ХӘТЕР
1 гыйнвар Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат ТАҖЕТДИНОВка 87 яшь тулган булыр иде... Искә алуыбыз рухына дога булып ирешсен. Сезгә журналның ноябрь санында чыккан әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
ТЕАТРДА ГОМЕР ҮТКӘНЕ СИЗЕЛМИ...
Ул сәхнәдә йөзләрчә гомер яшәгән, һәр язмышны йөрәгеннән үткәргән. Тамашачыны көлдереп, елатып, җырлатып, уйлатып, дөньяны яхшыга үзгәртергә тырышып, гомерен театр сәнгатенә багышлаган изге җан.
– Ринат әфәнде, хәзер кино, видео, телевидение заманы. Бу нисбәттән милли театрның киләчәгенә куркыныч яный дигән фикернең нигезе бармы?
– Татар – гаҗәеп халык, ул сәхнә тамашасы ярата. Мәсәлән, хәзер нинди генә җырчылар юк, ә халык һәммәсен кабул итә, концертларга йөри. Ә инде безнең халкыбыз шикелле яратып, үз итеп театрга йөрүче халык гомумән юк диярлек. Мин моны чын күңелемнән әйтәм. Качалов исемендәге рус драма театры артистлары белән сөйләшкәнем бар. «Сез гастрольгә рус авылларына йөрисезме?» – дим. «Юк, татар авылларына, – ди алар, – чөнки анда кеше күбрәк килә, аңласа-аңламаса да, ак яулыклы әбиләр килеп утыра хәтта». Тамаша карау кызык, димәк.
– Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?
– Моның сәбәбе – тарихыбызда. Татар театры гасыр башында ук оешкан. Аны Ходай Тәгалә үзе артист итеп яраткан фидакарь шәхесләр тудырган. Бу гаҗәеп күренеш. Беренче труппалар татар яшәгән бөтен җирләргә йөреп, татарны театрга өйрәткән, зәвык тәрбияләгән. Әлеге тәрбия, буыннан буынга күчеп, безнең бүгенге тамашачының да күңеленә сеңгән. Шунысы кызганыч, менә без хәзер алар йөргән кадәр йөри алмыйбыз. Бу, минемчә, зур җинаять. Милләтебезнең телен саклаучы, аңа акыл ияләрен бирүче саф татар авылларына театр сәнгатен җиткерә алмыйбыз. Ә театрга ихтыяҗ зур. Миңа калса, татар халкы яшәгәндә һәм тәрәккыяткә омтылганда аның театрына куркыныч янамый. Чөнки ул гасырлар буена формалашкан милли үзенчәлегебез, гореф-гадәтебезгә әверелгән. Мин милли геройларыбызга әйләнгән беренче артистларыбыз – Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Камская, Хөсәен Уразиков, Камал III, Хәким Сәлимҗановларны шәхсән күреп калуым белән бәхетле. Бер-берсенә һич охшамаган искиткеч талант ияләре иде алар. Алардан соң начар театр булуы мөмкин түгел. Г. Камал исемендәге театр аларга бурычлы. Шуңа күрә дә без беренче театр истәлеген сакларга, аның рухын яшьләребезгә дә күчерергә тырышабыз. Бик матур гадәтебез бар: һәр сезон ачылганда һәм ябылганда, без аларның каберләрен зиярәт кылабыз.
– Сез театрга килгәндә алар уйный идеме әле?
– Әйе, безне 1956 елда Мәскәүгә, М.С. Щепкин исемендәге театр училищесына Хәлил ага Әбҗәлилов үзе озатып җибәрде. Училищены тәмамлап кайтуыбыз да кызыклы чорга туры килде. Ул вакытта театрга никтер кеше аз йөри иде. Шундый чор булган, күрәсең, яшь артистлар юк. Ә тамашачының барыбер яшь рольдә яшь кешене күрәсе килә. Бу табигый. Әлеге күренекле, тәҗрибәле артистлар безне яратып каршы алды. Гүя театрга яңа сулыш өрелде. 1961 елдан башлап халыкның театрга йөрүендә тагын бер күтәрелеш булды дисәм дә, ялгыш түгелдер. Шуннан бирле театрдан кеше өзелгәне юк.
– Безнең заман матди кыенлыклар белән билгеләнә. Инде рухи якны карасак, яңа идеяләр, яңа спектакльләр җитәрлекме?
– Театр драматурглар иҗатына бәйләнгән. Ә алар хәзер бик авыр хәлдә дип саныйм. Нәрсә язарга белмиләр дию дөресрәк булыр, мөгаен. Бүгенге әсәрләрдә еш кына тормышның кара якларына игътибар ителә яисә үткән заманны тәнкыйтьләүгә кайтып кала. Ә халык болардан туйган. Авыр тормыштан ул болай да гарык. Аңа тамаша, комедия кирәк. Миңа калса, безнең театр күбрәк тамашага корылган спектакльләр куеп дөрес эшли. Бер яктан моның белән халыкны җиңел юлга кертәбез дә шикелле. Бу якка ныграк авыштык, монысы белән дә килешәм. Әмма хәзерге заманда бу үз-үзен аклый дип саныйм. Өлкән артистларыбыз кызыклы факт турында сөйләделәр: Ватан сугышы чорында театрда гел комедияләр генә уйналган. Ут та юк, керосин лампасы яктысында халык көлешеп, бераз онытылып торган. Хәзер дә кешенең күңелен күтәрергә кирәк дип уйлыйм.
– Бүгенге драматурглар өчен төп кыенлык нидә соң?
– Алар замана герое эзли һәм һич таба алмый. Чыннан да, кем герой бүген? Совет заманында ул ачык иде: коммунизм төзүче, тормышка яңалык кертүче, ватанпәрвәр... Бүген халык егылып китеп чит ил сериаллары карый. Ә анда бары тик кеше язмышлары: мәхәббәт, кавышулар, аерылышулар, нәфрәт, дуслык, туганлык. Сәясәт тә, җәмгыять тә юк. Шекспир әсәрләре дә нәкъ шуңа күрә мәңгелек ләбаса. Мәңгелек кыйммәтләр нигезендә сюжет корыла: һәммәсенә якын, һәммәсенә аңлашыла. Бәлки, хәзер шундый темаларга игътибар кирәгрәктер...
– Чит ил, Мәскәү театрлары бу юнәлештә әллә нинди авангард алымнар уйлап табалар, шедевр тудыра аямасалар да, иҗади эзләнү бара. Бу яктан татар театры сүлпәнрәк димме...
– Бездә алардагы шикелле була алмый. Бездә милли тыйнаклык яши. Ни генә уйлап тапсак та, тамашачы барыбер үз табигатенә килешерлек әсәр карый. Безнең халык мелодрама ярата. Минемчә, мелодрамалар иҗат итүдән куркасы юк. Гомумән әйткәндә, әлбәттә, соңгы елларда «Эх, уйныйсы иде!» диярлек әсәрләр, кызганычка каршы, юк. Моны танырга кирәк. Әмма тормыш алга бара, театр тик тормый. Мәсәлән, башкорт драматургы Флорид Бүләковның «Мәхәббәт хатирәсе» әсәре буенча куелган спектакльне мин уңышлы дип саныйм. Бер немец режиссёры Ибсенны куярга әзерләнә. Театр шаулап тора, Марсель Хәкимович әйтмешли, театрга килеп кергәч, моннан – җыр, тегеннән – бию, сәхнәдән репетиция тавышы ишетелеп торса – күңелле. Димәк, театр яши. Килеп керүгә тып-тын булса, куркыныч булыр иде.
– Ринат абый, артист халкы шундыйдыр инде ул: акчасы булса да, булмаса да шаулый, нидер уйлап чыгара...
– Акча артыннан куучылар театрда озак тормый алар. Чын артистның театрга мәхәббәте риясыз. Хәтта безнең сәхнә эшчеләре дә акчалы башка эшкә күчеп озак тормыйлар, сагынып кире әйләнеп кайталар.
– Хәзер яшьләр күбрәк эшкуарлыкка, акча эшләргә омтыла. Сез ничек уйлыйсыз: артист һөнәре абруен югалтмыймы?
– Хәзергә мин моны сизмим. Сәнгать академиясендә чыгарылыш имтиханнары кабул итәм. Яшьләр күп килә. Бигрәк тә режиссёрлыкка. Элек сәхнә герое, билгеле шәхес булырга теләк көчлерәк булып, актёрлык бүлегенә гаризалар күбрәк бирелә иде. Бу хәл сөендерә, димәк, театр сәнгатенең асылына төшенергә, тирәннән белергә теләк зур. Ләкин борчыган күренешләр дә очрый. Мәсәлән, авыллардан, чит өлкәләрдән килгән яшьләрнең кайвакыт сәнгать турында мәгълүматы сай. Көләргә дә, еларга да белмисең. Сорыйсың: «Кем ул Габдулла Кариев?» Кыяфәтеннән инде күренеп тора: әлеге исемне беренче тапкыр ишетүе. Хәзерге заман драматургларыннан, шагыйрьләрдән бер генә исем дә әйтә алмый, үзе артист булырга хыяллана. Мәктәптә боларга игътибар ителми микән? Без укыганда, мәсәлән, мөмкинлекләр чикле иде. Муса Җәлил, Кәрим Тинчурин кебекләр телгә дә алынмый, китапта да юк. Хәзер бит җаның ни тели шуны карау, уку мөмкинлекләре бар. Җыеп әйткәндә, мин яшь буын өчен борчылмыйм. Эшкуарлыкның бүген криминаль икәнлеген аңлаучылар да аз түгел. Яшь буын артистларыбызны да яратам. Алар иртән килә театрга, кичкә кадәр шунда кайнаша. Хәер, без дә шундый идек. Бер айга утыз ике спектакль куйган чаклар да булды.
– Чагыштырып карыйк әле, театрга яңа гына аяк баскан яшь актерга бүген кыенмы, әллә Сезнең заманда кыенрак идеме?
– Безгә авыр булды дип әйтә алмыйм. Без – көтеп алынганнар, шуңа күрә үзебезгә карата һәрдаим җылылык сизеп тордык. Хәзер дә элеккедән зур аерма күрмим. Хикмәт заманда түгел, яшь артистның театрга шәхси мөнәсәбәтендә. Мөнәсәбәте начар булган артист, ничек кенә талантлы булмасын – театрдан китә. Андый очраклар булды бездә. Кайберәүләре үзен театрдан өстен күреп, «йолдыз чире»нә биреште. Кайбер кеше мактауны күтәрә алмый башка юлга кереп китә.
– Ринат абый, Сезгә «йолдыз чире» бер дә кагылмадымы?
– Бөтен рольләр дә шедевр дәрәҗәсендә булмый. Моны яшереп-нитеп торасы юк. Хәтта бер үк роль дә көн саен шәп килеп чыкмый. Моны аңларга һәм кабул итәргә акылы җиткән артистка «йолдыз чире» янамый. Хәтта бик популяр чакларда да бу нәрсә башыма кермәде. Хәзер инде бигрәк тә.
– Ә хәзер Сез үзегезне бик популяр түгел дип саныйсызмы?
– Юк, популяр, әлбәттә, һәрхәлдә урамда исәнләшеп үтәләр. Шуннан да беләм. Араларында яшьләр булуына сөенәм. Димәк, йөриләр театрга, карыйлар. Тормыш бертөсле генә бармый бит ул. Менә моннан берничә ел элек миңа туры килә торган, күңелемне җылыта торган рольләр очрамады. Әллә шундый әсәрләр куелды, әллә күбрәк яшьләр уйнады... Тәки биш еллап элеккеге рольләр белән генә яшәп килдем. Хәзер, Аллага шөкер, яңа әсәрләр куелды. Минем табигатемә ярый торган яңа рольләр килеп чыкты.
– Шул исәптән Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» әсәрендәге шук һәм сабыйларча ихлас күңелле баш мишәр – Аләүетдин роле. Дөресен әйтим, бу спектакльдә мин үзем өчен өр-яңа Ринат Таҗетдиновны ачтым. Шәхсән Сезнең Аләүетдин белән күзгә бик үк ташланып тормый торган рухи охшашлыгыгыз бар сыман тоелды.
– Аләүетдин – хыялый кеше, кызыклы шәхес. Авыл буйлап гармун тартып җырлап йөрисе килә аның. Китәм, Япониягә китәм, ди. Авыл кешеләренең тирә-юньдәге матурлыкны, бер-берсен күрмичә, телевизорга багып сериаллар карап утыруына, тормышта җыр-моң, күңел җылысы югала баруына борчыла. Бәлки, безнең охшашлык та шундадыр.
– Героегызның сөйләме, холык-фигыле таныштыр, Ринат абый, Сез бит үзегез дә Чүпрәле мишәре.
– Таныш, әлбәттә. Сөйләм генә бераз үзгәрәк. Чөнки әсәр Сергач мишәрләрен өйрәнеп язылган. Без дә анда барып, аларны тыңлап, күзәтеп кайттык. Әйе, мишәр бит ул үзен чын татарга саный. Шамкай әйтмешли, мишәр – татарның каймагы.
– Театр сәнгатенә килүегез ничек булды?
– Җырлыйсым бик килә иде, тавышым да әйбәт иде (бәлки, үземә генә шулай тоелгандыр?). Егетләр армиягә киткәндә, мин кечкенә малайны, яннарына утыртып, солист итеп җырлаталар. Гармун уйнарга да гел чакырып торалар. Өстәлгә бастырып шигырь дә сөйләтәләр. Сәхнәгә омтылыш шуннан сеңеп калган, күрәсең. Унынчы классны тәмамлагач, туп-туры консерваториягә киттем, җүләр. Шунда авылда ник берәү әйтсен: консерваториягә шунда ук алмыйлар, аның өчен нота, сольфеджио белергә кирәк, дип. Консерваториядә ныклап аңлаттылар: «Юк, энекәш, элек музыка училищесына кер», – диделәр. Шуннан училищега әзерләнеп килдем, берочтан театр училищесына да имтиханнар тапшырдым. Икесенә дә үттем бит. Ул елны Мәскәүгә, Щепкин училищесына студентлар җыялар иде, бәхетемә каршы. Актёрлыкны сайладым.
– Диалект белән кыенлыклар булмадымы соң?
– Ничек кенә әле! Ул минем өчен зур киртә булды. Имтихан биргәндә, Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен укыдым. «Ил кырында цәцәк атыгыз» диюгә, кабул итү комиссиясе шаккатты. Искиткеч чибәр ханым, Рәшидә апа Җиһаншина, зәңгәр күзләрен текәп: «Белмим, энем, бу телеңне рәтли алырсыңмы икән?» – дип жәлләп тә куйды. Үҗәтлек көчле булгандыр: «Өйрәнәм, апа, өйрәнәм!» – дим. Шулай киттек Мәскәүгә. Бергә укыган Туфан Миңнуллин, Батулла, мин авыз ачып бер сүз әйтүгә, тәгәрәшеп көләләр. Гарьләнәм инде! Үзләре шундый матур сөйләшәләр. Аларны тыңлап ятам. Кеше юк вакытта кычкырып-кычкырып китап укыйм. Мәскәү урамнарында кычкырып татарча укып йөрүләремне хәзер дә елмаеп искә алам. Тәки ярдәм итте шул, өченче курска мишәр икәнем инде сизелми иде.
– Артист тормышында иң кыены нәрсә дә иң рәхәте нәрсә?
– Иң рәхәте – тамашачының спектакльне яратуы, кабул итүе, сиңа җылы карашы, сәхнәдәге образыңны бар нечкәлекләре белән ача алуың. Шуннан да рәхәт мизгел юктыр. Ә иң кыены... Кайчак төшкә спектакльдә уйнавың керә. һәм... кинәт сүзеңне онытасың. Эзлисең, исеңә төшерергә тырышасың – тәки искә төшми бит! Тирләп-пешеп, бимазаланып уянып китәсең.
– Ринат абый, мин чын күңелемнән Сезнең гомер юлыгызның да, иҗат юлыгызның да әле озын булуын телим, гади тамашачы буларак, Сездән күңелне кузгатырлык яңа рольләр көтеп калам. Шулай да тел очында уңайсызрак бер сорау тора. Иртәме-соңмы – килер бер көн – театрдан китәргә уйларсыз. Сез моны ничек күз алдына китерәсез?
– Беләсезме, бу бик урынлы сорау. Артист моңа әзер булырга тиеш дип саныйм. Ләкин шунысы бар: уйный алган вакытта театрдан киткән артист озак яшәми. Бу – факт. Безнең театрның бер шәп ягы бар: җитәкчеләребез сәхнәгә чыгарга көче, дәрте, сәламәтлеге җиткән артистны театрдан җибәрми. Сәхнәгә буыннарның кечесе дә, олысы да зарур бит. Уйный алган кадәр уйнарга кирәк дип уйлыйм. Инде уйный алмаганыңны сизсәң, китәргә кирәк. Тамашачы сине көчле, талантлы, бәхетле итеп исендә калдырсын. Моннан бернинди дә фаҗига ясарга кирәкми, минемчә. Ләкин театрны ташларга ярамый. Китсәң дә, килеп йөр, карап йөр, яшьләргә акыл өйрәтеп йөр...
– Берәүләр «Театр ул – тормыш» дип саный. Икенчеләр исә «Тормыш – үзе театр» ди. Сез кайсысы белән килешәсез?
– «Тормыш – театр» дигәне белән килешәм. Чынлап та шулай. Ә театр – тормышның көзгесе. Тормыш – театр һәм һәркемнең Ходай язган үз роле.
Нурсөя Шәйдуллина, 1998 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк