Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Хезмәт төбе- хәзинә

 

 

100 header

Среда, 17 апреля 2019 15:08 // Прочитано 168 раз

Хезмәт төбе- хәзинә

Гади хезмәт белән дус бул да син,

Җиң сызганып каршы ал гына!

Шул чагында  бәхет кулын сузып,

Үзе килер синең алдыңа.

Һөнәрләр күп төрле. Катлаулы да, мактаулы да алар. Кешенең хөрмәте дә, бәхете дә, яшәү чыганагы да – хезмәт.

2019нчы ел – Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип иъглан ителде. Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларда кызыксыну уяту, төрле һөнәрләрне чагыштыру, хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан, Актанышның икенче урта мәктәбенең 1а башлангыч сыйныф укучылары, «Агрофирма Актаныш» ААҖ Чөгәнә авылы фермасына экскурсия ясап кайттылар. Безне, ферма мөдире, Илүсә апа Камалова каршы алды. Ул хезмәтенең үзенчәлекләре белән таныштырды, нечкәлекләре турында сөйләде.

Сәгать иртәнге биш. Беренче савымны нәкъ менә шул вакытта башлый савымчылар. Башта мал-туарга он сибәләр, ашаталар, асларын кыралар, аннары савымга керешәләр. Фермада 370 баш сыер бар икән. Сөтне аппарат ярдәмендә савалар. Сыер абзарының бер башыннан икенче башына кадәр 110 метр чамасы тәшкил итә. Фермада савылган сөт суыткычка махсус торбалар аша үтә. Биредә мондый җайланмалар эшне җиңеләйтә. Бер дояркага 70ләп сыер туры килә. Һәр терлеккә номер биркасы сугылган. Таналарны типмәсен өчен, савым вакытында аякларыннан бәйләп куялар... Менә нихәтле яңалык!

Балаларга, бик тә тансык, кызыклы күренеш. Ә иң ошаганы – бәләкәч бозаулар белән танышу булды. Бала-чаганы алары да үз итте. Аклы-каралы бозаулар астына чиста салам җәелгән. Читлекләрдә азык һәм су салу өчен улаклар бар. Бозауларны ашату, карау, асларын чистарту да уңайлы. Фермада ылысны да юкка гына файдаланмыйлар икән. Аның яшь бозаулар организмына файдасы бик зур. Ылыс составында төрле витаминнар, микроэлементлар, иң мөһиме - үсеш витамины булган каротин бар. Яшь терлекләрнең сулыш юллары өчен артыш ылысы төтенен дә файдаланалар.

Сыйфатлы продукция алуның чишмә башы бозаулар тәрбиясеннән башлануын аңлап, һәр терлекне кадерләп үстерәләр биредә. Нәтиҗәсе дә күренә - сәламәт бозаулардан үскән сыерлар сөтне мулдан бирә. Илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып үсегез, дип матур теләкләр теләде Илүсә апа укучыларга.

Чөгәнә авылына сәхифә укучыларга бик ошады, тирән, кызыклы тәэсирләр алып кайттылар алар. Һөнәрләр күп булуына, һәрберсенең җәмгыятебез өчен бик кирәкле икәненә, намуслы хезмәт кешеләре булып көн итү кирәклегенә төшенделәр. Касы гына чорда яшәсәк тә, без белергә тиеш: һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

Альбина Борханова,

Актаныштагы икенче урта мәктәпнең

озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+