Логотип
Блоги

Соңгы васыять  

 Төрки-татарның театры кайчан барлыкка килгән. Шул сорауга җавап табарга мөмкин әлеге романда (Шул исемдәге яңа тарихи романнан өзек) Тилкү өз өненә карап үрсә, артында кырчын  болур Бөек шәһәр күг...

 Төрки-татарның театры кайчан барлыкка килгән. Шул сорауга җавап табарга мөмкин әлеге романда

(Шул исемдәге яңа тарихи романнан өзек)

Тилкү өз өненә карап үрсә, артында кырчын  болур

Бөек шәһәр күгендә калыккан көмеш ай хан сараеның пыяла тәрәзәсе аша, бик кызыксынып, анда кичен дә сүрелмәгән тормышны күзәтә башлады. Айның бернинди ашыгыч эше булмаса да, мондагы һәр кешенең үз мәшәкате бар иде. Хан,  хамам кызганчы дип, үзенең гадәттә диван җыя торган эш бүлмәсенә узды. Кыңгыравын чылтыратып, йорт агасын чакыртты, аңа үз катына баш киңәшчене, ил агасын  дәшәргә  боерды. Зур киң тәрәзәләрдән сарай бүлмәсенә үтеп кергән ай нурлары ханны үзенә тартты,   тәрәзә янына килеп, кичке күккә бакты, күк гөмбәзеннән үз йолдызын эзләп тапты. Тимер казык өстендәге ул йолдыз барысына караганда да яктырак яна, хәтта ул башкаларына караганда сарай тәрәзәсенә якынрак  кебек иде. Үз йолдызы гына түгел, өлкән хатыны Фатыйма ханбикә белән уртак йолдызлары. Бу безнең йолдыз булсын, ханым, дигән иде аңа Фатыйма ханбикә никахлашуның тәү көнендә үк.  Үз тәрәзәсеннән күрәме икән Фатыйма ханбикә бу йолдызны дип уйлады хан һәм тиз генә шул якка атлады, хатыны катына узарга теләде.  Тик , баш киңәшчене  чакыртканы хәтеренә килеп, кире борылды, янә тәрәзә янына килде. Ханбикә бүлмәсендә тәрәзә юк бит уйлап куйды ул үзалдына.

Ай күләгәсе диварга аның сурәтен чагылдыра иде. Хан моны ошатмыйча, дивар кырендагы шәмнәргә ут алдырды, күләгәне яңа туган ай үзенә тартып алды. Ул көзге каршысына барып басты. Көзгедә хан  калын иренле, эре яңак сөякле, ирен астында кырылган түгәрәк кара сакаллы, кырдырып алынган башлы,  озынча һәм калку маңгайлы чагылышын күрде. Колаклары зур, арткарак тартылган, муены нык, таза, җилкәләре бик киң,  мускуллардан калкып торган күкрәгендә алтын чылбырлы тугра асылын тора. Ибраһим хан үз кыяфәтеннән канәгать калды. Тик менә аның эче пошканлыгын көзге күрсәтә алмый. Нилектән, ни сәбәптән икәнлеген дә әйтә алмый ул көзге. Хан моның төп сәбәбен үзе дә белми бугай. Хәер, сәбәпләр җитәрлек бит: өзелеп сөйгән гүзәл ханбикәсе, хатыны Фатыйма ханбикә урын өстендә; үзе таза, сау-сәламәт булса да аяклары йөрми иде ханбикәнең. Багдат хәлифеннән битек китерделәр. Хәлиф аңа чуктин чук рәхмәтләр укыган. Ишарәләр белән нидәндер кисәткән. Нидән, кемнән – аңлашылмый. Тиздән Багдаттан илчеләр килергә тиеш. Бохара әмиренең дә аның белән күрешү теләге барлыгын җиткерделәр. Ә кенәз Владимирга аның үз илчеләре китәргә тиеш.

Ил өчендәге тәртип тә ханны канәгатьләндерми. Сувар бәге акча сугудан күптән туктаса да,  гаскәрен һаман үз янында тота, Кашан, Ашлы бәкләренең согы вакытта үз-үзен тотышлары да ошап бетми ханга. Илнең төньягында Казансу буенда кирмән сала башлавына кенәз ризасызлык белдергән ди, имеш. Урыс кенәзенең ни эше бар икән соң аның илендә?! Ул аныкына тыкшынмый бит! Ушкуйникларын тыйсын әнә!Тагын Җүкәтау янындагы бистәне талап киткәннәр!

 Биармадан җәй аена Тубылгытаудагы катуга кайтып төшкән Котлы кам япь-яшь егетне каенга астырган. Мәҗүси икәнлеген раслый , имеш! Син аны тегендә, Биармада, Кар диңгезе буйларында расла бик кыю булсаң! Кыш җитүгә гаскәр өстенә гаскәр  соратып ята! Тик аңа да каты бәрелергә ярамый. Котлы кам Болгар иле өчен бик тә кирәкле эш башкара.

Кенәз Владимирның да кызгылт сакалы аның ихтыярыннан гына каралмас! Багдат белән Хорезм арасына ул кысыла алмый. Рум импраторының башы түгәрәк, ул дөньяны болгатыпмы болгата. Көньякта кыпчак кардәшләре кайнашып ята. Аннан күпме халык күченеп  килде инде. Гаиләләре белән, йөзәрләп, меңәрләп. Әле ярый Алыптәгин бәк үзенә сыйдыра. барсын да урнаштыра, кулларына эш бирә. Җүкәтау башлыгы  Миргали бәк төмән башы Хаммат белән ызгыша. Боларның барысын да көлисе, җайлыйсы ханга. Хәер, барысын да бер йодракка туплап бетермәсәң, көйләп, җайлап кына да булмас. Каты кул, бер йодрыкка туплап бетерү кирәк Болгар илендәге халыкларны!

Хан бик зирәк акылллы кеше иде. Ул бу мәшактьләрнең барысының да узгынчы икәнлекләрен белә, тотынса, һәммәсен үз урынына утыртасына да иманы камил. Ә менә Фатыйм ханбикәне ничек дәвалыйсы, ничек аягына бастырасы! Бу кайгы аны, мөгаен, барыннан да катырак борчый торгандыр.

Ханбикә, аттан егылып төшеп, ике тез башын каймактырды, аягына да баса алмый хәзер.  Нинди имчегә күрсәтеп карамады, тик берсе дә файдасыз иде. Болгар бакшысы атаклы Хаҗи Болгари аша Әбүгалисинәне монда китертергә дә исәпли. Терелтсен генә Фатыйманы, ул аны алтынга күмәчәк.

Мондагы тукыс аба-татар ыруыннан булган Хаҗи Болгари башлангыч белемен Болгарда алгач, гыйлем өстәргә дип газнәвиләр ягына чыгып китә һәм шунда төпләнеп тә кала. Чөнки солтан Мәхмүд гәзнәвиның мондый имчене үзеннән җибәрәсе килми. Сәүдәгәрләр аша Ибраһим хан кешеләре Хаҗи Болгарига чыктылар. Ә ул исә Әбүгалиснәнең якын танышы икән. Якташлары Хаҗи Болгари белән Әбүгалисинаны монда китерә алса, ханның башка исәпләре дә бар иде. Халыкның гомере кыска. Кырык яшьтә инде ир-ат тәмам бабай булып, үләргә җыена башлый. Ибраһим хан Фатыйманы алып кайткан Җаек аръягында да шул ук хәл, кешенең гомере кыска. Ни сәбәпле шулай бу, аны ничек озынайтасы? Гаскәр белән генә булмый бит, менә ул ничә еллар илчеләр, белмле, гыйлемле кешеләр әзерли.  Хан белә, дәүләткә укымышлы кешеләр бик кирәк! Им, дәвалау серләренә төшенү өчен генә түгел, җәгърәфияне, хисап, сызымнарны, күк җисемнәре гыйлемен белү өчен генә дә түгел, халыкны тагын ни белән булса да тотып торырга кирәк. Бу эштә ислам дине, әлбәттә, зур ярдәм. Ислам китаплары аша Болгарга бик күп аң-белем керде, укымышлы кешеләр килде. Мәдрәсә, мәктәпләр гөрләп эшләп тора, иншалла. Хан  күңеле белән тоя: тагын нидер җитми! 

Зиннур Хөснияр

Дәвамы бар

Комментарий юк