Истә, һаман да истә рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Милләткә хезмәт итте» Әнвәр Шәрәфиевнең тууына 90 ел
Иҗат әһелләре арасында гасырга якын гомер кичеп, соңгы елларына кадәр иҗат дәрте белән яшәүчеләр күп түгел. Язучы Гомәр Бәширов «И язмыш, язмыш» повестын 90 яшенә җиткәндә яза, опера җырчысы Мөнирә Булатова ул яшьтә Җиңү бәйрәмнәрендәге тантаналарда чыгыш ясый. Узган ел июль аенда арабыздан киткән танылган композитор Әнвәр Шәрәфиев вафатына ярты ел кала Уфа шәһәренә самолётта килеп, үзе язган «Туган як» симфониеттасын Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында беренче тапкыр башкарылуын күрү, ишетү бәхетенә ирешә. Бу турыда Мәскәүнең «Татарский мир» газетасы һәм республика матбугаты да язып чыкты. -
Илһам Шакиров тууга 90 ел
Илһам абый янында Быел мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировның тууына 90 ел. Ул – миллионлаган тыңлаучыларның ихтирамын һәм соклануын казанган һәм бөтен гомерен татар милли музыка сәнгатен пропагандалауга багышлаган, искиткеч матур моңлы тембрга ия булган мәшһүр җырчы. Илһам Шакиров исеме белән татар музыка мәдәниятендә бөтен бер дәвер бәйле. Аның хакында истәлек-хатирәдән өзек тәкъдим итәбез. Дәвамы журналның февраль санында. -
Таныйсызмы?
Атаклы язучыларыбыз Ушкова йортында (1919-2020 елларда Татарстан милли китапханәсе бинасы). -
Таныйсызмы?
Яңа Елга кердек, әмма үткәнне онытмыйбыз! -
ХӘТЕР
1 гыйнвар Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат ТАҖЕТДИНОВка 87 яшь тулган булыр иде... Искә алуыбыз рухына дога булып ирешсен. Сезгә журналның ноябрь санында чыккан әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде