Логотип
Архив Материалов

Халыкара мөселман киносы фестивале якынлаша

VIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган пресс-конференциядә журналистларның сорауларына танылган сценарист Гаделша Агишев; телережиссер, «Россия» телеканалында чыгучы «Мөселма...

VIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган пресс-конференциядә журналистларның сорауларына танылган сценарист Гаделша Агишев; телережиссер, «Россия» телеканалында чыгучы «Мөселманнар» тапшыруы җитәкчесе Василий Антипов; атаклы кино тәнкыйтьчесе Светлана Хохрякова һәм Татарстан диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батыров җавап бирде.

Конференциянең рәсми вәкилләре фестивальнең сайлап алу комиссиясендә катнашу сәбәпле журналистларны якынча программа белән таныштырды. Быел фестивальдә катнашырга теләк белдереп 55 ил 200 гә якын кинофильм тәкъдим итә. Англия, Бельгия, Франция белән беррәттән, Канада, Венесуэладан да эшлэр кабул ителә. Шулай ук Африка илләре фестивальдә бик актив катнаша. Светлана Хохрякова Египет кинематографиясенең активлыгын, «Гарәп язы» темасына кагылышлы картиналарның шактый булуын ассызыклады.

Фестивальдә Россия режиссерлары төшергән фильмнар да катнашачак. Алар арасыннан иң көтелгәне, мөгаен, «Команда» фильмы булыр. Әлеге фильм чемпионыбыз «Рубин» командасының тарихы һәм бүгенгесе турында сөйли.

Гаделша Агишев фестивальнең үскәннән-үсә, яхшыра баруын билгеләп үтте, һәм, үз чиратында, «Шикәр кисәге» дип исемләнгән Иран фильмына игътибар итәргә тәкъдим итте.

Василий Антипов исә быелгы документаль фильмнарның сыйфатын билгеләде: «Кайсы картина җиңеп чыгар дип төгәл генә әйтеп булмый, сайлап алынганнарның һәркайсы призга лаек, ләкин номинацияләр икәү генә көтелә». Моңа өстәп режиссер фестивальгә эләкмәгән фильмнарның бик күп булуын әйтеп, Казанда Россия региональ фильмнары өчен бәйге оештыру идеясен белдертте.

Казанның һәм барлык дөньяның кино сәнгате яратучылары инде үз итеп өлгергән Мөселман киносы фестивале нинди яңалыклар алып килер – анысын вакыт күрсәтер. Кем белә, бәлки Казаныбыз тагын бер фестивальгә дә баеп китәр эле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк