Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 «Күңелле үтә көнебез»

 

 

100 header

Пятница, 15 марта 2019 16:19 // Прочитано 200 раз

«Күңелле үтә көнебез»

       Арча районы Яңасала авылы «Ромашка» балалар бакчасы шаулап гөрләп тора, монда балаларның һәр көнен бәйрәм кебек үткәрергә тырыша тәрбияче Гөлназ һәм Земфира апалары. Әле менә бүгендә бирегә китапханәче Фәридә һәм клуб мөдире Гөлназ апалары кунакка килгән. Аларның килгәнен зур түземсезлек белән көтә нәниләр, ник көтмәскә ди, чөнки аларга төрле матур, яңа, кызыклы китаплар, төрле уен- җырлар алып килә бит ул апалар. Үзган очрашулары авыл китапханәсендә А.Алиш премиясе лауретларының китапларын уку көнендә булган иде, бүген инде үзләре балалар бакчасына нәниләрне сагынып килгәннәр. Нәни дусларда сер бирә торганнардан түгел шул, алар киләгәнче мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан бик матур әкиятне сәхнәләштерергәдә өлгергәннәр.

     Әнә Кәҗә (Алсинә Атаева) үзенең бәтиләрен (Зәмирә Әхмәдуллина, Мөхәм-мәтҗанова Эвилина, Язилә Әхмәдуллина) иярткәндә үлән уртлап йөри ә ач, явыз Бүре (Илмир Бламыков) ерактан гына аларны күзәтә , шул арада ике шук бүре малайларына ( Тимофеев Сәмир, Сафин Данир) ау серләрен өйрәтә.Дөрес әле ул аларга кәҗә бәтиләрен күрсәтми бөтен планны бозулары хәзер бит. Менә озак тормас кәҗә бәтиләренең әнкәләре азык эзләргә, сөткә китәр һәм шуна бүре үз хыялын тормышкада ашырыр.

Бүренең явыз ниятен , мескен кәҗә бәтиләре белмиләр шул, бүре Тимерче Аюга (Сафин Зөлфәт) килеп үзенең телен шомартып, нечкәртеп бирүен үтенә ә безнең Тимерче Аюыбыз үз һөнәренең остасы. Уйламый нитми бүрегә ярдәм кулын суза. Ул бит Явыз Бүренең нигә телен шомартканында сорап тормый. Шулай итеп Явыз Бүре кәҗә бәтиләрен алдап, урлап үз өненә ташый. Бик күп бүләкләр белән Әнкә Кәҗә өйгә кайтса ни күрә, исе китә, бәтиләрнең берседә калмаган . Утырып елый, бик борчыла, кая барырга белми әле ярый күршесе Тиен дусты (Таңсылу Касыймова) ярдәмгә килә шулай итеп алар бергәләп Явыз Бүре тозагыннан кәҗә бәтиләрен коткарып калалар. Менә шундый эчтәлекле, матур әкият күрстеп үтте нәниләребез.

     Ә аннан соң кунак апалары нәни дуслары белән төрле уеннар, ярышлар оештырды. И рәхәтләнде балалар төрле бәйгеләрдә катнашып, уеннар да гына түгел җыр, биюдә, нәфис сүздә дә сынатмадылар алар. Ә аннан соң пешекче Надя һәи Илфира апалары әзерләгән тәмле ашлар белән сыйландылар. Күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч, шушы дус, тату балаларның шат авазыннан авылыбыз гөрләп торсын иде.

                                                 Яңасала авыл китапханәсе мөдире

                                                          Фәридә Борханова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+