Логотип
Архив Материалов

«Балдызкай»

Гадел Кутуй əсəре 2нче мартта Мəскəүдəге татар студентлары файдасына татарларның үзəк клубында уйналды. Шаблон əдəбиятта җан биздергеч нəрсə. Əдəбиятнең кайбер өлешендə ул тиз башлана, кайбер...

Гадел Кутуй əсəре 2нче мартта Мəскəүдəге татар студентлары файдасына татарларның үзəк клубында уйналды.

Шаблон əдəбиятта җан биздергеч нəрсə. Əдəбиятнең кайбер өлешендə ул тиз башлана, кайбер урыннарында юеш чабатага ябышкан чүпрəк кебек байтак ияреп йөри. Хəзер моның белəн көрəш башланды. Шигырьлəрдə бəлки əле тиз генə бетереп тə булмас, ə менə терəк нəсердə, бигрəк тə сəхнə əсəрлəрендə тизрəк бетəр һəм бетə барганын күрə башладык.

Менə берсе Казан татар театрында байтак куелган нəрсə «Балдызкай» – 4 пəрдəлек пьеса – яшь драматургларыбыздан Г.Кутуй əсəре.

Кутуй бу əсəре белəн төп дүрт төрле тип бирергə тырыша. Берсе: шəһəрнең тынчык вак буржуасы, үзенең кибетеннəн башканы белмəүче, мөмкин булса хатын-кызлар артыннан йөри торган мишəр сəүдəгəр Хəсəн. Икенчесе: кеше сыман укый да, яза да белми, ялкау, тəмле мəхəббəт кенə телəүче, шунда ук карарсыз, нəтиҗəне үз шəхесе эчендə тикшерə белми торган, хатыны тапкан акчага тамак туйдырып ятучы Мөхəммəд. Өченчесе: əз генə булса да бер төрле телəге булган, əйлəнəне дə күрмичə, бер нəрсə белмичə үскəн, үбешү-сөешү белəн генə тора торган җилбəзəк, тилемсə Гөлшад (бусы инде аерым типка бик көчлəп керешерлеккə).

Дүртенче типка ике кешене бер юлы кертергə мөмкин. Аларның берсе Мөхəммəднең хатыны, җəмəгать эшендə йөрүче, уйдан бөтенлəйгə чыккан, Мөхəммəднең эшсезлегенə җаны көя торган, аны уйга китерегə маташучы Рабига, аннан соң кискен фикерле, лəкин тиешсез кешелəргə артыграк идеология агитациялəрен сатучы студент граф.

Эш менə шулар арасында бара. Гыйрфан, Мөхəммəд, Гөлшад һəм Хəсəн яңа типлармы? Түгел, мондый типларны күптəн һəм күп кенə пьесаларда күргəлəп килдек. Боларда хəзерге чорга сарм, тон бар. Шуның белəн электəге шундый типлардан аерылалар.

Рабига яңарак тип. Без əле һəрвакыт ире аңлы, хатыны аңсыз итеп кенə күрə идек. Алыйк Кəрим Əмиринең «Казан кызы»н. Монда ир коммунист, хатын – мещан кызы. Гаяз Исхакиның «Мөгаллим»ен алыйк, мөгаллим – яңа тормыш кешесе, ə хатыны һаман һичбер игə китермəслек булып кала. Монда шуларның киресе, «Балдызкай»да хатын ирен рəткə китерə алмый. Китерүе мөмкин дə түгел. Лəкин Рабига, Мөхəммəднең өч сөяркəсе килеп, алимент алырга вакыт җиткəнче, өстəл өстенə икешəр данə бала дəррəү китерелеп, өченчесе балдызкайдан туарга вакыт җиткəнче маза чигеп ята. Рабига йомшак сүзлəр əйтеп килсə дə, кискен күңелле түгел, карарсызрак.

Менə бу типларның алгы ягына килик. Бу типлар белəн Кутуй əле хəзер дə бозылган өлешлəрнең байтак икəнен күрсəтə. Бу нинди типлар соң? Болар безнең тормышның урамнарын актарып карганда, иң кырыйда табыла торган типлар. Кутуй ул тормышның иң кырыенда торганнарын ачып, Мөхəммəд, Хəсəн, Гөлшадлар кебек ике калыптагы мещаннар тормышының əшəкелеген күрсəтə.

Гаилə эчендə тигезсезлек, мещанлык, алимент – болар бездə күп əле. Лəкин Кутуй типлары безнең хəзерге тормышның күпчелеклəре арасыннан алынмаган. Болар тормышта бик сирəк очрыйлар гына түгел, Кутуй монда Мөхəммəд белəн Гөлшадны үзендə бераз ясаган, лəкин ясап бетерə алмаган. Ягъни чын реальный типлар түгел дигəн сүз була. Билгеле, пьеса үзенең төп телəге белəн гаилəви тəрбия бирүдə хезмəт итəрлек. Лəкин «Кызыл Татарстан»дагы кебек бик мактарлык түгел. Шулай ук Рабигадан халыкка каранып: «Нигə көлəсез, сез үзегездəн-үзегез көлəсез бит», дип əйттерелсə дə, бу пьесаны караганда көлү, карый торган халыкның үзеннəн-үзе көлүе була алмый.

Хəзерге поэзия турында язган мəкалəсендə иптəш Луначарский:

– Сез иске тормыштан көлəсез, искедəн калган тормышны җимерергə кирəк дисез, хəзерге тормышның ярамаган якларын ачык күрсəтеп бирə алмыйсыз һəм алдагы тормышның ничек төзелүе турында ачык күрсəтеп бирə белмисез əле, – ди.

Кутуйның «Балдызкае» да идеологиягə хезмəт итми. Иске тормышның тынчыган якларын күрсəтə, лəкин Гоголь əйткəн кебек:

– Нигə көлəсез. Сез бит үзегездəн үзегез көлəсез, – дип, караучы мөсəгадə əйтеп бетерерлек түгел шул.

Гомумəн, пьеса күңелле язылган. Шаблон диңгезеннəн чыгу ягына уңышлы адым. Пьесаның байтак урыннарына тукталып булмый, чөнки аларны күрсəтер өчен пьесаның үзен укырга, яки һəрбер ролен профессиональ артистлар уйнаганын күрергə кирəк. Тик Гыйрфан белəн Рабиганың Гөлшадка, Мөхəммəдкə, хəтта Хəсəнгə кирəгеннəн артык акыл сатуларының урынсыз агитация икəнен, көндез сəгать 12дə Мөхəммəдша баланы урамга күмəргə дип күтəреп чыгуы, бала ташлап китүчелəрнең артыннан ук, судтан алимент түлəмəгəн өчен Мөхəммəдне судка чакырып язу китерүлəрен, Рабиганың Мөхəммəдне ЗАГСка чакырып язу калдыруының артыклыгы, Гөлшад кебек кызның Кара урман көенə җырлавын, вечерда ничə тапкыр тавышлар чыгып та, кунакларның кəефлəре китмəве һəм яп-яңа фикерле булуына карамастан, Рабиганың «хатын башым белəн семья туйдырам» диюлəренең урынсызлыгын əйтеп китик.

Уйнаучылардан Əсгать Мəҗидов Гыйрфан тибын яхшы бирде. Паузалар, тавыш үзгəрешлəре... бик урынлы булдылар. Мөхəммəд ролендə Караев тырышып уйнады. Тигез башкарды. Тик аңар башкаларның һəвəскəрлексезе комачаулады булырга кирəк. Тавыш үзгəрешлəре алышыныр өчен репетициядə бераз күнегүлəр ясалган булса, Рабига ролендəге Агишеваның уйнавы тагын да яхшы булыр иде. Мишəр роле урынлы, җанлы булуы өстенə, уйнаучы да зыянсыз үтəде, һəвəскəрлəр дə ярыйсы үтəделəр.

Халык күп иде. Күбесе укучылар иде.

 

Архив материаллары буенча

Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

 

«Сәхнә», 2013, №3 (март)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк