Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Тук-тук!

 

 

100 header

Воскресенье, 20 января 2019 19:59 // Прочитано 154 раз

Тук-тук!

(Идрис Туктар)

— Нинди кош бу? Нигә ул көне буе тукылдый? Тук-тук! Тук-тук!

— Ул, бәләкәчем, тукран — агачлар табибы. Ул булмаса, кортлар агачларны ашап, корытып бетерерләр иде.

— Ни эшли бу абый? Агач чүкече белән калайларга суга да суга. Тук-тук! Тук-тук!

Ул, сөеклем, калайчы, чиләкләр, ләгәннәр, ванналар, тимер мичләр ясаучы.

— Ә бу абыйлар ни эшлиләр? Бүрәнәләргә атланып утырганнар да балталары белән чабалар, юналар: тук-тук! Тук-тук!

— Алар, бәгърем, балта осталары, безгә матур, якты, җылы йортлар салалар.

— Ә бу абыйлар кемнәр? Тирли-тирли, кызыл тимерләрдән йолдызлар чәчрәтәләр! Тук-тук! Тук-тук!

— Алар, күз алмам, тимерчеләр. Тимердән безгә кирәк нәрсәләр ясыйлар...

Алар бар да кадерлеләр.

Бәләкәй малай, өйдә берүзе генә калгач, кулына чүкеч алды. Ләкин ни эшләргә? Чиләк ясар иде — калай табылмады. Тимергә сугасың-сугасың, утлы йолдызлар чәчрәмәгәнгә күрәдер инде, бернәрсә дә ясалмый, тик тавыш кына яңгырый: тук-тук! Тук-тук!

— Бу кадакка мин пальтомны элермен, бу кадакка — әнинең күлмәген, ә монысына — көянтә, көянтә янына — чүмеч, чүмеч янына — чәйнек, чәйнек янына — ләгән, ләгән янына — чиләк, чиләк янына — иләк... Тук-тук! Тук-тук! Эленмәгән әйбер калмады. «Калган кадакларны инде кая куярга?» — дип торганда гына әнисе кайтып керде.

— Әнкәм, күр әле, ничаклы кадак кактым: тук-тук. Мин кадерлеме инде? — дип сорады малай.

Әнкәсе:

— Кадакларны болай теләсә кая кагып, стенаны бозарга һич тә ярамый, улым,— дип, бәләкәчкә төшендерде.

Бәләкәч хәзер стенага кадакларны кирәкмәгәнгә бер дә какмый. Ул инде самолет ясый. Ишетәсезме? Тук-тук! Тук-тук!

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+