Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 03 апреля 2018 10:44 // Прочитано 121 раз

Балагызда депрессия…

Иң бәләкәй бәбиләр дә депрессия кичерә икән бит… Төшенкелеккә бирелә, аппетитын югалта.Өлкәннәрдән аермалы буларак, балалар депрессиясе “битлек” астына яшерелә.

Бала үзенең күңел төшенкелеген әйтеп аңлата алмый, ә өлкәннәр бу хәлне “каприз” дип бәяли. Балалар депрессиясе сәбәпләре хакында консультант – балалар психологы Елена Королева сөйли.

Борчылырга 3 сәбәп

  • ● Башта бала тыныч иде, ә хәзер сәбәпсез дә елап җибәрергә мөмкин.
  • ● Әнисе: “болай эшләргә ярамый!” – дигәнгә каршы дәшеп: “Мин шулай телим!” – дия икән, бу тәртип үсмерлек чоры кризисына хас. Әмма бу тәртип депрессия барлыкны да кисәтергә мөмкин.
  • ● Элегрәк бала белән аңлашылмаучанлык булганы юк идеме? Ә хәзер бер машинаны алып, көн буе өй буйлап бары тик шул машина белән генә “йөри”ме? Борын астыннан нидер көйләп, гел бер уенчык белән генә уйнавын да игътибардан читтә калдырмагыз.

Сәбәбе: Әти –әнинең баладан “гений” ясарга теләве

Мәгънәсе:

Энштейн үстерү хыялы белән кайбер әти – әниләр үз баласының мөмкинлекләрен бәяләп тә бетермиләр. Баланы спорт секциясенә: “спорт – сәламәт яшәү рәвеше” булганга күрә бирәләр. Рәсемгә хәвәслеге бар, дип, рәсем түгәрәгенә йөртәләр. Беркадәр вакыттан бала уенны яратмый, капризлана, юктан сәбәп табып, елый.

Нишләргә кирәк:

Бала күңеленә нинди шөгыль ошый, шуны үзе сайласын. Кечнеә вакытта аларның сиземләве яхшы – үзенә ошамаган җиргә барырга теләмәячәкләр. Түгәрәктән соң баланың тәртибен күзәтегез. Әгәр ул шат икән, димәк аңа монда ошый. Әгәр инде: “син миңа сок алдыңмы?” – дип көйсезләнә башласа, димәк уйланырга кирәк.

Сәбәбе: Өйдә тавыш – гауга булу:

Мәгънәсе:

Өйдәге скандалның балага кагылышы булмаса да, ул аны сизә, ул борчыла. Бу борчулар, бала нервасын бер йомгакка чорнап, депрессия тудырырга мөмкин.

Нишләргә кирәк:

Тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләрне җайга салып карагыз. Әгәр әти –әнисе иртәдән кичкә кадәр талаша икән, бала шат күңелле була алмас шул.

Сәбәбе: балалар бакчасы

Мәгънәсе:

Әнисеннән аерылу – балада борчу хисе тудыра. Ул бу хис белән үзе генә “көрәшә алмый”, шунлыктан тәртибе үзгәрә. Бала үз эченә йомыла. Бер почмакка поса, дуслары белән аралашмый. Хәтта, тәрбияче башка бер баланы төркем алдында ачулануын күрү дә, балада бакчадан курку хисе тудырырга мөмкин. Бала үзен дә яшьтәшләре алдында тәрбияченең түбәнсетүеннән куркып яшәргә мөмкин.

Нишләргә кирәк:

Һәр көнне баланың үзен ничек тотуын тәрбиячедән сорап торыгыз. Күп очракта проблемалар баланың теләкләре белән санлашмаудан килеп чыга.

Үз өем




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить