Логотип
Архив Материалов

Ләйсән - бик көнчел, Салават аннан да көнчелрәк...

Гаиләдә берәү өстенлек итә – акыл-хәйлә көче белән идарә итә, ә икенчесе аңа буйсына, берсе күбрәк көч-куәт сарыф итә, икен­чесе аңа аркалана, берәү әйдәп бара, икенчесе иярә. Һәм нәкъшундый га­и...

Гаиләдә берәү өстенлек итә – акыл-хәйлә көче белән идарә итә, ә икенчесе аңа буйсына, берсе күбрәк көч-куәт сарыф итә, икен­чесе аңа аркалана, берәү әйдәп бара, икенчесе иярә. Һәм нәкъшундый га­иләдә генә иминлек яши, тигезлек тәэмин ителә дә инде. Салават-Ләйсән гаиләсенең бизмәне дә өзлексез хәрәкәттә, тирбәлештә, ахры. Татар җыр эстрадасына икәүләшеп килеп кергәнәлеге парның: бүген сәхнәдә бер сыңарының гына балкуы, а икенчесенең күләгәгә китүе ни-нәрсәбелән аңлатыла? Кем кемне күбрәк ярата һәм кем кемнән ныграк көнләшә? Аларның гаиләсе яңа гына оешкан чорында − моннан унбер ел элек − то­трыклырак идеме, әллә бүгенме?

Шушы сорауларга без Ләйсән һәм Салават Фәтхетдиновлар гаиләсенең якын дусты, кайчакта хәтта арадашчы, «арбитр» ролен да үтәүче, Га­лиәсгар Камал исемендәге театр директоры Шамил Зиннур улы Закиров ярдәмендә җавап табарга тырыштык.

− Шамил абый, Сезне Салават-Ләйсән гаиләсенең бер әгъзасы ди­яргә дә ярыйдыр: кайчан карама, йә Салават үзе, йә бөтен гаиләсе белән Сезнең кабинетта, һәм, гомумән, театрда күренәләр.

− Әйе, атнасына дүрт-биш көн Салават Казанда була. Ләйсән дә ар­тыннан килеп җитә. «Штаб-квартиралары», гадәттә, монда инде. Ул «квар­тира» минем күңелемдә дисәк, дөресрәк тә булыр. Аларга минем янда җылы, ышыктыр инде, мөгаен. Үземә дә алар белән күңелле.

−    Алайса, гаиләнең эшләре, уртак серләре дә күз алдыгызда инде?

− Шулай диярлек.

Салаватның сәхнәдәге сөйләвеннән дә, концерт сезоны бары­шында икесен бергә күргәләп тә чамаларга мөмкин: Ләйсән ирен өрмәгән җиргә утыртмый, шул ук вакытта узенең барлыгын да гел сиздертеп тора кебек. Бу нидән икән − Салаватны нык яратуын­нанмы, әллә тегесенең үзен көйләтергә гадәтләнгән булуыннанмы?

− Билгеле бит инде − кая гына барса да, Салаватка кызларның күзе төшә, бик гашыйклар үзенә. Салават үзе дә кызларга битараф түгел. Шушы киң күңеллелеге хатынына көнләшергә азык та бирә бугай. Ә төп сәбәп, билгеле, Ләйсәннең үлеп яратуында. Һәм искитәрлек көнчеллегендә дә булса кирәк. (Аның бәхете дә шул, бәхетсезлеге дә, минемчә.) Элегрәк, бергәләп концертлар куйган чорларында, сәхнә артына кем керә, Салават белән нинди хатын-кыз сөйләшә, аңа кемнәр чәчәк китерә − Ләйсән hәркайсын күздән кичереп, каравыллап йөри иде. Ә бу нәрсә ирләрне ко­тырта гына, минемчә, hәм андый чакта ир-ат «сулга» ычкынырга барыбер җай таба.

− Ә хәзер нәрсә үзгәрде?

− Хәзерме? Хәзер Ләйсән концертларда катнашмый. Гәрчә җырлыйсы, сәхнәдә күренәсе киләдер. Ләкин гаилә өчен бу яхшыга гына. Икесе арасындагы мөнәсәбәтләр күзгә күренеп җайланды, гармониялерәк була төште кебек.

− Менә, Ләйсән ярата, Ләйсән көнләшә, дидек. Нәрсә, Салават үзе бөтенләй дә көнчел түгелме әллә?

− Һa, Салаватмы! Ләйсән бер өлеш көнләшсә, Салават − йөз өлешкә күбрәк! Андыйчактаусаллаша да белә. Ә болай ул бик тә гаилә җанлы кеше. Домострой кешесе дияргә була. Ир буларак, үзен иреккә күбрәк хак­лы дип тә саный бугай.

− Алай икесе дә көнчел булгач, ничек моңа кадәр талашмый-су­гышмый, аерылышмый гына яшәп киләләр соң? Димәк, кайсыдыр берсеа кыллырак, күбрәк дипломатиягә ия булып чыга?

− Салават инде ул, билгеле. Аның дипломатиясе дә, политикасы да меңкырлы!

− Аралашуда бу ничегрәк күренә? Ләйсәнгә карата кырысмы ул, «ир − баш!» дигәннән чыгып эш итәме, әллә хәйләкәрме, юмалый беләме?

− Бик шаян, тапкыр, җор телле бит инде ул. Шул ягы белән алдырта бугай. Гел шаяртып, төрттеребрәк сөйләшә. Читтән карап торсаң, мөгамәләсе хатынына бәйләнү кебегрәк күренергә мөмкин. Ләкин бу ша­ярып бәйләнү генә.

− Ләйсәннең моңа ачуы кабармыймы?

− Юк, алар бер-берсенә күнеккән бит инде, бер-берсенең холкын яхшы беләләр. Минемчә, үзенә игътибар итмәсәләр, киресенчә, ачуы кабарыр иде. Хатын-кыз психологиясе шундыйрак, ахры.

− Күз алдына китерик: бездә рәсми рәвештә күпхатынлылык рөхсәт uтелде ди. Салават шул форсаттан файдаланыр идеме?

− Үзеннән сорасак, дөресрәк булыр иде, билгеле. Алай да, мин юктыр дип уйлыйм. Чөнки Ләйсән белән авылда ук табышканнар, җылаша-җыла­ша кавышканнар, гашыйк инде алар бер-берсенә. Хәер, теләсә нинди си­туациядә дә Салават гаилә башы, чын ир-егет булып калачак.

− Балаларына кемнең тәэсире көчлерәк?

− Салават гел юлда, өйдә ул сирәк була. Ә кайтып керсә, кызлары башта үзен кочаклап җылыйлар, аннары иркәләнергә тотыналар. Кечесен − Алинәсен бигрәк тә нык ярата, бераз узындыра да кебек әле. Зурысы, Лианасы, элегрәк сеңлесеннән көнләшә иде. Хәзер үсә төште, тынычланды бугай инде. Ә болай балалар hәрвакыт әниләре белән. Ләйсән аларны мәктәпкә илтә, алып кайта, өйдә дә бергә алар. Димәк, әниләре тәрбиясе көчлерәктер.

− Салават белән Ләйсәнөй эшләрен бергәләп башкаралармы? Ми­нем үземә, ни өчендер, Салават һәр эшкә бармак тыкмый калмый­дыр кебек тоела − артыгы белән тынгысыз, һәр эшнең төбенә тоз коярга яратучы кеше бит.

− Әйе, хуҗалыкчыл инде ул. Кулыннан бөтенэш тә килә. Элеккеге завклуб бит, ни дисәң дә. Тик соңгы елларда өй эшендә булышырга вакы­ты калмый: дус-ише дә күп, бизнесы да дигәндәй. Әле Казанда, әле Мәскәүдә, әле Чехиядә ул. Чаллыга кайтып озак торганы юк. Зур эшләр − йортны ремонтлау, бизәү, акча табу − болары тулысынча аның өстендә инде. Әле быелгы җәйне Казанда бакча йорты сатып алып, шуны рәткә китерде. Сатуга дип төзелгән шактый иләмсез ике катлы йорт ул. Шуны үзе проектлап җиренә җиткерде.

− Алайса, өйне тәртиптә тоту, пешерү-төшерүләр Ләйсән карамагында инде?

− Әйе, Ләйсән − бик оста хуҗабикә. Аңа Нурия ханым (ярдәмчеләре− ред.) да булыша. Ләйсән өстәл әзерли башласа, кимендә ярты сәгатъ көтәргә кирәк инде − һәр кешегә приборлар тезеп чыкмый торып, бизәп­-нитеп, салфеткалар куймый торып ашарга утырырмын димә.

− Ниләр пешерергә ярата?

− Төрлесеннән − камыр ашлары да, шулпалар да пешерә, балык та кыздыра. Бик пөхтә үзе. Алты бүлмәле фатирны бит җыештырып бетерергә да кирәк. Өстәвенә әле ике бала...

− Кунаклары да күптер?

− Барып керсәң,бер ун-унбиш кунак булмый калмый аларда: тегеннән икәү, моннан өчәү дигәндәй, бер ише килеп кенә төшкән, кайберәүләре китәргә тора. Гел шулай. Шуңадыр, Салават аерым кунакханә тота иде. Ләкин ул үзен акламады, барыбер ике арада йөгерергә туры килә иде. Хәзер кунакханәне бер музыкантына фатир итеп бирделәр.

Өй башы, акча табучы − Салават. Ләйсәнгә акчаны аңардан сорап алырга туры киләдер?

− Бу мәсьәләдә аларда проблемалар килеп чыгадыр дип уйламыйм. Салават гаилә өчен акчаны кызганмый.  Юмартлыгы бар. Шул ук вакытта сакчыл да, акчаны суга сала торган гадәте юк. Ләйсән үзе дә бер дә кирәкмәгәнгә акча сорамый кебек. Әйбер алганда сатулашырга да бик ос­та. Бервакыт Гарәп Әмирлекләрендә 1 мең долларлык тунны, гарәпчә белмәгән килеш, сатулаша-сатулаша, 400 долларга алды тәки!

− Ә Салаватның ничек киенүенә Ләйсән тәэсир итәме?

− Юк әлләни. Салаватның үзенең киемгә, модага бик исе китми кебек. Сирәк-мирәк кибетләргә кергәли инде. Үзенә кием алса, «Карале, шушы костюм фәлән сум тора бит!» − дип, кыйммәтсенеп куя. Аның каравы, балаларын бик киендерә, ни теләсәләр, шуны ала.

− Ял итәргә чит илләргә еш йөриләр кебек, Салават күбрәк га­иләсе белән барамы, әллә ялгызымы?

− Гаиләсе белән генә түгел, икешәр гаилә йөриләр гадәттә. Йә Ижевскидагы дуслары − Таҗиевлар гаиләсе белән бергәләп, йә Фирзәрләр белән. Читилгә да шулай, Уралга − «аюларянына» барганда да ...

− Компания белән йөрүнең психологик яктан да җае бардыр. Ир белән хатын арасындагы кытыршылыклар дуслар арасында шома­рып, язылып китәдер дим?

− Бәлки шулайдыр. Үземә дә арадашчы роле башкарырга туры килгәне бар. Берзаман Салават килгән: «Зиннурыч, әйдәЧаллыга, Ләйсән белән аралар бозылды, өйдә кара давыл», − ди. Кулдан килгәнчә җайларга тырыштым инде араларын. Хәзер, Аллага шөкер, әйбәт барысы да.

− Былтырмы соң әле, Ләйсән каты авырып алган дип сөйләделәр. Салават ничегрәк күренде шул вакытта?

− Булды андый хәл. Салават нык бетеренде, Ләйсәнне бер табибтан икенчесенә йөртте. Бик җитдиләнде, шаяруларын ташлап торды. Ахыры әйбәт бетте, Аллага шөкер...  Ләйсән үзе дә ире өчен дер калтырап тора. «Салаватка бер-бер хәл булса, тәрәзәдән сикерәм!» − дигәне бар. Аңардан көтергә була. Ходай гына язмасын!

Әлеге сөйләшүдән соң ике җырчы − Салават һәм Ләйсән гаиләсендәге мөнәсәбәтләрнең ниндирәк тарту-тартышу көченә нигезләнгәне үземә та­гын да ачыграк аңлашыла башлады. Хәер, ир белән хатын арасындагы сер барыбер ачып бетерерлек түгел инде ул, һәм аны ачып бетерергә кирәк тә түгел. Сере булмаса, гаилә үзе дә булмас иде бит. Һәм бу гаилә тирәсендәге сүзләр дә, кызыксыну да, гайбәтләр дә булмас иде. Үзләрен үтә дә бәхетле, үтә дә дус итеп күрсәтергә яратучы кайбер парлар белән чагыштырганда, боларныкы күпкә кызыграк бит, әйеме?!

2004 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк