Логотип
Архив Материалов

Фирая Әкбәрова: «Иң эшләр чагым»

Әнә – япь-яшь Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова, Рузия Мотыйгуллина, Ләлә Миңнуллина, Дусил Касыймов, Нариман Камалов, Идрис Мәсгутов… Араларында кызыл шакмаклы модалы итәген кара пута белән буып...

Әнә – япь-яшь Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова, Рузия Мотыйгуллина, Ләлә Миңнуллина, Дусил Касыймов, Нариман Камалов, Идрис Мәсгутов… Араларында кызыл шакмаклы модалы итәген кара пута белән буып куйган, өч ак майканы кушып теккән челтәрле кофта кигән кечкенә буйлы ябык кына кызчык та бар. Үзе шушы училищеда укыткан апасы Асия Хәйруллинаның каршы торуына карамастан, бирегә артист булам дип килгән Фирая Әкбәрова була ул. Дөресрәге, ул чакта Фирая Хисаметдинова. Булачак артистларны 1970 елны Ширьяздан абый Сарымсаков җыя. Чөнки Марсель Сәлимҗанов Мәскәүдә гастрольдә була.

Ниһаять, 1 сентябрь. Аудиториягә давыл шикелле Марсель абый килеп керә. Аудиториягә күз йөртеп чыга да: «Үзем булсам, берегезне дә алмас идем», – ди. Булачак халык артистларының педагоглары белән танышуы шулай башлана…

Диюен дигәндер дә, кызларның дүрте  сен – Алсуны, Рузияне, Зөлфирәне, Фираяны театрга да ала. Шулай итеп, Сәйдәш аланы белән дан тоткан Кызыл Байрак авылы кызы – Фираябыз – Камал театрында. Әмма ләззәтле вә мәшәкатьле иҗат чорына һәм тагын да мәшәкатьлерәк тормыш чынбарлыгына күчкәнче, артистка ханымның балачагына да күз салыйк.

 

Беренче эпизод

Тәрәз төбендә ялангач бала утыра. Маугли диярсең… Утырмый нишләсен, урамда карга чумып уйнарга итекләре дә, башына кияргә бүреге дә юк лабаса аның. Өлкәннәрдә дә итек кайгысы түгел – иреннән аерылып киткән әнисе шәһәрдә дөнья көтә, кызын янына алып килерлек урын булдырмакчыдыр, әтисе биредә тормышын корырга азаплана. «Әни тәпи йөреп киткәнемне, сөйләшә башлаганымны күрмәгән. «Син анда булганда тамагымда гел төер торды, ашый да алмадым», – ди иде. Дәү әни Ләйли тәтә бик молодец карчык, үзе хәйләкәр: өйдә кеше барында авырыйм дип ята да, әтиләр чыгып киткәч, торып самавырын куя. Шуннан сандыгына яшергән җимешләрен алып, сөтләп, каймаклап чәй эчәр идек. Әтиләр кайтыр вакыт җиткәндә өстәлен җыеп, тәм­томнарын бикләп, ыңгырашкан булып ятар иде. «Унга бар, уңганчы бар» диләр бит, мин биш ел әти янында торган дәвердә, ул биш мәртәбә өйләнде. Әтигә охшасам, минем «җимеш бирәсе» көннәрем алда әле», – дип көлә Фирая ханым. Биш яшендә әнисе аны Казанга алып китә: бетләгән чәчен ала, юындыра, яңа панамка белән матур күлмәк кигертеп куя. Кызыл­сары төстәге күлмәге әле дә хәтерендә.

 

Икенче эпизод

Казанның Сукно бистәсе. Закир бабайның таза нык йорты. Өйдә затлы җиһаз: идәннән түбәгә кадәр сәгать тора, зур абажур, матур шамаил эленгән, затлы шкафларда дини китаплар… Авыру карчык янында тавыштынсыз нәни Фирая утыра. Карчык су сораса – китереп бирә, вак­төяк йомышын үти. «Тавыш чыгару юк – ярамый. Битемне томалап елый идем», – дип искә ала актриса дәү әтисенең энесе Закир бабай өендә яшәгән чагын. Бабай, кырыс булса да, бөтен туганнарын пропискага керткән икән. Әнисенә ияреп килгән сабый Фираяга күз ташлаган да: «Ярар, калсын, ләкин мин аны күрмим дә, ишетмим дә», – дигән. Ә байлыкның тарихы Закир атлы егетнең яшь чагында балалы бай тол хатын алуы белән бәйле. «Без – осталар нәселе. Бабай күнче иде. Каракүл бүрекләр тегеп, Мәскәүдә сатып көн күргәннәр. Атлары да булган. Революция башлангач, бабай, алтыннарын төрә дә, яшереп куярга дип, авылга, әнинең әнисенә илтә. Дәү әни яшерә дә, онытмыйм, дип, олы улына әйтә. Олы малай – комсомол, бабайның алтыннарын илтеп тапшыра. Шуңа күрә ул безнең нәселгә усал иде. Монысын соңрак аңладым. Үпкәсе калган, – дип искә ала хәзер Фирая ханым. – Бабай үлгәч, яшь хатыны малны пыран-заран китереп бетерде. Әни чая иде – алтын йөгертелгән бер көмеш кашыкны саклап калган. Ул безнең нәселдән күчә торган истәлек: әни миңа калдырды, мин олы малайга калдырырмын, дим». Хәзер Татар бистәсендәге ул йорт юк инде, сүтелгән. Нәселдән килгән һөнәрчелек кенә калган. Аларга охшап, Фирая ханым да кул эшен ярата: бәйли, тегә.

 

Өченче эпизод

Иртәнге сәгать алты. Радиодан Советлар Союзы гимны яңгырый. Азапланып кына Фирая йокысыннан тора. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң училищедан 5нче разрядлы тегүче һөнәре алып чыккан үсмер кыз гимнны күралмый. Чөнки ул фабрикадан арып кайтып ял итеп тә өлгермәгән, ә гимн яңа көн башланганны хәбәр итә. Бу вакытта әнисе ишегалды себерүче булып эшләп, фатир алу бәхетенә ирешкән була. «Бер ел тегү фабрикасында эшләдем. Үзем кечкенә, ябык. 7дә эш башлана. Арыйм. Шуннан соң Мәдинә исемле кыз белән театр училищесына керергә уйладык…» – ди Фирая ханым.

Күз алдыннан аның театрдагы тормышы, дөресрәге, артист тормышының сәхнәдә тамашачы күргән өлеше уза. Актрисаның бөтерчектәй бөтерелгән рольләре яңгыравык «тәмле» тавышы хәтердә яңара. Фирая Әкбәрованың үз амплуасы – яшь кызлар, үсмер малайлар… «Мине эшкә алган Марсель абыйга бик рәхмәтлемен. Бик артык игътибары да булмады, ерак та җибәрмәде. Ул миңа: «Син запас юлдагы бронепоезд», – дия иде. «Бронепоезд тутыга бит», – дим, – Фирая апа грим бүлмәсен яңгыратып көлеп җибәрә. – Героинялар – минем амплуам түгел. Характерлы рольләрне уйнавы кызыграк. Хәер, мин «Татар хатыны ниләр күрми»дә Матур җиңгине уйнаган кеше. Ул рольне Празат абый бирде: «Уйна. Аның  эчке дөньясы матур», – диде. Уйный Фирая, ни бирсәләр – шуны уйный, бирмәгәндә… Анысы ун еллар тирәсе. Бик авыр чаклар була. Планны карый да, моңаеп кайтып китә. Өенә кайтып, тузан суырткычны кабызып елый…

– Ә тузан суырткычның ни катнашы бар?

– Елавымны күршеләр ишетмәсен өчен.

Хәер, рольсез чаклар соңрак бит әле ул. Яшь кызлар уйнарлык вакыт үтеп, әбиләрне уйнар чак җитмәгәндә. Әле бит Хисаметдинова Фираяның Әкбәровага әверелгән бәхетле мизгелләрен искә төшермәдек. Актрисаның ирле 17 елы күз алдыннан эпизодлар булып үтмәде. Чөнки аларын Фирая ханым җентекләп сөйләп тормады: «Кияүгә чыктым, – диде гади генә итеп. – Куллары матур иде. Матур итеп тәмәке тарта иде. Акыллы кеше, фәннәр кандидаты иде. Кызык иде аның белән. Әмма без төрле идек. Җөмләсен иртән башласа, төшкә кадәр сузар, кич тәмамлар иде».

Ярый, хуш, гаилә тормышы башлана: актриса театр – гаилә арасында чаба. Иртән репетиция, көндез балалар спектакле, аннары кичке репетиция. Кибет чиратларында торасы, ашыга-ашыга бакчага бала алырга барасы. Син килгәндә балаң берүзе калган була, бөтенесен алып бетергәннәр. Ирне дә карыйсы бар… Ә ир дигәнең актриса күңелен аңламый булып чыга. «Йөргәндә аңлый кебек иде. Өйләнешкәч 180 градуска борылды да куйды. Ике ут арасында калдым. Артист хатын-кыз өчен кияүгә чыгу бик кыен бит ул. Балалы хатынга кияүгә чыгу кыенмы? Кыен! Чөнки аның баласын ир кеше әллә кабул итә, әллә юк. Театр да шул бала кебек: «балаң»ны кабул итсә, яшисең. Кабул итмәсә, минем шикелле, аерыласың. Без 17 ел яшәдек. Мин сабыр иттем. Аннары: «Гомер буе шулай булырмынмы икән?» – дидем. Алдыма шундый сорау куйсам, Аллаһ чишелешен бирә. Ул кешегә мин рәхмәтле – ике малаем бар. Фамилиям аныкы…»

– Бөтен халык өчен авыр туксанынчы елларны ничек үткәрдегез? Ялгызыгыз? Балалар белән?

– Бик авыр чаклар иде. Әллә газны ачып куйыйммы икән дип уйлаган чаклар булды. Килеп терәлгән чаклар… Аллаһы Тәгалә җүн бирде. Олы малай бик булдыклы. Акча да эшли башлады. Үзен үзе карады. Җан биргәнгә җүн бирә.

Тагын Фирая Әкбәрова тормышыннан кадрлар күз алдыннан уза. Әнә, Фоат Әбүбәкеров белән җырлар яздыралар. Кызганыч, татар театры Фирая Әкбәрованың матур тембрлы чиста тавышын тулысынча файдаланмады. Җырлатырга да җырлатырга иде аны. Ни хәл итәсең, театрда героинялар җырлый шул. Шулай да заманында бер кассета итеп җырларын чыгарганын хәтерлим. Тиздән өр-яңа аудиоальбомы дөнья күрәчәк.

Әнә, Идел ярындагы бакчасы. Әнә, чиста-пөхтә түтәлләр: алтмыш төп помидор, рәт-рәт кыярлар. «Үлән үстереп, террасада кырын яталмыйм лабаса», – дип аклангандай әйтеп тә куя үзе. Әнә, оныклары. Алар – өчәү: Әскәр, Арыслан һәм Рената. Сер итеп әйткәндә, беренчесе – Әскәре Фирая-дәү әни хыялында Галиәсгар була. Галиәсгар Камал хөрмәтенә. «Документларда Галиәсгар булсын дип ялынып та карадым, аннары артык ялынып, кире уйлый башламасыннар дип, Әскәргә килештек», – ди.

 

Тагын бер эпизод

Монысында балаларын театрга якын китермәскә җан талашкан ана. «Данияр  ның, кечесенең, артист буласы килгән иде. Беренче елны институтка керәлмәгәч, авыру әнине карап өйдә торды. Фәрит: «Тик утырганчы, безнең студентлар янына курска йөрсен», – ди. «Юк инде, җаным, – дим, театр чире бер эләксәме – бетте баш». Йөргән булса, эләгеп кала иде», – ди ул, аларның инде тормышта үз урыннарын тапканнарына шөкер итеп. Театр дигән «куркыныч» артта калды, димәк.

Ниһаять, укытучы Фирая Әкбәрова. Хәер, укытучы булгач, Фирая Бариевна инде. Әйе, үз балаларын сәхнәдән саклап калган да, әнә, башкаларның балаларын «котыртып» йөрүе… Фирая ханым Актерлар йортында ачылган «Нур» театр студиясендә балалар укыта. «Элегрәк укытырга теләгем зур иде. Асия ападан: «Өйрәнергә дәресләреңә йөрим әле, кирәге чыгар» – дип сорап та карадым. Якын да китермәде. Хәзер сүрелгән идем. Фәрит Бикчәнтәев тәкъдим иткәч: «Тәҗрибәм юк», – дим. «Була», – ди. Ышандырды. Дөресен әйткәндә, кыен: арысланнар янына читлеккә кергән кебек. Башта төрле уйлар. Әмма бер башлагач, дәвам итәрмен инде, балалар да яратып йөрделәр».

– Фирая апа, юбилей – үткәннәргә әйләнеп карар, нәтиҗәләр ясар чак. Уйланасызмы?

– Уйланам. Бәлки, бик зур дәрәҗәләргә дә ирешмәгәнмендер. Ирешкән кадәренә, бөтен авырлыкларны җиңә-җиңә, үзем ирештем. Яклаучым, таянычым булмады. Эштә дә йөземне югалтмадым. Мактаулы исемне дә намуслы алдым. Ике балам да, Аллага шөкер, акыллылар. Башлы-күзле булдылар. Курсташлар арасында мин иң бай дәү әни: өч оныгым бар. Бәлки, тыйнак та яңгырамыйдыр: мин үзем белән горурланам дигән нәтиҗәгә килдем. Аллага шөкер! Билгеле, уйналмаган рольләр зираты да күп. Ул һәр артистта була. Аларның күбесен хәзер, теләсәң дә, уйнап булмый. Аллаһы Тәгалә сәламәтлек биреп, зиһенне югалтмыйча, эшләргә язсын, дим. Куып чыгарганчы эшләрбез, Аллаһы боерса. Яраткан артистыбыз Фирая Әкбәрованы Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исеме белән котлыйбыз. Әйе, исем шактый соңга калып бирелде. Әйе, ул театр концертларында җырласа да, вокалы спектакльләрдә файдаланылмады. Әйе, аңа еш кына «запас бронепоезд» булырга да туры килде. Әйе, хәзер иң ирекле чагында рольләре күп түгел. Хәер, кайсы артист, рольләрем күп, дисен соң?! Бу яктан караганда, артист иң комсыз халыктыр. Ә шулай да, Равил Шәрәфиев әйтмешли, «Артистның самый уйный торган чагы – алтмышта». Фирая Әкбәрованың да иң эшләр чагы.

Әлбәттә, башында уе булган адәм баласы борчылмый тормый. Бөекләрнең китә баруы да, театрның бүгенгесе һәм киләчәге дә, тамашачының телевидение тарафыннан урлануы да борчый аны. Әмма зарланмый. Күрәсез, яшьлеген дә сагынмыйча, бүгенгесенә шөкер итеп яши: «Элек бик авыр булды. Хәзер шуның кадәр рәхәт», – ди. Ә зарланмаган кеше белән сөйләшеп утыру, чыннан да, рәхәт икән. Теләгебез – эшләргә язсын!

 

«Сәхнә», 2012, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк