Логотип
Архив Материалов

Агиевчеләр яши әле

  Мəкалə яңа туып үсеп килə торган яшь татар театрлары турындагы кайбер тарихи фактларны бозып, демагогияле бер чыгыш булганга, бу турыда тукталып үтəргə мəҗбүр итə. 1 – Айдарский Мəскəүг...

 

Мəкалə яңа туып үсеп килə торган яшь татар театрлары турындагы кайбер тарихи фактларны бозып, демагогияле бер чыгыш булганга, бу турыда тукталып үтəргə мəҗбүр итə.

1 – Айдарский Мəскəүгə барганчы, Мəһдиев, Донской, Карай, Нурский, Низамов, Агешева, Алмаев һəм башкалар тарафыннан оешып эшлəп килгəн көчле бер группаны юкка чыгарып, Мəскəү театр тарихын үзе һəм хатыны (Сара Садыкова) барган сезоннан башларга, шундый кəкре һəм ялган юл белəн үзен эшче театрын тудыручы итеп күрсəтергə маташа.

2 – һəр адымда, ике сүзнең берендə: «1924нче елгы Донбасс гастроле Үзəк театрының...» дип биш кешелек ансамбль белəн Донбасста «Сөюче Гайшə» пьесасын уйнап йөргəн бер моменттан файдаланып калырга тели. Бердəн Үзəк театры 27нче елда гына чын профессионал театр булып эшен башласа, икенчедəн «Сөюче Гайшə» белəн эшче театрына нигез салу дип «лаф» орулар майлы кисəк элəктереп калырга телəү дип кенə уйларга туры килə. Чөнки Айдарский монда үзен эшче театрына нигез салучы зур бер революционный эш эшлəүче итеп күкрəк суга һəм Мəскəү театр тарихын шул вакыттан ала.

«Театрның төсен, сыйфатын күрсəтерлек репертуар өчен Үзəк театр күп көрəште һəм күп тикшеренүлəрдəн соң əсəрлəрне хəзерлəүдə мəгълүм бер фəнни юл тотуны кирəк тапты». Күрдегезме, Айдарский кая суктыра. Үзен фəнни хезмəтче һəм революцион əсəрлəр табучы итə. Казаннан алган «Зəкуан мулла», «Талир тəңкə», «Урман кызы», «Казан сөлгесе», «Сүнгəн йолдызлар» турында Казан театры репертуары дип əйтергə хурлана.

«Метод», «суфлёрсыз уйнау» дигəн булып, үзен Станиславский мəктəбенең татардан бердəнбер вəкиле итеп күрсəтергə, маркасын күтəрү өчен Станиславский исеме белəн спекуляция ясарга тели.

«Үзəк Театр – этнограф, музей, милли театр да түгел, ул бөтен дөнья пролетариатына хезмəт итүче...», – дип һавага куык очырып, кичəге Агиевщина бүген пролетариат дип ялагайлана.

25, 26, 27нче июльлəрне Мəскəү һəм районнарда Мəскəү татар клубы драма түгəрəге айга 12-15шəр кичə үткəреп йөргəндə Айдарский шəһəр обывательлəренə «Аршин мал алан», «Байчуралар» куеп йөрүлəрен, концертларга чакырганда 10-15шəр сум сорап бармауларын яшереп, биш ел тоташтан пролетариатка хезмəт итүче булып күренергə маташа, күз томалый.

«Үзəк театр үзенең эш методлары, установкалары, артист техникасы һəм тарихы белəн иске театр, революциягə кадəр яшəгəн татар театрлары, шулай ук рус театрлары челтəренə теркəлми. Бəлки үзеннəн-үзе революция дулкыны белəн калкып чыккан яшь эшче нəфис театр. Əнə шуңа күрə дə Үзəк театрның моңарча яшəп килгəн борынгы татар театрлары белəн  уртак бернəрсəсе дə булмаганлыктан, ул бары татар пролетарның беренче һəм алдынгы җитəкче театры флагы астында бəйрəм итə».

Моны ничек аңларга...Үткəн юлы Агиев квартирында, Агиев үзе: «Мин директор булырмын, лəкин миңа бəйлəнəлəр, без Гасим Мансуровны үткəрик, эшне мин эшлəрмен. Əгəр дə миңа килсəлəр – безнең директор коммунист Гасим Мансуров дип, аңар җибəрербез. Безгə театрны кулдан ычкындырмаска, партия, профсоюз органнары килеп кушылганча эшне бетереп куярга кирəк», – дигəн сүзен алкышлап, шуның өчен баш режиссёр булган, театрның иң актив көчлəренə каршы Мансуров, Сабиров, Мохтаровлар аша көрəшеп килгəн, каты кысу ясаган «Агиевщина» Айдарский зур революционер булып Мейерхольдлəр сафына керергə зəмин хəзерли.

Труппаның бөтен составы диярлек Казаннан чыккан, Казанда артист булган көчлəр булуны əйтми, киресенчə Казан, Əстерхан, Уфа театрын иске, борынгы, милли музей театрлары тезмəсенə тезеп, аларны архив ящигына ташлый һəм Үзəк театрга революционный кызыл флаг күтəреп «Казан сөлгесе», «Урман кызы», «Зəкуан мулла»лар белəн Америка ача. «Организатор»ның эшче театры репертуары булуга зур шиге бар. Чөнки баштан аяк порнография.

Бу чыгышка каршы театр эшчелəре үзлəренең кискен сүзлəрен əйтерлəр. Рабис утырышында Агиевка карата иптəш Юдин: «Балык башыннан чери, сезнең башыгыз черегəн», – дигəн иде. Үзəк театр һаман шул череклəрдəн айнып җитə алмый. Аны тазартырга, демагогиядəн тазартырга кирəк. Үткəн ел тугыз артист китте, бу ел 7-8 артист Мəскəү театрыннан сыздылар. Болар бар да театрда индивидуаль кешелəрнең театрга хуҗа булулары, «йолдыз» булып күренергə телəүлəре, эш башында «черек» халыкның булуын күрсəтə торган фактлар. Аманулла килү уңае белəн Гаязның «Зөлəйха»сын куярга йөргəн Агиевның идеологларына чик куярга вакыт. Айдарский-Агиев компаниясе Гасим Мансуровлар аша «Солтангалиевщина»га барып тоташа.

Революцион фразалар белəн матбугат идарəлəрен укучыларны саташтырып йөргəн Айдарский-Агиев компаниясенə чик кирəк.

 

«Яңалиф». 1930, №7

 

Архив материаллары буенча Рəйсə Шəрəфиева əзерлəде.

Редакциядəн:чор һəм автор стилистикасы сакланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк