Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2019, №2 (Февраль)

06 февраля 2019 «Сәхнә», 2019, №2 (Февраль)

2 стр


ОНА ‒ ХАНУМА


Зиля Яз


Каждый период времени определяет своих гениев. Точнее они определяют это время, саму эпоху. Философ Артур Шопенгауэр говорил, что «...гений вторгается в свое время, как комета в круг планет, правильному и очевидному порядку в движении которых совершенно чужд его эксцентричный бег». Я задумываюсь о гениях-современниках-ровестниках-татарстанцах, когда смотрю спектакли Ильгиза Зайниева, слушаю музыку Эльмира Низамова и вижу, как живет на сцене Наиля Фаткуллина.


7 бит


СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)


Равил Фәйзуллин


Январь аенда берничә буын татар кешесе күңелендә кабатланмас урын яулаган бөек җырчы Илһам Шакиров 84 яшендә якты дөньядан китте. Бу сәхифә аның якты истәлегенә багышлана.


10 стр


СВАХА ИЗ АВЛАБАРА


Альфат Закирзянов


Имевшие неизменный зрительский успех спектакль «Ханума» и одноименный фильм по мотивам произведения признанного классика грузинской литературы Авксентия Цагарели хорошо известны многим. Текст произведения, написанного еще в 1882 году, был переведен на русский язык, а затем впервые осуществлена постановка Георгием Товстоноговым на сцене БДТ. С того времени и началась его сценическая жизнь на многочисленных театральных площадках страны. Спектакль «Ханума» на татарском языке, поставленный Георгием Цхвирава в театре им. Г.Камала для казанского зрителя, в свое время получил весьма высокую оценку и надолго задержался в репертуаре театра. А сегодня у казанского зрителя появилась возможность познакомиться с ещё одним спектаклем, взявшим за основу это же полюбившееся произведение. На сей раз вниманию публики его представляет коллектив под руководством режиссёра Рустама Фаткуллина на сцене «Театра на Булаке». Важнейшей особенностью классики как раз таки является то, что она даёт возможность каждому поколению по-своему воспринимать и интерпретировать её. Посмотрев эту «Хануму», убеждаешься в том, что эта мысль верна.


14 бит


«НУР»НЫҢ НУРЛЫ ӘСӘЕ


Нәбирә Гыйматдинова


Була шундый кешеләр: берәүләр тумас борын «картая», икенче берәүләр киресенчә, еллар узган саен, күңеле белән яшәрә генә бара. Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия Сираева, гәрчә, гыйнвар аенда 85 яшен тутырса да, яшьлегеннән китәргә һич тә җыенмый әле: быел да Уфа «Нур» татар дәүләт театры легендар апабыз белән Казанга – гастрольләр белән килде. «Күз тимәсен, аңардан көч-дәрт ташып тора!» Башкала тамашачысы Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендәге Галимәгә әнә шулай сокланып туялмады. Сокланмый ни! Бу рольдә Сәвия ханым уйнады ләбаса! «Отышлы тормыш»та (Ә.Фәйзи әсәре) аңа бәләкәй генә Миңлебикә образы тәгаенләсә дә, артистка спектакльнең бизәге кебек булды. Бүген Гыймадислам кызы бездә кунакта. Әлбәттә, әңгәмәбез иҗат, сәхнә, театр турында.


 


18 бит


ЮКСЫНДЫРЫП ИСКӘ ТӨШӘ ҺАМАН


Кыска гына иҗат гомерендә Галиәсгар Камал исемендәге театрның искиткеч бай тарихында җуелмас мирас калдырган олпат сәнгатькәр, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Рәфкать Бикчәнтәев әнә шундый шәхесләрнең берсе иде. Аны халкыбыз, сөеп, җаны-тәне белән сәхнә өчен генә яратылган, таң калдыргыч талант иясе дип бәяли иде. Атаклы артист иҗат иткән кайнар канлы, оптимистик рухлы, гаять үзенчәлекле, тетрәндергеч, тирән һәм катлаулы Леандро, Әпсәләм, Прохор, Гофмаршал, Җантай, Сираҗетдин, Гайфи кебек образлар, режиссер буларак ул куйган «Беренче мәхәббәт», «Рәхим итегез!», «Күк капусы ачылса», «Кайда соң син?» кебек спектакльләрнең һәркайсы аның югары таланты белән сугарылган иде. Җанының бар җылысын, көчен, иҗади дәртен соңгы тамчысына тикле театрга багышлаган Рәфкать Бикчәнтәев сәнгатебез күгендә матур йолдыз булып балкыды. Аның берсен-нән-берсе талантлырак хатыны Наиләнең, улы Фәритнең шушы ук театрда күркәм иҗатларын истә тотып, без хәзер мәдәни күгебездә тулы бер йолдызлык − Бикчәнтәевләр йолдызлыгы хасил булды дип шатланабыз.


 


22 бит


КИЛӘЧӘККӘ ЙӨЗ ТОТЫП


Әлфәт Закирҗанов


Татар драматургиясе һәм театры тарихында кабатланмас эз калдырып, иҗатлары белән аның үсеш-үзгәрешенә зур өлеш керткән шәхесләр байтак. Шулар арасында 1960-80 еллар татар сәхнә әдәбиятының үсеш юлларын, эзләнүләр мәйданын билгеләгән Хәй Вахит (1918-1978) үзгә урын алып тора. Өлкән буын әдипләр Н.Исәнбәт, Г.Насрый, Р.Ишморат, Ю.Әминев, З.Шаһиморатов, С.Шәкүров, Ә.Баяннардан тәҗрибә туплап, замандашлары Ш.Хөсәенов, А.Гыйләҗев, Т.Миңнуллин һ.б. белән фикер алышып, ул чынбарлыкны бөтен тулылыгында һәм каршылыгында сурәтләү юлына чыга, драма һәм комедия жанрларында уңышлы иҗат итә. Драматургның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Рәхим итегез» (1961), «Карлыгач канат җәя» (1965), «Соңгы хат» (1966), «Илһамия» (1968), «Туй алдыннан» (1969), «Мәхәббәтең чын булса» (1972), «Оныта алмасаң, нишләрсең» (1977) һ.б. пьесалары конфликтның тормышчанлыгы, әхлакый һәм фәлсәфи мәсьәләләрнең әдәби-эстетик яңгырашы белән аерылып тора. Җыр-музыка еш кына пьесаларының лейтмотивы булып килә һәм геройларның эш-хәрәкәтен, рухи халәтләрен, күңел дөньяларын ачарга, аңларга ярдәм итә. Драматургны, нигездә, тәрбия, әхлак мәсьәләләре кызыксындыра, әсәрләрендә ул кешелек кыйммәтләрен, матур рухи башлангычларны яклый, тормыштагы ямьсез күренешләрне, кешеләрдәге һәртөр кимчелекләрне тәнкыйтьли. Әдипнең ХХ йөз башы татар әдәбияты традицияләренә мөрәҗәгать итүе һәм милли яшәеш мәсьәләләрен кыю рәвештә сурәтләве җитди яңалык буларак бәяләнә.


25 бит


УЛЫМНЫҢ КҮЛӘГӘСЕНДӘ


Гөлшат Хәлиуллина


Журналыбыз битләрендә укучыларыбыз сәхнә тормышы, иҗат дөньясы белән һәрдаим танышып бара. Биредә театр, җыр сәнгате һәм шушы өлкәдә кайнаган шәхесләр турында сүз алып барыла. «Сәхнә» журналының бүгенге кунагы – талантлы актриса һәм күркәм әни Гүзәл Сибгатуллина.


28 бит


СПЕКТАКЛЬ-МОГҖИЗА


Миләүшә Хәбетдинова


2018 елның 30 нчы ноябрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Гаяз Исхакый хикәясенә нигезләп эшләнгән «Кәҗүл читек» спектакленең премьерасы булды (реж. Р.Әюпов) [Исхакый, 262–272 б.]. Тәрҗемәсе «Сафьян читекләр». Инсценировка авторы – татар язучысы Нәзифә Кәримова.


32 бит


СӘХНӘ ӘДӘБИЯТЫ 2018 ЕЛДА


Әлфәт Закирҗанов


2018 елда, кызганыч ки, сан ягы тагын да аянычрак: И.Зәйниевнең «Бәби» җыентыгы Татарстан китап нәшриятында басылып чыгу төп вакыйга булып тора икән. Әлеге җыентыкка И.Зәйниевнең балалар өчен язылган пьесалары туплап бирелгән. Алар байтак алдан язылып, барысы да сәхнәләрдә уйналса да, китап драматург иҗатын барлап, аның турында тагын бер сөйләшү, фикер алышу мөмкинлеге бирә.


36 бит


МИН БУЛГАНЫНА КАНӘГАТЬ


Гөлнара Җәлилова


Ришатка аз да түгел, күп тә түгел – 30 яшь тула. Биткә яшьрәк, күңеле белән зирәгрәк егет ул. Шапырынмый-кәперәйми, күзгә чәчрәп керми – әмма сәхнәгә чыкса, тамашачыны кый моң гына булган тавышы белән аһ иттерә белерлек җырчы. «Ак шомырт та, ак сирин» җыры белән татар эстрадасына ныклы адымын ясаган егетнең тормыш трамплиннары да шактый булды. Иңсәсенә төшкән кара кайгылардан соң аның иҗатына кабаттан моң саркып чыкты – лирик җырларындагы җан иңрәвен, бер сүздәге мең кыйпылчыкны тотып алганнар бер мин генә түгелдер.


39 бит


МИН АВЫЛДАН ЧЫККАН ЕГЕТ


Алсу Габдуллина


Бу тормышта үз юнәлешеңне табу – ярты бәхет. Иң мөһиме – кыйблаңнан тайпылмыйча, язмыш сынауларына бирешмичә, куйган максатларыңа омтылу. Күптөрле өлкәләрдә көчен сынап карап, тормышында үз юлын тапкан гап-гади авыл егете Илшатның да бу хакта сөйләр сүзе бар. Каршы ал, укучым, «Сәхнә» журналының бүгенге кунагы – Саба районының Мәртен авылында туып үскән шаян телле һәм күпкырлы талант иясе Илшат Вакказов!


44 бит


СӘЛӘТЛЕ ЯШЬЛӘР ТӘРБИЯЛИБЕЗ


Сәләтле һәм талантлы балаларны тәрбияләү җәмгыятнең иҗади потенциалын булдыру бурычын хәл итә, фән һәм мәдәният, социаль тормыш үсешен тәэмин итә.


Сәләтле баланы эзләп табуны, ачыклануны, аңа теләктәшлек күрсәтүне Казан шәһәренең аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы «Сәләтле бала» программасына нигезләнеп алып бара.


47 бит


КАЗАНСКИЕ ГАСТРОЛИ ТЕАТРА «НУР»


Гульназ Хизбуллина


Уфимский государственный татарский театр «Нур» отметил начало нового года значимым событием. С 9 по 13 января в городе Казань прошли большие гастроли театра. Данные гастроли стали доброй традицией, ведь каждые два года Уфимский татарский театр радует казанского зрителя своими постановками.


 


48 бит


СКАНВОРД