Логотип
Архив Материалов

Төркиядә татар спектаклен уйнадылар

 "Мең сулыш - бер тавыш" фестивале кысаларында уйналган спектакльне дөньяның төрле почмакларыннан жыелган төрки кардәш театрлар һәм Төркиядә яшәүче милләттәшләрбез карадылар. Кыргызстан, Төркия,...

 "Мең сулыш - бер тавыш" фестивале кысаларында уйналган спектакльне дөньяның төрле почмакларыннан жыелган төрки кардәш театрлар һәм Төркиядә яшәүче милләттәшләрбез карадылар. Кыргызстан, Төркия, Казахстан, Әзербәйҗан, Башкортстан, Болгария, Кипр, Македониядән килгән кардәш театрлар арасында заманча фәлсәфәгә корылган әсәрне Татарстан театры гына алып килгән. Фестивальне оештыручылар спектакльдән сон Түбән Кама театрына фестивальнең символы булган бәллүр сын тапшырдылар. Шулай ук Татарстан мәдәният министрлыгының "ТЮРКСОЙ" оешмасы вәкаләтле вәкиле Лилия Саттарова да татар театрына бүләк тапшырды.

Спектакльдән соң Коньяда яшәүче татарлар белән аралашу булды. Әби-бабалары бу дәүләткә моннан 100 ел элек килеп урнашкан милләттәшләребез татар гореф-гадәтләрен, туган телләрен кадерләп саклыйлар. Түбән Кама театры төрек илендә татар халкын, татар театрын лаеклы итеп курсәтте. Афәрин!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021