Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 05 апреля 2018 11:07 // Прочитано 109 раз

Сәламәтлегегезгә 7 төр чикләвек

Миндаль: организмнан холестеринны куучы майларга бай. Йөрәк- кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртуга файдалы.
Грек чикләвеге: Е витаминына бай. Составындагы цинк иммунитетыгызны ныгытыр, яман шеш булдырмаска ярдәмче.
Фундук: Каротин һәм тимергә бай фундук анемиядән менә дигән дәва. Олеин кислотасы- кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итә.
Пекан: минераль(кальций, калий, магний, тимер) матдәләргә бай. Организмга матдәләр алмашына һәм сөякләрне ныгытырга кирәкле ризык.
Фисташкалар: Витаминнар төркеменә бай. Нерв системасы өчен киркәле витаминнар чыганагы санала.
Бразилия чикләвеге: — иммун системасына киркәле селенага бай. Альфа- линолен кислотасы йөрәк өянәген киметә.
Кешью: Аминокислотага бай. Бу кислота исә организмда шатлык гармоны- серотонин эшләп чыгаруга ярдәм итә.
Чыганак: Үз өем



Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить