Логотип
Архив Материалов

Cәрләүхәсез

  «..Ләкин милләтемез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул-бу»лары гына өсткә калка шул. Дикъкать итәсезме? Хәзер граммофонга җырлау фахишәләр вә әнвагъ эшсез, ашсызлар кәсебе булды. Казанның...

 

«..Ләкин милләтемез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул-бу»лары гына өсткә калка шул. Дикъкать итәсезме? Хәзер граммофонга җырлау фахишәләр вә әнвагъ эшсез, ашсызлар кәсебе булды. Казанның «Кәҗә Маһи», «Подвал Фатыйма», «Этле Хөсни», «Җиңгәчи кызлары»на кадәр төрле шәһәрләрдә граммофонга җырлап, милләтнең сәмгын (тыңлау тойгысын) мәсхәрә итеп бетерделәр. Фәхиш тавыш, фәхиш рух, фәхиш көй! Фәхиш мәгънә! Менә шулар безнең фәхшиятсез, пакь мөселман түрләренә кереп утыралар. Түрдә утырып, граммофоннан сүгенәләр. Мин Казанда, Әстерханда әллә ничә граммофоннан шуны уйнатучы гаилә әфрады өчен кызарып утырдым. Алар минем кәефемне ачарга граммофон боралар иде. Мин исә чыраемны сытып утыра идем. Чөнки алар миңа, шикәр дип, үзләре дә белмичә, ачуташ каптыралар иде».

Бүгенге вәзгыятебезгә охшаганмы? Охшаган, тач үзе! Ә бит Тукай бу сүзләрне әле узган гасыр башында ук – 1912 елда «Мәкаләи махсуса» дип исемләнгән юлъязмасында әйтеп калдырган. «Граммофонга җырлау» дигәнне шул заман җырчыларының фонограммага җырлавы дип аңларга түгелме икән? Монысын анык кына әйтә алмыйм. Ә менә «фәхиш тавыш, фәхиш рух, фәхиш көй, фәхиш мәгънә» дигәне бүген сәхнәне тәмам биләп алды һәм «милләтебез диңгезенең энҗеләре»н бу чүп үләне арасыннан аралап алуы да мөмкин түгел кебек. Тукаебыз әйткән халык күңелләрен уятырдай җырлар торган саен сирәгрәк җырлана. Моның сәбәпләре байтак. Шуларның иң беренчесе – профессиональ сәхнәгә бер күч үзешчәннәрнең килүе. Төрле агроном, механик, төзүче, бухгалтер вә көтүчеләр үзгәртеп кору чорының хөрриятеннән файдаланып сәхнәгә менеп калдылар да, хәзер куып та төшереп булмый. Әле үрнәкчедән күрмәкче дигәндәй, алардан күреп яңа яшьләр килә башлады. Баштарак бу күренеш катып калган татар эстрадасының үсеше буларак кабул ителде, барчабыз сәхнәдәге яңалыкны күреп сөенде. Ни үкенеч, без ул чакта калкып чыккан «йолдызлар»ның «Җиңгәчәй кызлары», «Кәҗә Маһи»лар вә «Этле Хөсни»ләр икәнен абайламый калганбыз. Нәтиҗәдә – сәхнәбездә «фәхиш тавыш, фәхиш көй, фәхиш мәгънә!» Ни өчен үсеш булып кабул ителгән яңалык соңыннан инкыйразга (бетүгә) әйләнде соң? Миңа калса сәбәп югарыда телгә алынган үзешчән-профессионалларның әзерлексезлегендә. Тавыш мөмкинлекләре чикле, зәвык юк, колак та көйне нота аралаш ишетер дәрәҗәдә генә. Мондый «зур талант» ияләре нинди җыр җырлый алсын?! Бары тик такмазалар гына.

Радио-телевидениедә худсоветлар бетүе дә бу күренешнең үсешенә ярдәм генә итте. Чөнки шигърияткә, музыкага да үзешчәннәр килде. Алар «Туганнар – суганнар», «кыярлар – сөйгән ярлар» ише рифмалы такмазалар иҗат итте, өч нота арасында адашып йөрүче көйчеләр бу сүзләрне көйгә салды. Бу кавем үзен оятсыз рәвештә шагыйрьләр вә композиторлар дип атады һәм үзләренең иҗат җимешләрен сәхнәдән, радио-телевидениедән халыкка җиткерде. Худсоветлар эшләп килгән чорда аларны радионың ишек алдына да кертмәсләр иде бит...

Без ничектер җырга җиңел карыйбыз. Шәхсән үземә шактый гына күренекле кешеләрнең әйткәне бар. Имеш, «ник сүгенәсең соң син, җыр гына бит ул! Тормыш бит әдәбият-сәнгатьтән генә тормый». Ялгыш караш. Чөнки бүгенге вәзгыятьтә татарны бары тик әдәбият-сәнгате, мәдәнияте генә саклап кала ала. Милләт төшенчәсе ул үзе үк әдәбият-сәнгать, гореф-гадәтләр, тел, музыканың синтезы. Бары югарыда саналган милли үзенчәлеккә ия күренешләрне бергә туплау нәтиҗәсендә генә теге яки бу милләт хасил була. Бүген татарның бернинди сәясәте калмады, вәкаләтләребезне Мәскәү агай талап алып бетерде. Димәк, бер генә сәясәт кала – милли cәясәт. Ул исә шул мәдәниятебезне саклап калу була да инде. Димәк, татар милләт буларак яшәргә омтыла икән, җырга «җыр гына бит ул», дип карарга тиеш түгел. Бүгенге пoпуляр җырлар кешене yйландырмый, аның хисләренә кагылмый, ә бары тик күпмедер вакытка аңгырайта, дөнья мәшәкатьләреннән арындырып кына тора. Бу уңайдан нацизм идеологларының берсе булган Геббельсның сүзләрен искә төшереп үтү зыянлы булмас: «Яулап алынган халыкларны акыл эшчәнлегенә якын җибәрмәгез, көн-төн үз телләрендә җыр тыңлау мөмкинчелеге бирегез», – ди ул. Бүген көне-төне радиодан яңгырап торган арзанлы «җырулар» безнең үз ихтыярыбыз белән аңгыраюга юл тотуыбыз түгелмени? Ә бит «Карурман»нар, «Тәфтиләү»ләр, киресенчә, акыл эшчәнлегенә ярдәм генә итә. Аларда халкыбызның күз яшьләре дә, шанлы тарихы да, моң-зары да... Алар синең уй-фикерләреңне әллә кайларга алып кереп китәләр. Тик, ни үкенеч, җыр алыпсатарлары шырдый-бырдый көенә өйрәтеп бетергән халык инде ул җырлaрны тыңларга теләми. Тукай үзенең «Сәрләүхәсез» («Баш исемсез») шигырендә әйтә:

...Безнең гомер уен түгел,

бәйрәм түгел,

Һич кайгысыз кеше булса –

адәм түгел!

– ди. Шулай уен-көлкегә генә корылган, халык күңелен кузгатасы урынга йоклатырдай сәнгатькә таянып, кешелегебездән үк баш тартабызмыни инде хәзер?! Татар моңын «Подвал Фатыйма»лар, «Кәҗә Маһи»лар һәм «Җиңгәчәй кызлары» кулына тапшырабызмы?! Хәер, тапшырдык инде. Җыр бүген алыпсатарлар кулындагы яхшы рекламаланган товарга әверелде. Кемнеңдер акча эшләве тулы бер милләтне рухи яктан талауга, ярлыландыруга алып бара.

 

«Сәхнә» журналы, 2006 ел, сентябрь-октябрь язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк