Логотип
Архив Материалов

«Бүре каны»

Хөсәен Әмир Тимер, Н.Бекеҗанов исемендәге Кызылорда музыкаль драма дәуләт театры режиссеры, Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе: - Спектакль бик яхшы. Куелышы да, артистлар уены да...

Хөсәен Әмир Тимер, Н.Бекеҗанов исемендәге Кызылорда музыкаль драма дәуләт театры режиссеры, Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

- Спектакль бик яхшы. Куелышы да, артистлар уены да искиткеч. Бераз озаграк барды, фестиваль өчен спектакль кыскарак булса яхшы. Көнгә икешәр спектакль карау фестивальнең сигезенче көненә бераз арыта, әлбәттә. Спектакльнең фикере - усаллык бары тик усаллыкны гына тудыра ала. Бер-беребезгә яхшылыклар гына кылып яшик. Бу театрга мин уңышлар телим. Рәхмәт спектакль өчен.

 

 

Нәфиз Гөрдҗәле, режиссер, театр белгече (Косово):

- Татарстан театры гаҗәеп спектакль, заманча легенда белән сөендерде. Пластика, артистлар уены, әсәрнең темасы - бар да яхшы дәрәҗәдә. Сценография дә сокландырды. Тамашачы хозурына сәхнәдә ачылган урман күңелдә Назыйм Хикмәтнең шигьри юлларын уятты:  "Ак каеннар арасында усеп чыккан сары чэчэк..." Кызыклы, күп фәлсәфи фикерләр уята торган спектакль. Музыкаль бизәлешкә дә мактау сүзләре генә әйтеп була. Татарларның поп музыкасы да бик матур икән. Спектакльнең фикере - һәркем үз эчендәге бүресен узе жиңәргә тиеш. Гаҗәеп спектакль, мин аны озак хәтеремдә саклаячакмын.

 

 

Севда Бабаева, театр тәнкыйтьчесе, (Әзербәйҗан. Баку):

- Мин татар театры белән танышуыма бик шатмын. Спектакль бераз озынрак. Чишелеп бетмәгән өлешләре булса да, ул миндә яхшы тәэсир калдырды. Бүреләр биюе, баланы кулдан кулга тапшырып үстерү күренешләре бик уңышлы. Мондый спектакль белән фестивальгә килу өчен батырлык кирәк. Фестивальләр өчен әкият, легендаларга нигезләнгән, фикере тамашачыга сүзсез дә барып җитә торган әсәрләр алып килү, яки дөнья классикасын, билгеле әсәрләрне сайлау хас. Бу фестивальдэ тәржемә юк, шунлыктан, барыбыз да төркиләр булсак та, без бер-беребезне аңлап бетермибез. Минем бик тә бу әсәрне укып чыгасым килә. Ул мине бик кызыксындырды.

 

 

Замирбәк Соронбаев, Т.Абдумомунов исемендәге Кыргыз милли академия драма театры режиссеры, Кыргызстанның халык артисты:

- Бу, һичшиксез, кызыклы спектакль. Актерлар уены да, пластика, сценография дә камил. Минем бу әсәрнең оригиналын табып укыйсым килә. Ул мине бик кызыксындырды.Татар дусларым повестьны мина жибәрә алсалар, бик бәхетле булыр идем. Төркиягә, Конья фестиваленә килеп, татар театрын, башка төрки дусларны күрүем белән мин бик бәхетле. Без Казанга "Нәүруз" фестиваленә дә еш киләбез. Дусларыбыз белән алга таба да очрашулар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк