Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 «Үз ана телем – минем өчен матур, иң матур тел»

 

 

100 header

Понедельник, 25 февраля 2019 09:39 // Прочитано 145 раз

«Үз ана телем – минем өчен матур, иң матур тел»

Гөберчәк авыл китапханәсендә «Туган тел» көненә багышлап, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлау,татар теленә кызыксыну уяту максатыннан , «Үз ана телем – минем өчен матур, иң матур тел» исемле балалар иртәсе үтте. Китапханә мөдире Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы балаларга туган телебезнең бөеклеген, күп гасырлык тарихы барлыгын, ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребезнең иҗатларында чагылуын тасфирлап әйтте. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм яңа китаплар белән таныштырды. Балалар иртәсенә нәниләр шигырьләр, җырлар өйрәнеп килгәннәр иде. Бергәләп милли уеннар уйнадык, татар халык биюләрен башкардык, мәкаль һәм табышмакларга җавап эзләдек. Салихова Рамия апа башкаруындагы бишек җырын балалар аеруча яратып тыңлады. Нәниләребезгә киләчәктә дә саф татар телендә башкарылган бишек җырларында тирбәлеп үсәргә яссын.

Без − татарлар!                                                                             

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде

Без − татарлар !

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Каюм Насыйриләр, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган татар телебезне, туган телебезне саклыйк һәм яклыйк. Балалар иртәсе «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Үткәрелгән чарадан һәркем канәгать калды.

Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы,

Арча районы, Гөберчәк авыл китапханәсе.




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+