Логотип
Архив Материалов

Башлы татар баш вата

  – Җырчы икәнеңне әлегә әйтмәдем. Исемеңне дөрес яздыммы дип тә уйланып торам әле. – Минем иң зур титулым: мин – җырчы Зөлфия Шакированың ире. Исемем дә әллә ничәү: Җәвит, Җәүит, Явит... Якташым...

 

– Җырчы икәнеңне әлегә әйтмәдем. Исемеңне дөрес яздыммы дип тә уйланып торам әле.

– Минем иң зур титулым: мин – җырчы Зөлфия Шакированың ире. Исемем дә әллә ничәү: Җәвит, Җәүит, Явит... Якташым Салават Фәтхетдинов кушканы да бар – Яшка. Алай да паспортымда Явит мин. Ә сез үзегезгә ошаганын сайлагыз.

– Кызык икән. Шимбә киче саен халыкны телевизор экраннарына беркетеп куя торган «Башваткыч»та синең исемеңне сорасалар, буталып бетә торган. Алай да син үзең «Башваткыч»ның иң отышлы табышы бугай. Сәхнәгә беренче чыккан көннән тамашачыга мәхәббәтле күрендең син.

– Әйе шул, төрлечә балкыйм инде. Җиде ел эчендә 400 ләп мәҗлес алып барганмын. Шуңадыр инде олы улым: «Әтиең, артист булмаса, кем булыр иде?» – дип сораучыларга «Тамада булыр иде», – дип җавап бирә икән.

– Эстрадада нәфис сүз осталары санаулы гына. Беренче сәхнәң, мөгаен, урындык булгандыр инде.

– Мин кунак килгәндә, урындыкка басып, тамаша күрсәтеп, иркәләнеп үскән бала түгел. Биш яшьтә әнидән калдым. Биш-алты үги ана күрдем. Җылы сүзне дә мәктәптә, укытучыларымнан ишеттем. Шуңа күрә алар «җырла!» дисә, җырладым, «сөйлә!» дисә, сөйләдем. Өченче сыйныфта укыганда абыемнан отып алган «Раушаниям-бәгърем»не, «Янбикә»не җырлап, авылда танылдым мин. Безнең клуб мөдире бер кабынган йолдызны күз угыннан ычкындырмады инде. Әткәйдән генә ояла идем. «Сез концертка йөрмәгез», – дип кисәтеп куя торган идем. Гастрольләргә дә йөрдек күрше авылларга. Трактор чанасына утырталар иде толыпка төреп. Толыптан cуза-суза борын озынаеп калды. Чанадан төшеп калган чаклар да булгалады.

– Алай да тормыштан төшеп калмагансың. Нәрсәгә тотынып күтәрелдең?

– Гармун каешына. Минем һәр каникул саен грипп белән авырый торган гадәт бар иде. Үги әнкәй бәрәңге кыздырып ашаткач, терелә торган идем. Бер юлы озаграк терелә алмадым. Әткәй «Беларусь» дигән баян сатып алгач кына аякка бастым.

– Киң профильле артист! Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына диплом алып кайтырга гына киттең инде алайса.

– Укыгач ни, алдым инде. Алдым да Тайняш дигән авылга мәдәният йорты директоры булып кайттым да. Мин авылдагы өч директорның берсе идем. Кунактан кунакка гына йөртәләр. Тик мондый хөррият озак дәвам итмәде. Чакмагыш райкомының беренче секретаре мине зона конкурсында күргән дә: «Бу егет мәдәният бүлеге мөдире булырга тиеш», – дигән карар чыгарган. Бер көн эчендә Коммунистлар партиясенә әгъзалыкка кандидат итеп теркәп тә куйдылар.

– Тагын да күтәрелү өчен югары белем алу да зарур бит. Чакмагыштан Казан якынрак тоелганга сөенеп торам, югыйсә, йөрәк парәң – Зөлфияң дә Уфада укып йөргән чак бит әле.

– Ияреп китә торган гадәтем бар, күрәсең. Салават Фәтхетдинов Казанда институтка кереп кайткан икән. «Яшка, әйдә син дә», – ди бу. Казан тарта инде. Ашкындыра. Һәр татарча дәреслек тышында Казандагы һәйкәлләрнең сурәте бар иде бит. Казан – хыял! Җәлил йөргән урамнардан үтәсе килә. Шуңа күрә мин дә Казанга Мәдәният университетына читтән торып укырга кереп кайттым.

– Казан хыялын тормышка ашыру хакына Зөлфияңне дә Уфасыннан аердың инде алайса.

– Аның каруы, үземә гомерлеккә беркетеп куйдым. Быел менә көмеш туебызны бәйрәм итәргә торабыз. Әйе, хыялны бергәләп тормышка ашырдык. Башта үзем генә Җәлил һәйкәле янында имтиханга әзерләнеп утыра торган идем. Аннары Зөлфия белән Камал театры каршында бала арбасы тартып йөрдек. Университет каршына килеп, аның ак мәрмәр колонналарына соклана идек. Олы улыбыз быел шул университетның сәясәт факультетын тәмамлады. Ректор кулыннан медаль алды, рәхмәт төшкере бала.

– Димәк, сезгә Казан урамнары бәхет китергән. Авылда өч директорның берсе булган җирдән килеп, Казанда хезмәт кенәгәсенә беренче мөһерне Камал театрында суктыргансың дип беләм. Текә күтәрелеш!

– Остазым Флера Хәмитова җитәкләп алып барды анда. Өч ел эшләдем. Сәхнәдә түгел, төрле эштә.

– Аның каруы, биш-алты елдан сез икәү – Зөлфия белән Җәвит Шакировлар Камал театрына тулы заллар җыеп, сәхнә тота алдыгыз. Конферансье булып башлаган Җәвит Шакиров тиз арада экспромтлар остасы булып танылды. Рәшит Сабиров Фаил Шафигуллин белән күтәрелде. Камил Кәримов – үзен үзе тәэмин итәргә сәләтле киң кырлы нәфис сүз остасы. Ә менә синең өчен сәхнә әсәрләрен махсус язучы юк бугай.

– Концерт вакытында тамашачылардан хатлар килә, газеталардан җыям – башыңны эшләтеп кенә өлгер. Сюжет үзеннән үзе туа ул. Минем геройларым авыл картлары, гаишниклар, ир белән хатын. «Теща» гына сөйләп йөрмим мин. Фәнзаман Баттал, Зөлфәт Хәким, Гөлшат Зәйнашева әсәрләрен дә файдаланам. Конферансьеның төп бурычы – артистны матур итеп «сату». Мин сәхнәдәшләрем өчен тәмле телемне җәлләмим.

– Үзеңне һаман тыйнак кына, «конферансье» дип кенә атыйсың. Ә бит кайвакыт концертны тотарга гына түгел, коткарырга да туры киләдер. Чаллыда Фирзәр Мортазин концертын «коткарып», кич буе халыкны таратмый тотканыңа шаһит булганым бар.

– Ни хәл итәсең. Аппарат куелган – Фирзәрләр юк! Халыкның ни гаебе бар! Мин үзем концерт башланырга бер сәгать алдан киләм.

– Концерт артистларга бәйле булмаган сәбәпләр аркасында да өзелергә мөмкин. Әйтик, ут сүнде ди.

– Андый хәлләр еш була. Сабада шулай булды. Зөлфия җырлап кына керде, ут сүнде. Шәм кабызып бирделәр. Тамашачыга минем битем генә күренә. Шәм янып беткәнче сөйләдем. Мин басып торган урында келәм, парафин эреп тама-тама, ап-ак булган иде.

– Бик популяр булып киткән «Башваткыч» тапшыруын караганда сине иң җитез, иң тапкыр шоумен дип сокланып утырабыз. Син әле иң чыдам конферансье да икәнсең.

– Алтышар сәгать аяк өсте басып торам. Сәхнәгә чыгарга тиешле артист «югалса», сәхнәгә чәчрәп үзем килеп чыгам. Берәр анекдот сөйләп алам. Мәзәкләр үзебезнең тормышта да җитәрлек. Бервакыт олы улыбыз, ул вакытта дүрт-биш яшьлек булгандыр, безнең туй альбомын карап утыра. Кинәт кенә сорый бу: «Әти, туегыз көнне сез мине кемгә калдырып торган идегез?» – дип. Чөнки без гастрольгә киткәндә аны кешедә калдыра торган идек. Бала укырга кергәч, безне төрек лицее коткарды.

– Кызык булса да, мәзәк түгел инде бу. Артист тормышының чынбарлыгы. Яле, бер мәзәк!

– Бервакыт Уфада концерт бирәбез. Залда Башкортстан Президенты да утыра. Микрофон сүнде дә куйды. Аптырап калмадым. «Бу микрофонны япон ясаган. Татар, я башкорт ясаса, бер дә ватылмас иде», – дип, тамашачыны көлдердем.

– Бу да мәзәк түгел, тапкырлык кына.

– Ярар алайса. Сәхнә сүзенең менә мондые да бар:

«Телим булырга мин инсани гали,

Тели күңлем тәгали биттәвәли.

Күңел берлә сөям бәхтен татарның,

Күрергә җанлылык вактын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атармын:

Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,

Кырылмасмы вавы, валлаһе әгъләм?»

– Тукай шигыре өчен рәхмәт. Күңел байлыгың белән сөендердең.

– Миндә андый байлык бетәсе түгел. Илдар Юзеевтан да сөйлимме?

– Шаян сүз сөйләгәндә дә күзеңнән агылып торган моңны күреп шикләнәдер идем анысы. Зөлфия белән дуэтларыгызны тәүге тапкыр ишеткәннән соң Җәвит Шакировның шоумен битлеге кигән драматик пландагы җырчы булуына чынлап торып инандым. Сезнең дуэтлар һәркайсы бер спектакль. Мәхәббәт, тугрылык турында спектакль. Очраклы кавышканнарның җыры алай тәңгәл килә алмый.

– Без бөтен эшне икәү бергә эшлибез. Икәү яздырган дисклар саны да исәпсез. Алай да шулар арасында дүртесе минем мәзәкләрдән, такмак җырлардан тора.

«Без үзебез Ютазы,

Асрыйбыз йорт казы.

Ир белән хатын арасын

«Теща» гына бутады», –

кебек «тозсыз» җырларым байтак минем. Һәр төбәккә аталганы бар. Юмор ишене җыеп, китап чыгарырга дигән ният тә бар. Тормышта болай бик нечкә күңелле кеше мин. Мине елатырга бер сүз җитә. Мин гаилә кешесе. Йорт, бакча, балалар, Зөлфиям – яшәвемнең мәгънәсе шулар.

 

«Сәхнә», 2012, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк