Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2019, №1 (Гыйнвар)

28 января 2019 «Сәхнә», 2019, №1 (Гыйнвар)

Эчтәлек:


2 бит


РОССИЯДӘ ‒ ТЕАТР ЕЛЫ


Россия Президенты В.В. Путин Указы буенча 2019 ел Театр елы дип игълан ителде. Республикабызда Театр елының тантаналы ачылышы 13 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында уздырылды. Тантаналы чарага Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты әгъзалары, 15 дәүләт, 3 муниципаль, 6 шәхси театр, шулай ук иҗат берләшмәләре, мәдәният һәм сәнгать уку йортлары вәкилләре җыелган иде.


 


4 стр


ВСЁСМЕШАЛОСЬВДОМЕ


Зиля Яз


По Ожегову, шок — это тяжёлое расстройство функций организма вследствие физического повреждения или психического потрясения. В состоянии шока человек не может думать, чувствовать, двигаться или говорить. После просмотра первого в Казани иммерсивного спектакля «Анна Каренина» ощущение духовной наполненности не позволяет говорить несколько часов. Не хочется расплескать…


 


8 стр


СМЕШНОЙ МЕЧ В ХОЛОДНЫХ НОЖНАХ


Зухра Буракаева


20 декабря состоялась премьера спектакля «Холодные ножны» в Мензелинском государственном драматическом театре им. С.Амутбаева. Постановка эта более чем символичная, и в этой статье хотелось бы объяснить почему. Я сама не театральный критик, но, как литератору, деятелю башкирского кино и театра, хотелось бы указать на очень важные, на мой взгляд, тенденции и изложить свои мысли о спектакле и причинах, побудивших поставить в небольшом театре столь авангардный спектакль. Это сугубо мое мнение, мысли спорные — у меня нет возможности смотреть постановки даже в соседнем Татарстане, других регионах, но общаясь с друзьями — деятелями театра, всё же можно сделать определённые умозаключения. Итак…)


 


12 бит


КИТТЕ... САУ БУЛЫГЫЗ, ДИМӘДЕ...


Нәбирә Гыйматдинова


«Аның белән теләсә кем дуслаша алмыйдыр. Моның өчен ул күтәрелгән биеклекне чамаларга һәм үзең дә шул биеклектә торып калырга кирәктер. Рухына бөтенләй ят кешеләр белән бик үк аралашырга да яратмый бугай ул. Бу затның холкын нинди сүзләр белән билгеләп була? Гаҗәеп дәрәҗәдә сизгер, ялган-хәйләләрне белми, эчкерсез, гадел, мөгаен, тамырларында аксөякләр каны агадыр — нәзәкатьле, горур, аз гына тәкәббер һәм, әлбәттә инде, гүзәл! Әлбәттә инде, талантлы! Ул Башкортстанның Дүсән исемле иң гүзәл авылында туган, Уфада театр училищесын тәмамлаган (Аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе). Салават театрында биш ел эшләгәч, Казанга күчеп килгән. Салаватта уйнаган еллар аның йолдыз булып күктә кабынган мизгелләре… Казан дигән калаларга, бәлки, татар дөньясын сагыну хисе китергәндер. Театр белән сәхнә яшәвенең бөтен мәгънәсе дип саный. Иҗат бәхетен, иҗат ләззәтен бернинди даншөһрәткә дә, мал-мөлкәткә дә алмаштырмас…»


 


17 бит


СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)


Равил Фәйзуллин


Җәүдәт Фәйзи (Фәйзуллин Җәүдәт Харис улы. 1910-1973) — композитор, фольклор белгече; Татарстан һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944, 1957), Татарстанның халык артисты (1964). 1939–1941 елларда татар Академия театрының музыка бүлеге җитәкчесе һәм дирижёры, 1944-1947 һәм 1952-1957 елларда Татар филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе.


 


20 бит


ЯРАТЫЛМЫЙ КАЛГАН ЯРЛАР


Әлфәт Закирҗанов


Үзенең матур традицияләре булган Чаллы татар дәүләт театры декабрь аенда Казан тамашачыларын Б.Сәлахов әсәре буенча сәхнәләштергән спектакль белән сөендерде. Нәкъ шулай, чөнки әлеге тамашага килгән һәркемнең үзе өчен гыйбрәт алып, үткән һәм бүгенге бәйләнеше, система һәм кеше каршылыгы, сугыш һәм тынычлык, мәхәббәт һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр турында тирәнтен уйлану, борчылу кичерүенә шикләнмим. Пьеса авторы Булат Сәлахов — үзенең бөтен гомерен сәхнәгә багышлаган Халык артисты. Менә инде яңа әсәре Чаллы театры сәхнәсен яулады. Сугыш чоры вакыйгалары урын алган «Яратылмый калган ярлар» спектакленең режиссёры — Илсур Казакбаев, рәссамы — Валерий Яшкулов, музыкасын Илшат Яхин язган, ә хореографы — Сәлимә Әминева. Автор жанрын «баллада» дип куйган пьесаның эчтәлеген фаҗигале һәм драматик күренешләр тәшкил итә һәм анда безнең әдәбият-сәнгатьтә аз чагылган тема — сугыш кирәк-яраклары өчен урман кисәргә хезмәт лагерьларына җибәрелгән хатын-кызлар язмышы сурәтләнә. Вакыйгалар нигездә хатирәләр рәвешендәге монологлар белән үрелеп бара. Бу исә ышандыру көчен арттыру белән бергә, спектакльгә хис-кичерешләр байлыгын алып керә.


 


23 бит


САУ БУЛЫГЫЗ, ТУГАННАР


Миләүшә Имамова


Декабрьнең бу шимбәсе дә хәерле генә башланып китәр кебек иде. Алай булмады. Хезмәттәшебез Фәниснең бакыйлыкка күчүе турындагы коточкыч хәбәр мизгел эчендә баш миен яулап, тетрәндерергә өлгерсә дә, бичара күңел исә, һаман да, «Ә, бәлки?..» дигән уйлар дөньясында бәргәләнә иде. Көткән өметләр акланмады. Бу яман хәбәрне үзеңә сеңдереп, аның белән килешүдән башка чара калмады. Меңләгән кешеләрнең күңелен: «Их, нишләп болай булды соң?..» дигән сорау каезлады. «Кеше китә, җыры кала…» Фәниснең дә уйналмаган рольләре, эшләнеп бетмәгән эшләре, тормышка ашмаган хыяллары калды… Үзе исән чагында языла башлап, басылырга өлгермәгән язмасы да калды… Укучыларга язмамны төзәтмәләр кертмичә генә, ничек бар — шулай тәкъдим итәргә булдым.


 


26 стр


О ТЕАТРЕ ТАНА ЕНИКЕЕВА


Рауза Султанова


1 октября 2018 года исполнилось 70 лет со дня рождения известного театрального художника Тана Гумеровича Еникеева


 


30 бит


МӘҢГЕЛЕК ӘЛМӘНДӘР


Ркаил Зәйдулла


Туфан Миңнуллин иҗатында гына түгел, татар драматургиясендә дә күренекле урын тоткан әлеге әсәрнең Камал театры сәхнәсендә куелуына да кырык елдан артык вакыт үткән икән. Әлдермештән Әлмәндәр! Әҗәл белән әллә ничә тапкыр якага яка килгән татар карты. Шул вакытта ук тамашачы аны татарның үзен гәүдәләндерүче каһарман итеп кабул итте. Әлбәттә, әлеге рольне башкаручы бөек актёрыбыз Шәүкәт Биктимернең өлеше дә биредә зур иде. Гомумән, спектакльдә бүтән атаклы артистларның катнашуы да әсәрнең легендага әверелүенә бер сәбәп булгандыр. Шуңа күрә инде классика дип танылган бу пьесаны театрларның моңарчы сәхнәгә мендерми торуын да аңлап була. Әлмәндәр дә, Әҗәл дә һәм башка персонажлар да әлегә кадәр нәкъ менә Камал театры куелышында күз алдында тора бит! Дөрес, халык театрларының кайберләрендә ул уйналды. Ләкин эш Камал театрында куелган спектальне кабатлаудан узмады. Ә профессиональ театрда уйнар өчен элекке осталарны кабатлаудан курыкмый торган дуамал кыюлык кирәк булган, мөгаен.


 


34 бит


ДЕСЯТОЕ «РЕМЕСЛО». РИСКИ И ПЕРСПЕКТИВЫ


Нияз Игламов


Так случилось, что впервые за всю десятилетнюю историю фестиваля молодой режиссуры «Ремесло» я «пропустил» больше половины фестивальных показов. По уважительной причине. От театральной компании Vaba Lava пришло приглашение на фестиваль в Нарве, приуроченный к открытию в самом восточном городе Эстонии новой театральной площадки. Vaba Lava – давние друзья театра Камала, руководитель компании Мярт Меос – частый гость фестиваля «Науруз», пару лет назад они привозили спектакль «Оборотень» в постановке якута Сергея Потапова. Думаю, что через какое-то время у зрителей республики появится возможность увидеть другие спектакли театра «R.A.A.A.M.» в сотрудничестве с которым реализует свои проекты Vaba Lava, право, они того стоят. Поэтому речь в статье пойдёт не о спектаклях фестиваля, а об общих тенденциях. О феномене молодой режиссуры Татарстана и «окрестностей», о котором не пришлось бы говорить, не появись такой важной для демонстрации работ молодых режиссёров площадки
как фестиваль «Ремесло». О его истории и будущем.


 


37 стр


ОЧАРОВАННЫЙ ТАНЦЕМ


Айгуль Габаши


На камаловской сцене – необычная премьера. То, что она состоялась накануне Нового года и к тому же 21 и 22 декабря, когда мы отмечаем День рождения татарского театра, не случайно. Спектакль «Очарованный танцем» – настоящий праздник для зрителей, и не только для них. Это осуществлённая мечта для многих. Поставить на сцене драматического театра почти настоящий современный мюзикл – задача достаточно дерзкая. Удачный опыт уже был: в 2007 году зрительскую любовь снискала комедия Ф.Булякова «GO! Баламишкин» в постановке Ф.Бикчантаева. Но на этот раз режиссёр Ильгиз Зайниев и балетмейстер Салима Аминова постарались пойти дальше по этому пути, включив в постановку остросовременные ритмы и танцевальные направления.


 


40 бит


СӘНГАТЬКӘ БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР


«Әкият» Татар дәүләт курчак театры дирек торы, Россиянең һәмТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарованың матур гомер бәйрәме килеп җитте. Роза Сәетнур кызы Яппарова эзләнүчән, тәвәккәл, киң колачлы, зирәк җитәкче – шушы ядкарь-истәлекне саклапкарап, төзек-яраклы хәлдә тотуны бурычы дип исәпләү белән беррәттән, җөмһүриятебез мактанычына әверелгән курчак театрын дөньякүләм таныту максатында да гаять күпкырлы эш алып баручы фидакарь ханым.


 


43 бит


АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ


 


46 бит


МУЗЕЙ ‒ ТӘРБИЯ УЧАГЫ


Гөлназ Галиева


Бүгенге көндә җәмгыять мәгариф системасына зур-зур таләпләр йөкли. Укытутәрбия эшчәнлеген яхшырту, яңа технологияләр куллану, сыйфатлы белем бирү – замана мәктәбенең төп бурычы булып тора. Мөстәкыйль фикер йөртүче, югары әхлаклы иҗади шәхес тәрбияләү өчен, укытучыга да замана сулышын тоеп эш итәргә кирәк. Яшь буында рухи-әхлакый кыйммәтләр – гуманлылык, патриотизм кебек мәңгелек кыйммәтләр тәрбияләүдә мөгаллимнәр туплаган байлыкны югалтмау, киресенчә, аны үстерү, баету, киң куллану зур әһәмияткә ия. Замана баласына үз халкының үсеш тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен ничек аңлатырга, нинди алымнар сайларга, тәрбия эшен ничек оештырырга?


 


48 бит


СКАНВОРД