Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз»

 

 

100 header

Понедельник, 04 марта 2019 13:39 // Прочитано 146 раз

«Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз»

Республикабызның балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре оештырган «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» акциясенә безнең Арча районы Яңасала авыл китапханәсе дә бик теләп катнашты.

Акциягә әзерлек чорында укучыларны А.Алиш премиясе лауреатларының иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» дигән күргәзмә төзеп укучыларга тәкъдим иттем. Акциягә әзерлек чорында, аннан соң да күргәзмәдән 36 китап бирелде. Акциядә барлыгы 30 бала катнашты, кече яшьтәге мәктәп укучылары – 8, мәктәпкәчә яшьтәге балалар − 22.

Акция кысаларында иң элек Абдулла Алишның үз әсәрләренә өстенлек бирдек. Аның «Куян кызы», «Койрыклар» әкиятләреннән өзекләрне курчак театрына йөрүче укучылар сәхнәләштереп нәни дусларына тәкъдим иттеләр. Бүгенге Акциягә 2019 елда 1 нче сыйныфка укырга керәчәк мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китапханәгә кунакка чакырып алар алдында чыгыш ясадык. Аннан китапханәче Фәридә апалары Ш.Галиев, Л.Лерон шигырьләрен укып үтте, балалар язучыларның шаян шигырьләрен яратып тыңладылар, Ленар Шәехның табышмакларына берсен берсе уздыра- уздыра җаваплар таптылар, клуб мөдире Гөлназ апалары Рәшит Бәшрнең «Сабантуй батыры» хикәясе белән таныштырды, аны тыңлап укучылар тизрәк җылы, сабантуйлы җәй җитүен теләделәр, ә инде яраткан язучылары Роберт абый Миңнуллин шигырьләрен укучылар үзләре бик теләп укыдылар. Очрашуыбыз бик җылы мөнәсәбәттә үтте. Бик күп әсәрләр зур кызыксыну белән укылды. Шушындый Акцияләр алга табада оештырылсын без бик теләп катнашыр идек дип кенә телисе кала.

                                                       Арча районы, Яңасала авыл китапханәсе

                                                               мөдире Борһанова Фәридә




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+