен, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

- Беренче сөт тешләре ярылып чыгудан соң, ким дигәндә ярты ел үтүгә, стоматологка күренү – зарури. Алга таба инде гигиена яисә, тешләрне чистартып тору бик мөһим. Сабыйларның тешләрен теш щеткасы белән чистартуы авыррак. Шуны истә тотып, алдынгы стоматологиядә махсуз дымлы салфеткалар кулланылышка кертелде. Баланы ашаткач, андый салфетка белән сабый тешләрен сөртеп алырга бик җайлы. Һич югында кайнатылган суда юешләтеп алынган марля белән дә кулланып була. Сөт тешләрен тиешенчә тәрбияләмәгән очракта, алгы тешләрдә бик еш “бутылочный кариес” күренешенә тап булабыз. “Бутылочный кариес” бер яшькә кадәр барлыкка килеп, алга таба бер нинди дә чаралар күрелмәсә, сабыйның 4-5 яшенә теш урынанда төпләре генә утырып калырга мөмкин. Кечкенә балаларнын тешләрен чистарту өчен уймак рәвешендә бармакка киелә торган силикон щеткалар куллану да бик хуп. Андый силикон щеткалар белән баланың тешләре генә чистарып калмый, теш казналыкларына файдалы массаж да була. Шуны да искәртеп үтәргә кирәктер: күкрәк балаларының тешләрен чистартканда теш пастасы кулланырга ярамый, чөнки, алар әле аны төкерә белми, йота гына. Якынча, яшь ярымнан алып, өч яшькә кадәр составына кальций компонентлы һәм фтор кергән теш пастасын куллануны да мин киңәш итмәс идем. Ә инде өч яшь тулганнан соң, фтор һәм кальций кергән теш пасталарын аралаштырып куллану әйбәт булыр.

- Еш кына балалар теш табибларыннан бик курка. Бу куркуны ничек җиңеп була?

- Күп очракта балалар, теш табибымы ул, яисә башка табибмы, мөһим түгел, - ак халат кигән кешедән курка. Каршында ак халат кигән кеше тора икән, димәк ул аңа хәзер кайсыдыр җирен авырттырыр төсле тоела. Еш кына моңа әти-әниләр үзләре дә гаепле: “куркма, ул сиңа авырттырмый”, яисә “ул сиңа бәләкәй генә укол ясый да, сизмичә дә каласың”, дип балаларын тынычландырырга теләп, киресенчә алдан ук куркытып куялар. Шулай итеп, сабый табиб каршында йомылып кала. Шуңа күрә әти-әниләргә теш табибына барган очракта иң беренче үзләренә дулкынланмаска, дип киңәш итәр идем.

- Баланы дәвалау процесында бала куркып калмасын өчен нинди алымнар кулланасыз?

- Бала безгә беренче тапкыр килгәндә, без алдан аның кәефен сорашабыз, яраткан мультфильмын кабызабыз. Креслога утыргач, аңа стоматолог җайланмаларының ничек эшләве турында сөйләп курсәтәбез. Гадәттә, балалар пылесос тавышыннан курка. Без аны алдан кабызып, аның нәрсә өчен кирәк булуын аңлатабыз. Кай вакыт, бу пылесосның тавышы тештәге “кортларны” куркытыр өчен кирәк дип, хәйләлибез. “Бу җайланма тешләрне су белән коендыра, тешләргә душ кирәк, монысы тешкә массаж ясый, ә бу тешләргә сылана торган махсуз пластилин” – дип аңлатабыз. Бала тынычлангач, дәвалауга керешәбез.

- Мөстәкыйль рәвештә тешләрне ныгытып буламы? Бәлки туклануда ниндидер үзенчәлекләр бардыр? Тешләр сәламәт булсын өчен нинди ризыкка өстенлек бирергә кирәк дип саныйсыз?

- Беренче чиратта гигиенага бик зур игътибар бирергә кирәк. Бала тешләрен дөрес итеп чистарта белергә тиеш. Табиб янына килеп, ул табиб тешләрне ничек итеп чистартырга кирәклеген күрсәтеп бирсә, тагын да яхшырак. Әлбәттә, теш щеткасын да, теш пастасын да дөрес итеп сайлау бик зур роль уйный. Тешләрне саклауның өстәмә чаралары итеп кальций кергән төрле гельләр кулланырга мөмкин. Ләкин алар бала йотып җибәрсә, куркынычсыз булырга тиеш. Эремчек һәм башка сөтле ризыклар ашау бик файдалы. Ләкин бөтен балалар да аларны яратмый. Андый очракта, бала рационына кальций препаратлары кертеп була: бер яше тулган балага суспензия рәвешендә, өч яшьтән узган балаларга чәйни торган таблеткалар рәвешендә биреп була. Ләкин андый препаратларны сатып алу алдыннан фармацевт белән киңәшләшергә кирәк.

- Сөт тешләренең профилактикасы ни өчен мөһим дип саныйсыз, алар бит барыбер коела?

- 2,5-3 яше җитүгә баланың бөтен тешләре диярлек чыгып бетә. Алгы тешләре 6-7 яшендә генә алышына башлый. Димәк, 3-4 ел дәвамында бала ул тешләре белән йорергә тиеш. Ян тешләре 8-9 яшендә алышына, димәк алар белән ул 6 ел дәвамында йорергә тиеш. Тешләрнең сәламәтлеге баланың туклануына да йогынты ясый. Теш сызлаганда әйбәт туклану мөмкин түгел. Сызлаган тешне дәваламыйча алдырту да дөрес адым дип санамыйм. Чөнки сөт тешләрен артык иртә югалту, прикус бозылуга китерә. Шуны да ассызыклап үтәр идем, кариесны башлангыч этапларында анестезиясез, авырттырмыйча дәвалап була. Димәк, сузмыйча, вакытытында табиб янына килергә кирәк. Һәм иң яхшысы – дөрес гигиена һәм дөрес итеп туклану ярдәмендә тешләренең сәламәтлеген саклап калырга тырышырга кирәк.

Табиб Гөбайдуллина Ирина Рафаэльевна




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить