Логотип
Архив Материалов

Егерме ел узгач

  Габдулла Кариев исемендəге Татар дəүлəт яшь тамашачы театрында Разил Вəлиевнең беренче карашка гап-гади «Əйдə барыйк, кызлар карыйк!» музыкаль комедиясе буенча режиссёр Ренат Əюпов куйган с...

 

Габдулла Кариев исемендəге Татар дəүлəт яшь тамашачы театрында Разил Вəлиевнең беренче карашка гап-гади «Əйдə барыйк, кызлар карыйк!» музыкаль комедиясе буенча режиссёр Ренат Əюпов куйган спектакль хакында сөйлəшергə берничə сəбəп бар.

Беренчедəн, бүген ремейк ясалган пьесаны 90нчы еллар башында Дамир Сираҗиев Тинчурин театрында зур уңыш белəн сəхнəлəштергəн иде. Бу спектакль шулкадəр популяр булды ки, хəтта Камал театрының даими тамашачылары Тинчурин театрының даими тамашачыларына əверелү мөмкинлеге туды. (Бу хəл Фəрит Бикчəнтəевнең Мансур Гыйлəҗевка яшьлəр өчен шундый ук музыкаль һəм мавыктыргыч, тамашачыны Академия театрында тотарлык пьесага заказ бирүе һəм «Казан егетлəре» комедиясе язылу белəн хəл ителə).

Əйтергə кирəк, «Əйдə барыйк, кызлар карыйк!» – шактый җитди пьеса; кəмит ситуациялəр һəм музыкаль-хореографик өлешлəр күп булса да, аның эчтəлегендə төп мəсьəлə – үзгəртеп кору чорының иҗтимагый тормышта кискен үзгəрешлəр тудыруы. Персонажлар – социаль куышларыннан чыгарылган яшьлəр. Дөресен əйткəндə, маргиналлар. Баш герой Əфлəтүнне генə алыйк – институтны соңгы курста ташлаган утыз яшьлек сөрхəнтəй. Агроном дипломын мендəр астына тыгып куйган Хикмəт тə, мəдəният институтын тəмамлап, шабашчы кооператорлыкка «күчкəн» Хисмəт тə, авылда карт əнисен ялгызын калдырып киткəн элеккеге тракторчы Хөрмəт тə, элек авыл мəктəбе укытучысы, хəзер – ял йортының культмассовигы Хəммəт тə – Əфлəтүннəн ерак китмəгəннəр. Кече ватаннарын шəһəр тулай торагындагы күмəк яшəүгə алыштырулары да рəхəт тормыштан түгел. (Хəммəт, мəсəлəн, объектив сəбəбен дə атый: авыл җирлегендə мəктəплəр саны кимү. Ул балаларга туган телне өйрəтү телəге белəн яна, әмма ачы хакыйкатьне яхшы аңлый: «Мәктәп аракы кибете түгел, бүген ябып, иртәгә яңадан ачып булмый»). Пьеса чор ишарәләренә бай: музыка – магнитофоннан, элемтә – автомат телефон аша, хезмәт хакы – «зряплата», телгә ни килсә шуны сөйләү, азык-төлек программасын искә алулар һәм һәркем мәхәббәткә лаек булачак 2000 елны көтү. (Ельцинның гасыр башына һәр гаиләне торак белән тәэмин итәргә вәгъдә бирүенә пародия бу).

Әлбәттә, язылган көненнән егерме ел узганнан соң «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!»ка мөрәҗәгать итеп, режиссёр үз алдына пьеса язылган чорны сәнгати яктан чагылдыру максатын да куя алыр иде. Болганчык туксанынчы елларга һаман да тәгаен стиль табылмаган һәм алар аңлаешсыз булып кала бирәләр бит. Әмма Әюпов башка юлдан китә һәм Разил Вәлиевтан пьесаны яңартуын сорый. Драматург социаль-психологик драматизм өлеше шактый зур булган комедиядән лайт-версия ясый. Бу да үзенчә кызык, чөнки базар шартларында консерватив-академик мәдәният өлкәсенең җиңел формаларга кайтып калуын күрсәтә. Ә җиңел кабул ителә торган баналь образлар тамашачыга тәэсир итсен өчен спектакльгә актив һәм кыю рәвештә эстраданың (татар эстрадасының гына түгел) аудио-визуаль калыплары кертелгән.

Әфләтүн-2013 (Эльдар Гатауллин) яшәргән һәм шактый популяр диджей Aflatun’гә әйләнгән. Спектакльгә яңа персонаж өстәлгән: Ирада Тибальдовна (Лилия Низамиева) – шоу-бизнес акуласы, дискотекалар һәм корпоративлар оештыручы. Аның мобиль телефоны шалтыратулардан ярылырга әзер. Aflatun дә мобиль элемтә чарасы белән «җиһазландырылган»: аның мобиль телефоны гына түгел, айпады да бар. Шуның аша Хикмәт (Айдар Вәлиев), Хисмәт (Айзил Фазлыев), Хөрмәт (Илфат Гыйбадуллин), Хәммәт (Айдар Фәтхрахманов) Яңа ел кичәсенә кызлар – Айсылу (Назлыгөл Хәбибуллина), Таңсылу (Ландыш Ибатуллина), Гөлсылу (Альбина Гайзуллина) һәм Миңсылуга (Гөлнара Фазылҗанова) чакыру җибәрәләр. Болары – Aflatun’нең сөйкемле сөяге корбаннары, аның шәхси «тёлкопарк»ы.

Яңа ел кичәсе өчен Aflatun’гә миллионнан 30 процент – 300 мең сум каралган. Аннан бөтен персонажларга да «өлеш чыгачак». Шул акчага Aflatun «күбрәк һәм арзанрак» артистлар җыя, ягъни шоу-бизнестан шактый ерак дусларын эшкә җигә. Егермешәр меңгә һәрберсе таш ватарга әзер: күзлекле Хәммәт Санта-Клаус костюмын кия, Хикмәткә Валерий Леонтьев стилендә озын чәчле парик эләгә, Хисмәт башындагы таҗ аны Басковка охшатып калдыра, парча халатлы һәм кәләпүшле Хөрмәт исә бар килеше белән – татар эстрадасының ханы. Aflatun үзе Майкл Джексон образыннан файдалана. Бу поп-мәдәният «йолдызы»н иң яхшы шаржлау – «Лунная походка»ны Гатауллин бик яхшы башкара. Мөгаен, монда балетмейстер Сәлимә Әминованың да роле зурдыр. Истә кала торган тагын бер образ – трамвай йөртүче ирдәүкә Таңсылу. Аның Хикмәт белән армреслинг буенча ярыш күренеше искиткеч кызык, чөнки аның кәмитлеге ситуациянең аңлашылмаучанлыгы белән түгел, ә нәкъ хатын-кыз персонажның үзен ирләрчә тотуы белән бәйле.

Ни кызганыч, башка кызларның образлары чишелешендә штамплар ярылып ята. Алар барысы да диярлек башта – гауга чыгара, аннары – гашыйк була торган стервалар. Хәтта Aflatun’нән балага узган Зөһрә дә (Лилия Камалиева), килеп керүгә, башта пластмасс савытны тибеп очыра. Аннары гына мәхәббәт турында күңелгә үтеп керерлек монологка керешә: «Мәхәббәт ул кичтән калган аш түгел, тамак ачкан саен җылытып ашамыйлар аны. Мәхәббәт – ул күктәге, биектәге йолдыз». Стервалар арасыннан Айсылу образы берникадәр аерылып тора. Иң элек, чын болгар кызларыдай камыл сары чәчле актриса Назлыгөл Хәбибуллинаның нәфис тышкы кыяфәте исәбенә. Комедиянең җитешсез якларын композитор Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән (Рөстәм Нәбиев аранжировкасы) музыка һәм күпсанлы җырлар йомшарта. Алар тамашачыга характерлар тирәнлеген ачарга булышалар.

Шулай итеп, ремейкны поп-арт, дип, ә иң дөресе, поп-арт элементлары кертелгән спектакль, дип атасак та буладыр.

Pop-art – инглизчәдән popular – халыкчан, популяр, ретроспектив яктан pop (капыл пәйда булу яки шартлау) төшенчәләре белән бәйле. Поп-арт – тормышның үзенә бәйләп төзелгән табигый сәнгать. Бу юнәлешнең иң күренекле вәкиле – консерв банкаларыннан һәм Мэрилин Монроның тиражлана торган портретларыннан композицияләр ясап популярлык казанган Энди Уорхол. Шуның белән ул гадәти әйберләр дөньясының сәүдә рекламасы тәэсирендә ничек ирреальлеккә күчүен, ә матурлык һәм ямьсезлек күренешләренең тигезләшүен күрсәтте.

Әмма тиражлауга авыр бирелүчән театр сәнгатендә поп-арт сирәк. Анда артхаус идеяләрен массакүләм мәдәни калыпка салу авыр. Масскульт белән уеннар Көнбатыштагы автор театрларында очрый. Андагы поп-арт спектакльләрендә тормыш – эстрадага, эстрада – тормышка, телевидение образлары – шәһәр мохитенең бер өлешенә, шәһәр мохите – реклама киңлегенә әйләнә. Башкача әйткәндә, мондый куелышлар – заман урбанистик мәдәният вәкилләренең күзаллавына нигезләнгән һәм аудиовизуаль калыпка салынган катнашмалар.

Татарстанда театраль поп-арт өчен җирлек бар. Совет чорының дәүләт заказына корылган консервативлыгын бездә авангард та, модернизм да түгел, ә «сатыла торган» массакүләм мәдәният алыштырды. Мәдәни процессларда мөһим урынны татар эстрадасы «йолдыз»лары, эстрада программалары, конкурслар һәм хит-парадлар яулады.

Татар драма театрында поп-арт тәүге тапкыр 2007 елда Флорид Бүләковның «Go, Баламишкин!» комедиясендә (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, режиссёр Фәрит Бикчәнтәев) чагылыш тапты. Спектакльдә эстрада, рэп, джаз импровизациясе, симфоник концертның түбән һәм шактый оста дәрәҗәле үрнәкләре дә урын алды. Шул ук вакытта «Go, Баламишкин!» традицион формалардан читләшмәде, дөньяны һәм кешене күрсәтүнең гадәти алымнарыннан ваз кичмәде.

«Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» пьесасы үзгәртү һәм поп-арт элементларын кертүдән оттымы соң, әллә оттырдымы? Дамир Сиражиевның триумфаль вариантын күрмәгән хәлдә, бу хакта фикер йөртү авыр. Дөрес җавапны ремейкның прокаттагы язмышы күрсәтер.

 

«Сәхнә», 2013, №8 (август)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк