Логотип
Блоги

Зөләйха кыйссасы (тугызынчы өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/11134.html Дәвамы Зөлхиҗә, туфлиләргә сокланып туйгач, янә апасын үз янына дәшеп китерде һәм, ниндидер яшерен сүз әйтергә җыенгандай, беркавым икеләнеп торды...

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/11134.html

Дәвамы

Зөлхиҗә, туфлиләргә сокланып туйгач, янә апасын үз янына дәшеп китерде һәм, ниндидер яшерен сүз әйтергә җыенгандай, беркавым икеләнеп торды, аннары, башын читкәрәк бора төшеп, еламсыраган тавыш белән:

– Апа, син... син үзгәргәнсең... әллә ничек шунда, – диде.

Әлеге сүзләрне Зөлхиҗә, нәкъ шул сүзләрне («Умырзая»дагы кичтән соң апасы авылга кайткач ук әйткән иде) һаман кабатлый, җавап та таләп итми кебек үзе, болай гына, бүтән әйтер сүзе булмаганнан гына кабатлый шикелле.

Зөләйха сүзне һаман-һаман шаяртуга борырга ашыга.

– Картаям бит, сеңлем. Шуны әйтәсеңдер, – ди Зөләйха һәм, Зөлхиҗәнең үткер карашыннан котылырга теләгәндәй, аның иңнәреннән коча, башыннан сыйпый.

Зөлхиҗә акыллы кыз, апасына шуннан соң бүтән сорау бирергә ярамаганлыгын үзе дә сизә, әлеге сөйләшүне кинәт оныткандай:

– Апа, мин тагын бер төш күрдем бит әле. Өченчекөн генә. Әни янына көн дә бер кош очып килә дә сайрый башлый. Шундый матур итеп сайрый! Тавышын әле дә ишетәм кебек, һаман колагымда тора. Сайрый-сайрый да аннары ачыргаланып еларга керешә. Бик озак елый. Әни аны тотмакчы була, ул тоттырмый, әни кулын сузуга, читкә сикерә дә очып китә.

Зөләйха сеңлесен юата. Үзе:

– Әй, андый гына төшләр керә инде ул кешегә. Аптырама. Син күп уйлыйсың, шуңа күрә йокың да тынгысыз, – ди, ә үзенең күңеленә шом оялый.

– Беләсеңме, апа... ул төш... нәкъ шул бер үк төшне мин хәзер көн саен диярлек күрәм...

Зөлхиҗә белән сөйләшүе җанга бигрәкләр дә авыр. Сәер кыз ул, гаҗәп сизгер күңелле, аның ниндидер яшерен бер тылсымы бар кебек.

Зөләйха, сәбәп тапкан булып, ишегалдына чыкты. Бакчага кереп, алмагачтан бер алма өзде, аны кесәсенә салып куйды. Койма буендагы миләштән бер тәлгәш өзеп алды, миләш өлгермәгән иде әле, ачысы авызына таралды, тәннәрен кымырҗытты. Монда бар да үз, якын иде. Туган йортындагы һәр мизгел җанына савап кебек; күңел сөремнәре тарала, үзе дә сафланып, чистарып калгандай тоела.

Бакчаның аргы почмагында бердәнбер тәрәзәле мунча утыра. Әнисе, кызы кайткан хөрмәткә, бүген аны ягып җибәрәчәк. Элек Зөләйха ләүкәгә менүдән, себерке тотып чабынудан курка иде. Хәзер икешәр-өчәр мәртәбә чабына, түзә, әмма, тәнендәге һәр күзәнәге уянганчы ләүкәдән төшми.

Ул бакчадан чыкты. Ишегалды уртасында бераз басып торганнан соң, лапаска таба китте. Чүпләнеп йөргән тавыклар, пырылдашып, читкә сибелделәр. Абзар бүрәнәсендәге чөйгә бәйләнгән аклы-каралы бозау, лапаска кеше кергәч, яткан җиреннән кузгалып куйды, ләкин тормады. Яз көне аны әтисе үзләренеке өстенә мари ягыннан сатып алып кайткан иде. Арканлап алып кайтканда, күпер ярыгына кысылып, бозауның аягы сынган. Зөлхиҗә: «Әти белән әни бик борчылалар», – диде. Бозауны, аягы төзәлмәсә, хәзер үк суярга туры киләчәк. Жәл. Көзгә хәтле ерак әле.

Шулай азаплана-азаплана икешәр бозау асрамасаң, гаиләнең бүтән акча керер җире юк. Әнисенең хәерче пенсиясенә, ат җиккән әтисенең юк-бар акчасына гына тормышны алып барырмын димә. Өлкән кызларын кияүгә бирәселәре бар, Зөлхиҗәне Казан профессорларына күрсәтергә кирәк. Солдаттан малайлары да кайтып төшәр, өйләнәм дия башлар. Һәммәсе өчен дә кирәк... акча кирәк. Барысын да кеше алдында, кешечә эшлисе килә...

Зөләйха боларны яхшы аңлый. Менә бүген дә әти-әнисенә дип мең сум алып кайтты. Тик аларга ничек итеп, нәрсә дип бирәсең аны? Бу хәтле акча каян килде сиңа диячәкләр, куркуга төшәчәкләр... Болай гына чыгарып биреп булмый, булмый! Ярамый!..

Узган кайтуында Зөләйха шәһәрдә үк биш йөз сум акчаны пычракка таптап, суга чылатып, бер чүпрәккә төрде дә: «Таптым», – дип, әнисенә биргән иде. Әнисе куркып калды, әтисе төпченә башлады: «Кайдан таптың? Ничек таптың?!» Каушап калган кыз: «Кайтып килгәндә, юлда», – дип ялганлады. Алай диясе калмаган... «Кем акча югалтты?» – дип, әтисе бар авылга хәбәр таратты. Чүпрәккә төрелгән биш йөзлекнең хуҗасы табылмады. Табылдык хакында күрше-тирә авылларга да хәбәр китте.

Теге акча һаман мич башындагы өч литрлы банка эчендә «хуҗасын» көтеп ята. Бая Зөлхиҗә әйтте. Ул мәңге шунда ятачак. Аңа берәү дә орынмаячак. Хуҗасы да килеп сорамас...

Зөләйха бозау янына килде. «Нәрсә, авыртамы, җаныкаем? Авырта торгандыр шул, авыртадыр, син түз инде, яме».

Бозау, зур түгәрәк күзләрен мөлдерәтеп, теләр-теләмәс кенә күши-күши, Зөләйхага карап ята. «Нишләп азрак карамадың соң син? Көн саен чыгып йөргән күпердәге ярыкны күрмәдеңмени, бәгырь?

Йә, йә, үпкәләмә миңа. Болай гына әйтүем. Сине орышып түгел. Яхшы җан син, гөнаһсыз хайван. Аңлыйм мин синең хәлеңне, бик-бик кызганам мин сине.

Менә мине аңламыйлар да, кызганмыйлар да. Чөнки мин эчемдәгене берәүгә дә сөйли алмыйм. Бер сиңа гына сөйлим менә. Аңламасаң да сөйлим. Җиңелрәк булмасмы.

Синең аягың авыртса да, барыбер хәлең минекенә караганда мең тапкыр җиңелрәк. Синең аяк кына, ә менә минем күңел авырта. Ие, ие, алдалап маташма, күңелең авыртуга да күнегә башладың инде син дисеңме?

Дөрес әйтәсең, бозау булсаң да аңлыйсың син: күнегә, ияләнә башладым шул мин. Чөнки минем дә башкалар шикел­ле үк яшисем килә. Күңел ачасым, матур итеп киенәсем килә. Белдеңме? Ә аның өчен күп акча кирәк. Менә сине дә, мари хуҗаңнан мине кияүгә бирү өчен, акча кирәк булганга сатып алып кайтканнар. Ә син тиктомалдан аягыңны сындырып ятасың...

Дәвамы бар

Зиннур Хөснияр

Комментарий юк