Логотип
Архив Материалов

Бездә шундый хәлләр бар

2005 елның башында мәдәният эшлеклеләре РФ Президенты В.Путин белән очраштылар. Ике сәгать дәвам иткән сөйләшүдә сүз бюджет өлкәсенә караган реформалар һәм аның Рәсәй театрына карата тискәре йогы...

2005 елның башында мәдәният эшлеклеләре РФ Президенты В.Путин белән очраштылар. Ике сәгать дәвам иткән сөйләшүдә сүз бюджет өлкәсенә караган реформалар һәм аның Рәсәй театрына карата тискәре йогынтысы турында барды. Театр әһелләре гыйнвар ахырында тәкъдим ителгән әлеге реформа проектына карата шикләнүләрен белдерделәр. «Дәүләт тарафыннан җибәрелгән хаталарга борчылып, мәдәният учреждениеләренә зыян китермәскә тырышып йөрүчеләрне мин яхшы аңлыйм, – диде очрашуда В.Путин, – мәдәният өлкәсенә дәүләтнең ярдәме, һичшиксез, кирәк».

Президент белән булган әңгәмә турында төгәлрәк сөйләвен Мәскәүнең «Ленком» театры сәнгать җитәкчесе Марк Захаровтан сорадык.

«Сүз театрның язмышы хакында бара. Рәсәй театры мәдәниятнең мөһим бер сферасы буларак каралмый башлады – бу факт үзе үк хәвефләнергә мәҗбүр итә. Закон чыгаручылар безне тирән упкын каршында калдырдылар.

Бюджет театрларына попечитель киңәшмәләре кирәк түгел. Ә менә калганнарына... Әлеге попечитель киңәшмәләрен яңа фикерле яшьләр «сырып» алса, аларның бөтенләй башка система төзеп куюлары бар. Мәсәлән, спектакльләр белән чагыштырганда күбрәк байлык китерүче эшчәнлек төре җәелдереп җибәрергә мөмкиннәр. Бу очракта мәдәният төшенчәсенә ахырзаман җитәчәк.

Тарихлардан килгән инде ул – без театр иле. Финляндия – шулай ук, ә менә Португалия – юк. Кайвакыт Л.Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» әсәрен укудан мәгънә тапмыйсың. Укымадың ди, шуннан ни? Ләкин тирәннән фикер йөртеп карасаң, романда тормышның әллә нинди, без аңламаган мөһим яклары сурәтләнгән икәненә төшенәсең. Тагын бер мисал китерик. «Н» дигән бер шәһәрдә уңышлы гына эшләп килүче өч театр бар, ә дүртенчесе халыкка пычраклык тарата. Аны ябу хакында кем карар чыгарачак? Попечительләр киңәшмәсеме? Ул бит үзе бу өлкәдә «сай йөзә»! Шуннан соң, әлбәттә, региональ хакимият кенә кала. Ә аның кул астына барлык театрлар диярлек тупланган, ул җәмәгатьчелек фикеренә таянып эш итә.

Рәсәйнең территориясе зур, ул Европаның кечкенә илләренә охшамаган. Әгәр кеше Копенгагенда яшәп, анда шәп опера тыңлаудан мәхрүм икән, аңа машинага утырып Брюссельгә китү берни тормый. Ә Рәсәй очрагында бу – гамәлгә ашырып булмаслык хәл.

Икътисадның үсеше уңай нәтиҗәләргә китерми. Шул сәбәпле, эшмәкәрләрнең ояты качты: күз карасыдай саклыйсы мәдәниятебезне сыгып, талап яталар.

Президент әйтүенчә, әлеге очрашудан соң аны хакимият белән җитди һәм шактый катлаулы сөйләшү көтә. Җитәкче борчылуыбызның нигезле булуын аңлый. Сәнгатькә кагылышлы мәсьәләләрнең турыдан-туры дәүләтнең хокукый нормалары белән бәйле булуын без дә яхшы аңлыйбыз. Бөтендөнья театраль олимпиада вакытында меценатлардан ярдәм сорау турында сүз чыккач, Президент: «Без әле хокукый җәмгыятьтә яшәмибез», – дигән иде, ягъни мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдә эшмәкәрләрнең акчалата булышу күренеше безнең өчен бөтенләй ят әйбер.

Бу яктан Мәскәү театрлары бәхетле: Мәскәү инде күптән дөньяның театраль шәһәрләре рәтендә йөри. Ләкин сүзнең барлык театраль Рәсәй турында барганын истән чыгармаска кирәк. Президент әйтүенчә, театрларда аренда акчасы спектакльне сәхнәләштерү чыгымнарына кереп югала. Шуңа күрә, театрлар эшчәнлеген бюджеттан тыш аерым карарга кирәк. Президент белән очрашуның икенче көнендә үк М.Швыдкой О.Табаковны, Ю.Соломинны, мине үзенә чакырды. Әңгәмә экспертлар катнашында, казначылык палатасында үзара мөнәсәбәтләр турында барды. Сөйләшү бернинди өметләр өстәмәсә дә, шунысы сөендерде: Рәсәй өстенә ябырылган икътисади уңышсызлыкны булдырмас өчен М.Швыдкой сизелерлек адымнар ясый. Кызганыч, мөстәкыйль эшләп алынган акчаларны казначылыкка тапшырудан җиңел генә котыла алмаячакбыз. Иганәчелек турында сорауга җавап та мине канәгатьләндермәде. «Шәхси эшмәкәр театр фондына берникадәр күләмдә акча күчерә аламы?» дигән соравыма М.Швыдкой: «Бу җинаятьчелекнең югары ноктасы булачак», – дип куркытты.

Соңгы айларда мәдәният өлкәсендә чишеләсе мәсьәләләр күпкә артты. Бу хакта фикер алышу өчен РФ мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Швыдкой матбугат конференциясе үткәрде.

– Сез ничек уйлыйсыз: мәдәният өлкәсенә кагылышлы реформалар файдага яки зыянга булырмы икән?

– Дөресен әйтим: мин закон кысаларында үткәрелүче реформалар ягында. Бүгенге көндә оештыру-хокукый формалар мәдәният учреждениеләренә тулы иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирмиләр. Бу – җитди проблема. Безгә ни кирәк соң? Азатлык һәм ышаныч. Әмма бу мөмкин түгел: бәйсез булган саен ышаныч та кими бит. Мәдәнияткә килгәндә аеруча сак эш йөртергә кирәк. Райондагы тирә-якны өйрәнү музейларына яңа формалар кабул итү – кыен эш. Алардан бит шунда ук биналарын тартып алачаклар. Регионнардагы уку йортларына гына карагыз. «Бинасы бик яхшы икән, укуларны бетерегез дә, без монда башка төрле эшчәнлек җәелдерәбез», – дип әйтүчеләр никадәр! Шуңа күрә, реформа үткәрү – уен эш түгел.

– Киләсе реформалардан тыш, мәдәният дөньясында тагын нинди проблемаларны игътибарсыз калдырып булмый?

– Милли мәдәнияткә игътибарны арттырырга кирәк. Бу милләт бердәмлеген саклау проблемасы. Әлеге очракта протекционизмнан башка бернинди квота да куркыныч түгел. Протекционизм – бүгенге көндә иң катлаулы проблемаларның берсе. Хәзер музей һәм китапханәләрне генә түгел, ә татар, чуваш һәм башка халыкларның гореф-гадәтләрен югалтмау мөһим. Менә моның өчен зур акчалар сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк