Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2019, №12 (декабрь)

26 декабря 2019 «Сәхнә», 2019, №12 (декабрь)

2 бит

ТЕАТР БИЧУРАСЫ

Әлфәт Закирҗанов

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге мөдире һәм оркестры җитәкчесе Фуат Хәмит улы Әбүбәкеровка 75 яшь тулды. Ул җитәкләгән оркестр исә үзенең 50 еллыгын бәйрәм итә. Фуат Хәмит улы 1944 е лның 2 ноябрендә Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә туа. Туган шәһәрендә музыка училищесын (1963) һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (1968). 1969 елдан Камал театры оркестрында эшли башлый, ә 1972 елда театрның музыка бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Әлеге вакыт эчендә дистәләрчә спектакльнең музыкаль бизәлешен эшли. Ф.Әбүбәкеров «Зәңгәр кыңгыраулар» (Ә. Баян шигыре), «Кичер» (Зөлфәт шигыре), «Ап-ак ромашкалар» (Аманулла шигыре), «Кайда син, әнкәй» (Ш.Җиһангирова шигыре) һ.б. популяр җырлар авторы.

 

6 бит

КЫШКЫ ӘКИЯТ АЛДЫННАН...

Яңа ел ‒ могҗизалар чоры. Бу бәйрәм ниндидер җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган. Күпләр өчен шушы тылсымлы мизгел гаилә белән бәйле. Гадәттә Яңа елны әти-әни, яки туганнар һәм дуслар янәшәсендә каршы алалар.

Яңа елга нибары бер ай вакыт калып бара. Шул уңайдан «Сәхнә» журналы татар эстрадасы йолдызлары белән Яңа ел бәйрәмен ничек каршы алу, табында нинди ризыкларга өстенлек бирүгә карата фикерләре турында сөйләште.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

ДВЕ МЕДЕИ

Елена Шевченко

Вряд ли найдётся мифологическая героиня, которая могла бы соперничать с Медеей по количеству обращений, толкований, интерпретаций. Начиная с Софокла, Еврипида, Сенеки до Жана Ануя, Хайнера Мюллера, Сары Стридсберг, Деи Доэр и множества других, она предстаёт перед читателем и зрителем во всё новых ипостасях. Не счесть и многочисленных реинкарнаций Медеи в живописи, кинематографе, музыке. Каждый художник стремится предложить своё понимание вечного образа, дать собственную разгадку «комплекса Медеи». В этой связи мне хотелось бы обратиться к двум спектаклям, которые в уходящем театральном году мне довелось увидеть в Драматическом театре г.Ганновера (Германия) и Альметьевском татарском государственном драматическом театре.

 

 

17 бит

АСЫЛ ЙӨЗЕБЕЗНЕ ТАБУ ЮЛЫНДА

Миләүшә Хәбетдинова

«Йомрыбаш» – тамашачыны уңайлылык зонасыннан чыгаруга юнәлдерелгән спектакль. Үз өстенә күтәреп булмаслык җаваплылык алган яшүсмер тарихы Мари-Од Мюрай тарафыннан 2004 елда языла һәм француз мәктәпләрендә өйрәнергә тәкъдим ителә. Россиялеләрдән алданрак үз йөзен югалткан Ауропа җәмәгатьчелеге үсеп килүче буынның бөтен җансызлыгын тагын да ныграк аңлый башлый. Яңа Ауропа тарихында табигый тәрбияви система бозылганлыгы ачыклана. «Йомрыбаш» җәмгыятьнең өч төп институтын: хосусыйдан гомумигә чыгуны тәэмин итүче гаилә, чиркәү, мәктәпне тергезә. Мари-Од Мюрай һәркемне үзенең башкаларга бәйлелеген, теләсә кайсы башка кеше ул үзе икәнен аңларга чакыра. Безнең карашка, спектакльнең беренче өлеше тамашачы игътибарын җәлеп итү өчен «шакмак»лар белән артык тутырылган, икенчесе – җыйнак, ашкынулы (блицкриг).

 

 

20 бит

ИҢНӘРЕМӘ КАНАТ КУЮЧЫ СИН

Ут булып янып тора. Чибәр. Кый талант. Күзләрендә – бүгенге көнне ярату һәм рәхмәтле булу. 22 яшьлек җырчы Анастасия Макарова моның белән генә шаккатырмады: рус гаиләсендә дөньяга килгән кыз татар җыры өйрәнеп, акцентсыз шуны башкарып чыгып, клип төшереп, Татарстанга тәкъдим итте. Әллә ни киң аудиториягә билгеле булмаса да, Анастасия кыю адымнар, киң караш белән алга атлап баручы кыз. Хәер, анысы турында сөйли башласак, хикәятнең башлангыч чишмәсенә кайтыйк...

 

26 бит

ТОРМЫШТА ҮҖӘТЛЕГЕМ БУЛЫША

Рәйсә Борһаниева

Ният иткән – морадына ирешкән. Арча кызы Динара Шәйдуллина да шундый максатчан һәм тырыш туташ. Хыялларны тормышка ашыру юлындагы табыш һәм югалтулары хакында сөйләштек.

 

 

23 бит

ПРОМЕТЕЙ УТЫҢ СҮНМӘСЕН

Равил Фәйзуллин

Мостай Кәрим дигән исемне хәреф танып, укый-яза башлаган еллардан бирле беләм шикелле. Дөрес, әле ул вакытта миңа Мостай Кәрим, Фатих Кәрим дә, Хөсни Кәрим, Ярлы Кәрим дә, Марат Кәрим дә әлләни аерылмый, миңа исемнәр берни аңлатмый әле. Китаплары гына кызык булсын! Шул сабый малай дәвереннән, ярты гасыр дәвамында ничә дистә мең китап укылмаган да, ничә мең автор исеменә юлыгылмаган! Күпләре онытылган, кайберләре белән үз вакытында тәэсирләнеп, тәмам сихерләнеп, еллар үтү белән хәтер томаннары артында югалган, әмма аерым берәүләре торган саен күңелдә ныграк тамырланган. Мостай Кәрим әнә шул соңгыларының берсе булып чыкты. Ялгышмаганмын – чорыбызның бөек әдипләренең берсе икән ул!

 

26 бит

ӨШЕГӘН ҖАННАР

Әлфәт Закирҗанов

Агымдагы елның 7-9 ноябрь көннәрендә Г.Камал театры рус әдәбияты классигы А.Володинның «Пять вечеров» пьесасы буенча куелган «Санаулы кичләр» спектаклен күрсәтте. Фәрит Бикчәнтәев тәкъдиме белән 2002 елдан, танылган режиссёр М.Сәлимҗановның якты истәлегенә багышлап, яңа спектакль күрсәтү матур традициягә әйләнде.

 

 

30 бит

БӘХЕТ КЫЗЫ

Гөлназ Вәлиева

Тормыш эчендә актёрлар меңләп рольләр башкара. Ләкин еш кына тамашачы герой битлеге артында кем яшеренгәнен сизми дә кала. Бары тик сәхнә артында, якыннары янәшәсендә артистлар үзләренең чын йөзен күрсәтә...

Күркәм, ачык йөзле һәм киң күңелле Рузанна Хәбибуллинаны мин шулай күрәм. Балкып торган күзләр иясе белән иҗат, тормыш юллары һәм гомумән театр турында сөйләштек.

 

 

34 бит

МӘДӘНИЯТ САГЫНДА

Гөлнара Җәлилова

Аның турында Россия опера сандугачы, Россиянең атказанган җырчысы Альбина Шаһиморатованың сокланып әйткән сүзләрен ишеткәнем бар иде инде: «Искитмәле һөнәри осталык, новаторларча караш, иңнәргә канат куярлык энергияле шәхес ул. Бүгенге көндә аның тырышлыгы һәм актив тормыш карашы аркасында Казанны берсүзсез Россиянең иң төп мәдәни үзәкләренең берсе дип атап була».

 

37 бит

41НЕҢ АРБАЛЫ ХАТЫННАРЫ

Зөлфия Шакирова

Быел Татарстанда театр елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан Балтач районында сәхнәләр гөрләп тора, театр сәнгатен сөючеләр, эштән кайтып, бераз бушауга, мәдәният йортларына ашыга. Авыл җирлекләре, мәгариф оешмалары арасында үзара бәйге дә оештырылган, кайсы сәнгать коллективы җиңүче, ел ахырында билгеле булачак.

 

 

41 бит

МӘДӘНИЯТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

Мәдәният министрлыгында

Ирада Әюпова Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эшче төркеме утырышында доклад белән чыгыш ясады.

 

 

42 стр

ОТКРЫТИЕ ТЕАТРАЛЬНОГО СЕЗОНА

Александр Воронин

11 ноября в Доме Актера им.М.Салимжанова состоялось открытие нового театрального сезона. Вечер прошёл в жанре развлекательного шоу «Вечерний Хайруллин». Почётными гостями тематического вечера стали ветераны сцены и деятели театрального искусства республики.

 

44 бит

ТУЙМАЗЫНЫҢ ҮЗ ӘЛМӘНДӘРЕ

Рәфидә Галимҗанова

5-7 ноябрьдә Туймазы татар дәүләт драма театры үзенең гастрольләре белән Казанга килде. Өч көн дәвамында Г.Кариев театры сәхнәсендә алар тарафыннан өч спетакль тәкъдим ителде.

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД