Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2020, №11(ноябрь)

10 ноября 2020 «Сәхнә», 2020, №11(ноябрь)

2 бит

ТАТАР «ГОЛЛИВУДЫ» УЛ ‒ КАЗАН

Зөлфия Гыйлметдинова

«Кызым, рәнҗетмәсләрме сине анда?» Әти-әнисе Динараның Казанга күченеп китү теләге барлыгын ишеткәч, кызны ничек тә бу теләгеннән кире кайтарырга тырыша.Тарихи Ватаныбыз, тамырларыбыз шунда да бит, әмма күз карасыдай сөеп үстергән кызыңны таныш булмаган җирләргә ничекләр итеп җибәрергә соң?! Әле әтисе Мәскәү татарлары арасында мөхтәрәм кеше, бер дигән баянчы, милли мөхтәрият тарафыннан нинди чара, бәйрәм оештырылмасын – Зиннур абыйдан башка узмый. Өстәвенә, ул әле «Амза» ансамбле җитәкчесе дә!

 

6 бит

ИШЕТКӘН ‒ ИМЕШ

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

БЕЗНЕҢ ЭСТРАДАДА КУРКУ ХИСЕ БАР

Алинә Айдарова

Ландыш белән аралашу һәрвакыттагыча җиңел һәм рәхәт булды. Кеше белән сөйләшкәч, үзеңә рәхәтлек алган чаклар була бит?.. «Сәхнә» журналының бүгенге кунагы, Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова да шундыйлардан.

 

16 бит

ЙОСЫФ КӨНДӘЛЕГЕННӘН...

НУР ZИН

Әдәби-документаль новелла...

 

19 бит

МОХИТ. ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШ. АРАЛАШУ. БЕЛЕМ БИРҮ. ЯҢА ҺӨНӘРЛӘР

Мәдәният министрлыгында

 

20 бит

ҮЛЕМСЕЗ ӘЛМӘНДӘР КУРЧАК ТЕАТРЫНДА

Гүзәлия Тарханова

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» бара. Камал театры сәхнәсендә күп тапкырлар уйналган булса да, тамашачы бу спектакльне беренче карауда ук бик җылы кабул итте.

 

24 бит

СЕЗ МИНЕ БЕЛӘСЕЗМЕ?

Без аларга ошарга тырышабыз, димәк, яратабыз. Без алар авызыннан чыккан һәр сүзне күңелгә беркетеп куярга тырышабыз, димәк, яратабыз. Без аларны тагын яхшырак белергә телибез, димәк, яратабыз.

 

26 бит

СӘХНӘ ‒ АНЫҢ ТОРМЫШЫ

Әдилә Борһанова

«Беренче мәхәббәт» драмасының 100 нче спектакле куелырга тиешле көн иде. Кинәт телефон шалтырады. Берәү: «Әйтегезче, бүген Рәхилә ролендә Наилә Гәрәева уйныймы?» – дип сорый». Гаҗәп бит! «Азат хатын» журналында бу язма дөнья күргәндә Наилә Гәрәевага нибары 25 яшь, Г.Камал театрында әле артист булып бөреләнгән чагы. Шул вакытта ук татар театры тамашачысын мәңгелеккә әсир итеп өлгерә ул. Бүген дә фәкать аны, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал театрының сөйкемле артисткасы Наилә Гәрәеваны күрергә дип театрга йөзләрчә тамашачы килә. Алар арасында Рәхиләгә мөккиббән калган, гүзәл Әсәлне, чая Диләфрүзне сагынучы буын да, зәвык, үзгә стиль, шул ук вакытта артистканың уенында күңел дәрьяларында давыллар кузгатырлык хис-тойгылар эзләп килгән замана яшьләре дә бар.

 

30 бит

БӘХЕТЛЕ МИЗГЕЛЛӘР ТУРЫНДА...

Зиннур Хөснияр

Минзәлә татар дәүләт театрында директор алышу уңаеннан матбугатта төрле фикерләр ялтырап алды. «Яңа сулыш кирәк, яңа формалар» һәм башка шундый киңәш-табышларны күздә тотыла. Бу коронавирус чорында яңа сулыш, саф һава һәркемгә дә кирәк булыр инде ул. Бәхәссез фикер. Минем «Казан утлары» журналының быелгы сентябрь санында «Таҗлы мәхәббә» дип аталган новелла дөнья күрде. Андагы геройлар ковид чорында кыл өстендә яши. Барыбыз да кыл өстендә бүген. Шул исәптән туган телебез дә кыл өстендә, татар сәнгате дә, әдәбияте дә кыл өстендә. Татар әдәбияте-сәнгатенә, мәдәниятенә, Разил Вәлиев әйтмешли, андый «таҗлы афәт» күптән үтеп кергән иде инде. Советлар заманында ук...

 

 

33 бит

МӘХӘББӘТНЕҢ МИЛЛӘТЕ ЮК...

Айгөл Әхмәтгалиева

Тоташ көрәштән торган яшәештә җиңүчеләр була аламы? Ни бәрабәренә бирелә бу җиңү? Артка әйләнеп карау ни өчен һәм кем өчен кирәк?... Җавапларны Минзәлә театры сәхнәләштергән "Солдат хатыны" драмасыннан табарга мөмкин иде. Шунысы да игътибарга лаек: бу пьесаны, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышлап, Минзәлә татар дәүләт драма театрының ул чактагы режиссеры Мулланур Мостафин да сәхнәгә менгергән булган. Әлеге әсәргә әйләнеп кайтуларына аптырарга кирәкми, чөнки, беренчедән, бу театр үзенең халыкчанлыгы, традицияләргә тугрылыгы белән аерылып тора. Икенчедән, быел тормыш ничек кенә үз кануннарын кертеп, яшәү рәвешен бер селтәнүдә үзгәртеп куймасын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы дигән утлы хәтерне сызып ташларга хакыбыз юк.

 

36 бит

ТЕЛ КҮРКЕ ‒ СҮЗ

 

37 бит

ЙОЛДЫЗХАНӘ (ДИЛҮС ХУҖИӘХМӘТОВ)

Гөлшат Хәлиуллина

 

38 бит

КҮҢЕЛЕ МАТУР, ЭШЕ ‒ КҮРКӘМ

Гөлчәчәк Әхмәнова

Алтын яфраклар тибрәлеп очкан, яфрак бураны уйнаган көзге көн. Табигатьнең чын мәгънәсендә алтын туе... Тәрәзәдән әлеге манзарага соклана-соклана бер ханым кул эше эшли. Аның кулларына, бармакларына күз иярми... Үзе сизелер-сизелмәс елмаеп куя... Шулай булмый мөмкин дә түгел, ул бит гаҗәеп матурлык тудыра. Ә матурлыкны барлыкка китерү өчен аны тоя, күзаллый белергә кирәк.

 

40 бит

ИЛШАТ САФИН, ИЛФАТ ШӘРИФУЛЛИН

Алсу Габдуллина, Гөлназ Вәлиева

 

42 бит

ХАТЫН-КЫЗ ҮЗЕН ЯРАТЫРГА ТИЕШ

Гөлшат Хәлиуллина

Айсылу Лерон белән интервью.

 

44 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

46 бит

«БЕЗНЕҢ ҖЫР»

Алсу Габдуллина

 

47 бит

СКАНВОРД

 

48 бит

#INSTA_SAXNA