Исерек килеш концерт куйган
Агымдагы елның язында Башкортстан республикасының Янаул шәһәрендә узган концерты вакытында исерек килеш сәхнәгә чыгып, артист телен дә әйләндереп сөйли алмыйча концертка килгән тамашачылары белән аралаша.
Эстрадабызның иң популяр буйдаклары рәтеннән инде төшеп калса да, җырчы Elvin Grey әле һаман да акылсыз гамәлләр кылып, матбугат чараларының игътибар үзәгеннән төшми. Агымдагы елның язында Башкортстан республикасының Янаул шәһәрендә узган концерты вакытында исерек килеш сәхнәгә чыгып, телен дә әйләндереп сөйли алмыйча концертка килгән тамашачылары белән аралаша артист.
«Без сине тыңларга килдек, алтыным», – дип эндәшә Радикка халык арасыннан бер ханым. «Сез барыгыз да кино карарга килгән кебек басып торасыз. Ял итегез», – дип җаваплый концерт алдыннан үзе инде шактый гына «ял иткән» җырчы.
Бу вакыйгадан соң Радик күп кенә тамашачыларының тәнкыйтенә дучар була. Әмма бу хәлләр артистка янәдән Янаулга концерт белән килергә комачауламый. Шушы көннәрдә туган ягында куелган концертыннан соң Радик үзенең Инстаграм битендә «Янаул, аңлавыгыз өчен рәхмәт», – сүзләре белән концерттан видео урнаштыра.
Нинди генә күңелсез вакыйга булуга карамастан, артистның тугры тамашачысы аның ялгышын гафу иткән. Ә без исә, мондый хәлләр бүтән кабатланмасын иде дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк