Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 «Юлда йөрсәң- бул уяу!»

 

 

100 header

Вторник, 05 марта 2019 15:21 // Прочитано 99 раз

«Юлда йөрсәң- бул уяу!»

   Татар халкында борынгыдан килгән бер гадәт яши: юлчыларга юлга чыкканда «Хәерле юл!»дип озатып калу һәм «Исән – сау кайттыңмы» дип каршы алу. Әйе, көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын иде. Һәр яңа көн тугач кемдер бакчага, кемдер эшкә ашыга. Без җәяүләп тә, машиналарга утырып та хәрәкәт итәбез. Димәк, безнең һәркайсыбыз юлга чыга, юллар белән очраша.

     Көн буламы, төн буламы,

     Юлга чыгып китәбез.

   Ничә мең чакрымнар үтеп,

   Кабат кайтып керәбез.

     Безгә гомер шундый бурыч белән бирелгән, без аны һәрвакыт сакларга тиеш. Гомер безгә җир шарында яшәү бәхете бирә. Ә кеше яшәү өчен һәрвакыт энергияле, эшкә яраклы  җитез, тапкыр, сәламәт булырга тиеш. Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Димәк, хәрәкәттә булгач, безнең бүгенге очрашуыбыз да юл йөрү кагыйдәләренә кагыла. Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз.Ә юл аңа кагылышлы кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә.

   Шушы уңайдан Арча районы Наласа балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр белән берлектә «Юлда йөрсәң-бул уяу!» исеме астында кичә үткәрдек. Бу очрашуыбыз юкка гына әти-әниләр  белән түгел, чөнки газиз балаларыбызны балалар бакчасына китергәндә юл йөрү кагыйдәләрен әти-әниләр дә өйрәтә. Шулай булгач, алар да балалар гомере өчен җавап бирә, алар да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. 

     Кичәбезнең беренче элешендә балалар Шәлпә колакка юл кагыйдәләрен аңлаттылар, юл билгеләрен танырга өйрәттеләр. Дустыбыз Светофорга юлдагы тәртипне көйләргә булыштылар. Ә инде кичәбезнең икенче өлешендә безне «Могҗизалы юллар» үзенә чакырды, әти-әниләр белән бергәләп шушы юл буенча сәяхәт иттек. Әти-әниләребез ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар. Аларның уеннарда актив катнашуларын, сорауларга дөрес һәм төгәл итеп җавап бирүләрен Арча шәһәре ЮХИДИ хезмәткәре Мухаметзянова Энҗе Газиз кызы бәяләде.Ул балаларга һәм әт-әниләргә үзенең теләкләрен җиткерде, зур рәхмәтен белдерде.

   Хәзерге шау-шулы заманда юл йөрү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле балалар  белән куркыныч хәлләр килеп чыгарырга мөмкин.  Менә шундый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен  балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен   кече яшьтән үк өйрәтә башлыйбыз. Без, тәрбиячеләр, аларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген аңлатабыз, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерәбез, юл билгеләренә, сфетофор сигналларына карап хәрәкәт итәргә күнектерәбез, балаларда игътибарлылык, ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбиялибез, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйләвен төшендерәбез.

   Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп без үзебезне генә түгел, ә башкаларның да иминлеген кайгыртабыз . Бер-беребезне хөрмәт итик, кирәк чакта юл куя белик. Юлларыбыз имин , эшләребез уң, күңелләребез тыныч булсын!

   Очрамасын сикәлтәләр

   Барасы юлыбызда.

   Тик яшел ут янып торсын,

   hәрвакыт алдыбызда.

   Юлда тәртипле булуның

   Файдасы күп, белегез.

   Хәерле юл барчабызга,

   Исән-имин йөрегез!

                                                    

                                                      Арча районы «Наласа балалар бакчасы»

                                                     I категорияле тәрбияче Хусаенова

                                                    Римма Нәзгать кызы.




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+