Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Муса Җәлил - мәңгелек йолдыз

 

 

100 header

Вторник, 05 февраля 2019 16:20 // Прочитано 259 раз

Муса Җәлил - мәңгелек йолдыз

Муса Җәлил- мәңгелек йолдыз

 41 нче мәктәп, Яр Чаллы шәһәре

«Ак каурый» түгәрәге иҗаты (җитәкчеләре: Вагыйзова Г.Н.)

 Кашапова Диләрә, 7 В  сыйныфы укучысы

Мәңгелек йолдыз        

Кечкенәдән синең язмышыңны,

Иҗатыңны яттан беләбез.

Хөрмәт- әдәп белән һәммәбез дә,

Һәйкәлеңә башлар иябез.

Курку белмәс егет, батыр шагыйрь,

Матур тормыш безгә яулаган.

Илебездә бер төбәк юк, Муса,

Синең исемең белән аталмаган.

Ел да шигырь язам, горурланып,

Безнең татар улы дип сокланып.

Килә халкың һәрчак сине зурлап,

Һәйкәлеңә чәчәкләр алып.

Мин төн җиткәч, йолдызларга карап,

Нинди матурлар дип сокланам.

Җирдә дә бар йолдызлар- Мусалар-

Илне саклаган, һич сатмаган!

Мәңгелектә эзе, эше калган,

Һәр буынга үрнәк булырлык.

Дошман безгә һич тә кызыкмасын,

Халкым көчле, тамырыбыз нык!

Гатиятуллина Зилә, 4Б сыйныфы укучысы

                                                                      

Батырлыкның үзе

 

Батырлыкның үзе булган Муса,

Баш имәгән мәңге дошманга!

Туган илен өзелеп яратуын

Әйтеп биргән дәртле җырларда!

Яшәргә дип килгән дөньяга,

Сатлык та  мескен һич булмаган!

Бөек Җиңү таңын Мусаларга

Тик күрергә генә язмаган...

Илне данлап,  һәйкәле  тора,

Сокланып карыйбыз без аңа.

Мусаларга без бик бурычлы-

Яшибез иң матур дөньяда!

 

 

 

Закирова Әдилә, 4В сыйныфы укучысы

Яраткан язучым

Муса Җәлил иҗатында

Бар яраткан шигырем.

Шигырь уку һәм язу

Минем яраткан шөгылем.

«Моабит дәфтәрләре»ндә

Батырлыгы чагылган.

Илгә булган тугрылыгы

Намус белән язылган.

Вагыйзова Гөлия Наил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Муса язмышы

Язмышны бит беркем сорап алмый,

Төзәтмиләр, өстәп текмиләр.

Үзгәртсәң дә, ямау салсаң да,

Язмышлардан узмыш юк, диләр.

Унбер баласыннан  Рәхимә апа

Бары дүртен аяк бастырган.

Ачлы –туклы авыр язмыш аны

Кырык яшьтә тол да  калдырган.

Сабыр булган, һич  бирешмәгән,

Намусына  тап төшермәгән.

Балаларын-йөрәк җимешләрен

Җан җылысы белән тәрбияләгән.

Шулай үткән тормыш, Муса үскән...

Дошман килгәч, илне таптарга,

Әтисенең кайнарлыгы канда-

Ашкынган ул илне сакларга.

Волхов...Әсирлек...Фашист җире...

Күпме тилмерсә дә тарлыкта,

Сер җепләрен сүтә алмый дошман,

Әнисенең сабырлыгы җанында.

Август ахыры...Палач балтасы...

Муса атлый, аның дулкын чәчен

Җил тарады, сыкрап хушлашты.

Тик бер уй: Туган илне иде саклыйсы!..

Мусаларны кайтарып  булмаса да,

Алар йөрәкләрдә безнең яшиләр.

Иман, намус белән илне саклагыз дип,

Күкләр аша безгә дәшәләр.




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+