Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 «Сөйлим әнием телендә» исемле районкүләм нәфис сүз бәйгесе

 

 

100 header

Четверг, 28 февраля 2019 12:49 // Прочитано 171 раз

«Сөйлим әнием телендә» исемле районкүләм нәфис сүз бәйгесе

   18 нче февраль көнне Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы, катнаш төрдәге Биектау «Бәләкәч» балалар бакчасында, «Сөйлим әнием телендә» исемле районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. 2019 нчы ел Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан, татар телендә сәнгатьле сөйләү күнекмәләре формалаштыру, балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны барлау максатыннан,  «Сөйлим әнием телендә» исемле районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе һөнәрләр темасына карата юнәлдерелде.

   Жюри комиссиясе буларак, ТР Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе методисты -Юнысова Сәлимә Фәндүс кызы,   «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының ТР Биектау муниципаль районы бүлеге җитәкчесе - Шакирова Гөлсинә Шәфыйкъ кызы һәм ТР Биектау муниципаль районы «Балкыш» балалар иҗат йорты директор урынбасары - Шакирова Йолдыз Радик кызы балаларга уңышлар теләделәр һәм гадел нәтиҗәләр чыгардылар.

   Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк. Шулар арасыннан һәр кеше үзенә туры килгәнен сайлап алырга тиеш. Ул һөнәр аны гомер буена озата бара. Һәрбер кешенең һөнәр сайлауга кызыксынуы балачактан ук уяна. Сайланган һөнәрдән үкенмәс өчен һөнәр сайлауга уйлап якын килергә һәм кечкенәдән үк киләчәк турында кайгыртырга кирәк.

   Килгән кунакларыбыз һөнәрләр темасына искиткеч матур, эчтәлекле шигырьләр әзерләп килгәннәр иде. Балаларның күбесе табип һөнәренә өстенлек биргән. Газиз Нәбиуллинның «Доктор апа», Йолдызның «Теш табибында» исемле шигырьләрен сабыйлар аеруча яратып сөйләделәр.

   Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрә.  Бүгенге бәйгедә катнашкан балалар, кешеләргә файда китерә торган, яратып башкара торган һөнәрне дөрес сайлар өчен, үз-үзеңне кечкенәдән үк аңлы рәвештә әзерли башларга кирәклеген аңладылар.

 «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Кешеләр Һөнәрле булса, авырлыктан курыкмасалар, эш яратсалар, алар үзләрен иң бәхетле кеше дип саный алалар. Килгән кунакларыбыз шигырьләр аша моның дөреслегенә инанып, гүя үзләренә киләчәккә юл тотты. Шуны онытмаска кирәк: һөнәр сайлаганда һәр кеше үз юлын сайлый. Сайлаган һөнәр үзеңә ошарга һәм шатлык китерә торган булырга тиеш. 

Энҗе Мөэминованың «Фокусчы» шигырен сабыйлар бик яратып тыңладылар. Семиозёрск «Айгөл» балалар бакчасыннан Грачева Белла Сергей кызы һәм Биектау катнаш төрдәге «Тургай» балалар бакчасыннан Исламова Ясминә шигырь сөйләп кенә калмыйча, бәйрәм залында төрле күңелле фокуслар да күрсәттеләр.

   Кешеләр нинди генә чорда яшәсәләр дә, намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешләр. Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Менә шушы сорауларга җавапны бүген бәйгедә катнашучы һәр сабый үзенә эзләп тапты, - дип әйтергә була. Әлбәттә,  күп белергә, тырышырга,  ихтыяр  көченә  ия  булырга кирәк!

   Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Резедә Вәлиеваның «Без игенчеләр булдык», Булат Садретдиновның «Композитор», Резеда Вәлиеваның «Җырчы буласым килә», Эльмира Шәрифуллинаның «Шофер буласым килә», Хакимҗан Халиковның «Дәү әнием - бакчачы», Әхмәт Ерикәйнең «Әти йорт төзи», Әлфис Гаязовның «Умартачы», Әхтәм Ихсанның «Бригадир җыры», Солтан Шәмсинең «Пешекче» шигырьләрен балалар үзләренең туган телләрендә чын күңелдән, яратып башкардылар.

Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри үзенең «Тәрбия китабы»нда иң беренче баланы кечкенәдән үк һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә. 

«Әй, балалар, сүзләремне ишетегез – һөнәргә өйрәнегез, тәрбияле һәм белемле булыгыз!»,- ди.

   Ә менә Биектау катнаш төрдәге «Бәләкәч» балалар бакчасыннан Мингазов Ризван, Йолдыз сүзләренә иҗат ителгән «Теш табибында» исемле шигыре белән бөтен залны таң калдырды! 6 яшьлек Ризван теш табибында кичергән хатирәләре белән бүлеште. Сабыйның кычкырып сөйләве, аһәңле көмеш тавышы бәйгегә җыелган барча кунакларга ошады.

   Чын мәгънәсендә, балалар бүген рәхәтләнеп күңел ачты. Сыйланып, Биектау катнаш төрдәге балалар бакчасы республика күләмендә «Сәйяр» балалар театры конкурсында 2 нче урын яулаган, «Урман маҗаралары» дип исемләнгән видео-әкият карап, җыр тыңлап бераз ял итеп алдылар.

   Әйе, яраткан хезмәтең булу – зур бәхет! Бу бәхет берәүне дә читләтеп үтмәсен иде, илгә-көнгә яраклы, туганнарыбызга, якыннарыбызга, гаиләгә кирәкле булып яшәргә, үзебезнең ана телен – туган телебезне онытмаска, аны камилләштерергә һәм, һичшиксез, күз карасыдай сакларга дигән теләктә калып, «Сөйлим әнием телендә» исемле районкүләм нәфис сүз бәйгесе, сабыйларның күңелендә кызыклы, җылы тәэсирләр калдырып узып та китте. Бүгенге чарадан килгән кунаклар да, тырышып шигырь сөйләүче сабыйлар да – һәрбер кеше канәгать калды.

Заһидуллина Рүзилә Рамазан кызы- Татарстан Республикасы Биектау  муниципаль районы катнаш төрдәге Биектау «Бәләкәч» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

 

 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+