Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Көн белән Төн

 

 

100 header

Понедельник, 01 апреля 2019 15:07 // Прочитано 102 раз

Көн белән Төн

Актаныш муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен үзләтерүле 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең, 1 сыйныф укучысы Сабирова Зәмирәнең иҗаты.

 

Борын-борын заманда Көн белән Төн бергә яшәгәннәр. Алмашлап үз вакытларында эшкә чыкканнар. Көн чыгып киткәндә Төн йоклап калган. Төн кайтып кергәч, Көн үз эшенә керешкән.

Ләкин көннәрдән - беркөнне болар арасында низаг килеп чыккан. Кем иң матуры да, кем иң ныграк кирәк микән?

Көн эйтә икән:

- Әлбәттә мин ныграк кирәк. Чөнки көндез кояш һәр җирне яктырта, җылыта. Кешеләр, хайваннар өйләреннән чыгалар.

Аңа җавап итеп Төн:

- Юк, дөрес әйтмисең. Мин ныграк кирәк. Төнлә белән күктә йолдызлар кабына, ай калка. Табигать сихри, моңлы тынлыкка чума. Кешеләр, хайваннар ял итәләр.

Бик озак уртак фикергә килә алмыйлар болар. Бу вакыт эчендә бар нәрсә буталып бетә. Кояш та, йолдызлар да бер үк вакытта чыга. Чәчәкләр ачылып бетәргә дә өлгермиләр, киредән ябылыр вакытлары җитә. Кешеләр йокларга ятып та җитешмиләр, таң әтәчләре аларны инде уята. Ябалаклар ауга чыга алмый интегә.

Бу үзгәрешләргә туземлекләре калмаган җир кешеләре тәртип урнаштыруны сорап, Вакыт падишаһына баралар. Шуннан соң ул Көн белән Төнне узенә чакырып китерә һәм әйтә.

- Нишләп сез болай кыланасыз?! Сез бит бертуганнар, тату булырга тиешсез. 

Шушы көннән башлап ул аларны аерып, икесен ике тау артына яшәргә җибәрә.  Алар бары тик шәфакъ вакытында, бер-берсен алыштырганда гына очраша торган булганнар. Вакыт уза торган, Көн белән Төн сагыныша башлаганнар, талашуларына үкенгәннәр. Шуны гына көткән падишаһ аларны янәдән бергә яшәргә чакыра.

Әлеге хәлдән соң, Көн белән Төн дус булганнар, бер дә сүзгә килмәгәннәр.  Һәм моны без, кешеләр , күреп тә торабыз. Чөнки елдан-ел , һәр көнне  Көнгә алмашка Төн, ә Төнне алмаштырырга Көн ашыга.     




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+