Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 05 апреля 2018 11:25 // Прочитано 137 раз

Язгы авитаминоз

Көннәр җылыта башлау белән, без үзебездә витаминга кытлык сизәбез. Авитаминоз хакында мифларның никадәр дөрес булуын ачыклыйк.

№ 1 Миф: сезон бәласе —

Мәкерсез авитаминоз, җәй һәм кыш көч туплап, язын, көзен организмга һөҗүм ясый.

Дөрес

Авитаминоз, ягъни теге яки бу витамынның организмда тиешле күләмдә булмавы безгә елның теләсә кайсы вакытында янамый. Гадәттә, ризык белән организм төрле витаминнарга даими тулыланып тора. Искәрмә булып, С витаминын атарга мөмкин. Әмма, көндәлек тормышта, кеше организмына гиповитаминоз күбрәк яный. Бу- берәр төр витаминның организмда бөтенләй булмавы түгел, ә тиешле күләмдә булмавы икән.

№ 2 Миф: сәламәтлек таблеткалары —

Яз җитү белән, аптека киштәләрендә берсеннән берсе матур савытларда “витаминнар парад”ы башлана. Эшләп чыгаручылар мәҗбүри рәвештә организмны “баетырга” киңәш итәләр.

Дөрес

Теге яки бу витаминга кытлыкның үз билгеләре бар. Әйтик, организмга А витамины җитмәү — күз күрүен начарайта, тире кипши, тырнаклар һәм чәч “тиз сынучан”га әйләнә. Әгәр үзегездә без санап үткән симптомнарны сизәсез икән, поливитаминнар алырга, аптекага йөгерергә ашыкмагыз! Табибка барып киңәшергә кирәк. Кәеф кырылган саен да, үзегезгә үзегез поливитаминнар “билгеләү” – дөрес түгел. Ни дисәгез дә, алар химик субстанцияләр. Матур төсле төймәләрне йотарга ашыкканчы, азык рационыгызны баету отышлырак. Кеше һәрвакыт тиешенчә — беренче, икенче, өченче ризык, компотны ашый- эчә икән, аңа гиповитаминоз янамый. Диета яклыларга сакланырга киңәш итәбез. Нәкъ менә алар организмына минераль витаминнар комплексы зарур.

№3 Миф: лимонлы меню —

Цитрусны, ни өчендер витаминга кытлыкны җиңү чарасы итеп күрергә ияләштек. Суык тидеме- лимон ярдәм итә. Авырыйсың килмәсә- әфлисун аша.

Дөрес

Аскорбин кислотасы — бөтен витаминнар патшасы. Аның организмда тиешле күләмдә булуы безнең сәламәтлегебезгә, иммунитет ныклыгына гарантия. Әмма бу- цитрус җимешләрен килолап ашарга кирәк, дигән сүз түгел. Аскорбин кислотасының көндәлек нормасы- 50-100 мг.. Тиешле нормада витамин кабул итим дисәгез, көненә бер лимон(100 г. лимонда 40 мг. аскорбинка бар) яки 1 әфлисун (1 әфлисунда 60 мг. аскорбинка бар) ашарга кирәк. Ләкин аскорбин кислотасы фәккать цитруслы җимешләрдә генә бар, дигән сүз- дөрес түгел. Уртача зурлыктагы ике алма, яки 100 г. тозлы кәбестә да шул ук күләмдә аскорбинкага ия.

Иммунитетны ныгытуга берничә чара

Иммунитетны дарудан тыш башка чаралар да ныгыта икән. Рационга дөрес ризыклар сайлау кирәк.

1). Җитен мае: Омега-3 һәм Омега -6 май кислотасының алыштыргысыз чыганагы. Ул организмның саклану көчен арттыра.

2). Балык һәм диңгез азыклары: Аларда да безне төрле авырудан саклаучы май кислоталары күп. Диңгез продукциясендә иң зур байлык- йод, цинк, каьций, фосфор һәм селен. Әлеге микроэлементка дифицит булса, организмның йогышлы чиргә каршы тору көче кими.

3) Бал һәм бал ризыклары: Бал, перга, бал тузаны, прополис – бу биологик актив матдәләр тупламасын үзенә җыйган продукт. Барлык чиргә дә бал калкан була ала.

4) Тәмләткечләр: Имбир, канәфер, кукурма, корицаны тәмләткеч буларак кына түгел, иммунитетны ныгытучы эфир мае һәм башка матдәләр чыганагы буларак кулланырга мөмкин.

Шоколад

Гади генә ризык түгел. Ул организмны саклаучы һәм яклаучы да.

  • Баш миенең эшчәнлеген яхшырта.Какао- боблардагы химик матдә- флавоноллар баш миенең кан әйләнешенә уңай тәэсир итә. Иртүк бер стакан кайнар шоколад эчсәгез, теләсә нинди математик биремнәргә “тешегез үтәчәк”.
  • Кояштан саклый.Эссе, кояшлы көндә урамга җыенсагыз, шоколадның бер шакмакчыгын авызыгызга алыгыз. Шул ук флавоноллар тән тиресенең саклану катламын активлаштырып, кояшның зарарлы нурларыннан саклый, шулай ук җыерчык барлыкка килмәүгә, яман шеш булу куркынычыннан да әйбәт чара икән.
  • Ютәлне дәвалый.Кул астыгызда даруыгыз булмаса, берәр плитка шоколад ашап куегыз. Какао- ботагы теоброминматдәсе- хәтта авыр ютәлне дә җиңәргә булыша.
  • Яшь калу чарасы.Беләсезме икән, кара шоколадта антиоксидантлар клюква, черника, гранат җимешләренең табигый согы составындагыдан күбрәк! Бу матдә яшь калуга гына түгел, йөрәк кан тамырлары эшчәнлегенә дә бик файдалы.

Шоколадның уңай яклары:

  • • Организмда эндорфин һәм энкефалин шатлык кебек гармоннары эшләп чыгара.
  • • Составында витаминнар күп.
  • • Йөрәк- кан тамыры эшчәнлегенә, нерв системасына уңай йогынты ясый.

Шоколадның тискәре яклары:

  • • Йокы алдыннан тынгысызлык, хәтта баш авыртуы тудырырга мөмкин.
  • • Диабет белән яки аллергиядән интегүчеләргә ашарга ярамый.
  • • Сәламәт туклану рәвеше принциплары шоколадны күп күләмдә куллануны хупламый.
  • Чыганак: Үз өем




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить