Логотип
Архив Материалов

«Хәерле юл!»

Режиссёры – Альберт Гаффаров, рəссамы – Булат Ибраһимов. Репертуарында башлыча традицион комедиялəр һəм мелодрамалар булган театр өчен бу зур вакыйга. Пьесаны, һич шиклəнми, Туфан Миңнуллинны...

Режиссёры – Альберт Гаффаров, рəссамы – Булат Ибраһимов.

Репертуарында башлыча традицион комедиялəр һəм мелодрамалар булган театр өчен бу зур вакыйга. Пьесаны, һич шиклəнми, Туфан Миңнуллинның «Мулла»сы һəм «Дивана»сы кебек тирəн һəм гадəти булмаган əсəрлəре белəн бер рəткə куярга мөмкин. «Хəерле юл!»да күтəрелгəн проблемалар Туфан Миңнуллин күтəргəн проблемаларга аваздаш: татар авылының əхлакый һəлакəткə баруы, социаль тигезсезлек, эчкечелек, иң зур кыйммəтлəр югала барган заманда хатын-кызның язмышы, яшьлəрнең дөрес юл таба алмый бəргəлəнүлəре.

Кайсыдыр ягы белəн Зəйниев пьесасы хəтта кыюрак һəм шактый аяусыз. Бу аңлашыла да. Яшь автор үз замандашлары тормышын, проблемаларын яхшы белə һəм аларны дөньяга яңгыратучы рупор ролен үти. Бүгенге тормышның тупаслыгын һəм кабахəтлеген ачыграк күрсəтү өчен драматург шактый күп сүгенү сүзлəре дə куллана. Шул ук вакытта «Хəерле юл!»ны үзлəрен төрле очракта төрлечə тотучы тере характерларга һәм геройларның үзара мөнәсәбәтләренә нигезләнгән традицион реализм әсәре дип тә атарга мөмкин. Пьесаны укыганда күз алдына барлык вак детальләре, беренче һәм икенче планнары белән тулы бер нәфис фильм килеп баса. Бу пьесаны куярга алынганчы, анда барган вакыйгалар дөреслеккә туры килсен һәм ышандырсын өчен, аңа тирән психологик анализ ясарга, камил сәхнә әсәре итеп башкарып чыгу өчен ныклы материаль база һәм тәҗрибәле артистлар булуы кирәк. Ә Түбән Кама театрының мөмкинлекләре һәрьяклап чикләнгән булуы беркем өчен дә сер түгел. Шунлыктан театр бу тарихны катлауландырмый гына сөйләп чыгу мөмкинлеген бирүче театраль шартлылык стилен сайлаган. Спектакль авторга тулысынча ияреп куелса, тамашачы аннан өметсезлеккә һәм трагизмга бирелеп чыгар иде.

Режиссёр Гаффаров бу хәлдән «качу» өчен хәтта текстка да үзгәреш кертә. Фәнилгә (Рафил Зәйнуллин) ул мотоциклында дөнья буйлап сәяхәт итү хыялын җиткергән реплика «бүләк итә». Бу урында пьеса һәм спектакль арасында аерманың шактый зур икәнлеген, үзгәреш кертүләрнең моның белән тәмамланмавын да әйтеп узарга кирәк.

Драмада иң мөһим тарихларның берсе – Ришат белән Земфира арасындагы мөнәсәбәтләр. Укытучы кызның укучысы белән җенси бәйләнешкә керүе, аларның очрашуын видеога төшереп интернетка куюлары, беренче карашка, начар анекдот геройларының матавыклары кебек. Ләкин пьесада тирән хисләренә һәм назларына урын таба алмый мәхәббәт көтеп тилмергән һәм ялгышкан кызның тирән трагедиясе хакында сөйләнә. Автор Земфираны саран, комсыз ата тәрбиясе алган, иске кагыйдәләр белән яшәүче кыз итеп сурәтли. Казанда югары уку йортын тәмамлаган, башкалада бернинди азгын вәсвәсәгә дә бирелмәгән кыз, үз авылы мәктәбенә француз теле укытырга кайта. Аңа 28 яшь, авылда ул «карт кыз» статусында. Укучысына булган хисләре белән шактый көрәшкәч, мәхәббәт басымында сына, башын җуеп гашыйк була ул. Бу тарихта Островскийның «Гроза»сы, Лорканың «Бернарда Альба йорты» белән безнең заман яссылыгына күчерелгән тиңдәшлек бар. Ришат образы шактый кызыклы. Егеттә өлкән булып күренергә тырышу, аек акыл һәм малайларча әтәчләнү сыйфатлары ничектер килешеп яшиләр. Земфирага начарлык теләми ул, бәлки, хәтта, үзенчә яратадыр да. Аларны тән якынлыгы гына берләштерми бит, икесе дә авылның иң хәлле, акчалы гаиләләрендә үскән балалар. Авыл халкы бу «мажор»ларны яратадыр дисезме? Шикле. Мохтаҗлык күрмәсәләр дә, алар күңелендә барыбер ялгызлык, ата-аналарының чиксез игътибарыннан тую бар. Икесен дә «ялтыравыклы тормыш» кызыктыра. Аларның яшь аермасы бик зур. Ләкин трагедиянең нигезендә бу аерма түгел. Трагедия бүгенге тормышның кыргый әхлагы, иң ябык темаларның да массалар карамагына оялмый чыгарылуында. Земфира – бәйдән ычкынган, бер тайпылганны таптап изүдән оялмаган әхлаксыз җәмгыять корбаны.

Фахишә Айсылу образы бу яктан бик кызыклы күрсәткеч. Үз фигылен белә торып, башкаларны хөкем итәргә аның ни хакы бар? Гомумән, пьесаны укыганда бу сорау еш туа – ни өчен безнең дөньяда мораль ике яклы? Бу сорау һәрчак актуаль иде, ә безнең көннәрдә ул коточкыч төс алды. Элек азгынлыкка каршы торырлык, нормаль гаиләләр төзергә һәм тәртипле тормыш алып барырга сәләтле кешеләр күбрәк иде. Ә хәзер... Элек тә күңел аздыручы, ымсындыргыч нәрсәләр булган, ләкин теләк булганда, аларга каршы да торып булган. Ә хәзер җенси азгынлык – норма һәм, имеш, ирекле кеше икәнлегеңне исбатлаучы фал. Гаилә төзегәнче «гүләйт итеп» туймагансың икән – фу, син искелек калдыгы. Иң куркынычы, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында гыйффәтле, хөрмәтле, саф мөнәсәбәтләрне инде кайтарып та булмаска мөмкин. Аңыбызда үзгәртеп булмаслык процесслар бара, лабаса: бернинди вәгъдәләр белән беркетелмәгән җиңел мөнәсәбәтләр – алар, үзенә күрә, наркотик. Синең психикаң моңа ияләшә. Нәтиҗәдә – мөнәсәбәтләрдә җавапсызлык һәм күпләр арасыннан берне сайлап ала алмаудан туган ялгызлык, күңелеңдә тирән хисләргә, ихласлыкка урын тапмыйча тормышыңны мәгънәсезлеккә дучар итү.

Спектакльдә төп акцент образларның эчке тулылыгына түгел, тышкы формасына гына ясалган дигән фикер тынгы бирми. Айгөл Галиуллина башкаруындагы Земфира – чиксез шат күңелле, чәчләрен туздырып салган нәзберек чибәркәй. Кирәгеннән артык биек үкчәләре, сыланып торган киеме аңа баштан ук җилбәзәк кызга караган кебек карарга мәҗбүр итә. Героиняның пьесада бирелгән фигыленә капма-каршы образ тудыра.

Юра Павлов башкаруындагы Ришатның килеш-килбәте исә, киресенчә, шактый күңелсез. Укытучысын мәхәббәт газабына салырга сәләтле азгын егет өстендә пенсионерлар кия торган ак костюм һәм эшләпә. Ә бит ул спектакльдә иң заманча мода белән киенгән герой булырга тиеш.

Гүзәл Шәмәрдәнова башкаруындагы әче телле, азгын һәм эчкече, тормыштан ваз кичкән Айсылуның да кыяфәте эчтәлегенә тәңгәл түгел. Ул түбән сортлы авыл фахишәсеннән бигрәк Барби курчагына охшаган: чәчләре һәрчак чиста һәм пөхтәләп җыелган, көяз һәм матур. Кем белә, бәлки идеаль фахишә нәкъ шундый кыяфәттәдер, ләкин Айсылу затлы фәхешханәдә эшләми бит. Бөтен авыл ир-атларына «хезмәт күрсәткән», трассага «шабашка»га йөргән фахишә таушалганрак кыяфәттә булырга тиештер. Текст буенча баш бирмәс, дорфа холыклы Айсылу спектакльдә, үзенчәлекле «профессия» вәкиле булуына карамастан, кирәгеннән артык зыялы һәм матур килеп чыккан.

Иң уңышлы актёрлык эшләре дип Рәис Галиев башкаруындагы Саматны һәм Наил Сәйфетдинов башкарган Нияз образын атап була. Өлкән буын актёрларының геройларның эчке халәтенә, образларны эчтәлек белән тутыруга күп игътибар бирүеннән киләдер бу. Бу ике геройның таяну нокталары төрле: Самат байлыкка, Нияз яхшылыкка, дингә, рухи кыйммәтләргә табына. Берсе кешеләргә хәмер эчертеп ята, икенчесе – иманга килергә чакыра. Мәчеткә терәп салынган аракы кибете янында аларның икесе арасындагы бәрелеш кызыклы. Бәрелештә, физик яктан көчсезрәк, ләкин рухы нык булган, үзенең дөрес юлда икәнлегенә ышанган Нияз җиңә.

Спектакльдә тагын бер ачылып бетмәгән, аңлаешсыз образ – Фарил Вафиев башкаруындагы Хәмит. Эчкечегә әйләнгән хезмәт укытучысы өстендәге сәер плащ хисабына чүлдә килгән дәрвишне хәтерләтә. Әгәр бу образ фәлсәфи киная белән язылган икән, спектакль азагында аның үле гәүдәсе янында кәмит уйнау нигә кирәк?

Рафил Зәйнуллин спектакльдә ике роль – һәрьяклап уңай герой Фәнилне һәм порнуха яратучы шантрапа, эретеп ябыштыручы Илмир ролен башкарды. Рафилне бу рольләре белән котларга мөмкин. Артист бер-берсенә охшамаган һәм бер генә мыскал да кабатланулар булмаган ике образ тудырган. Рәдиф ролендә Нияз Гайнетдинов, Рамил ролендә Дамир Харисов яшьлекләре һәм ихласлыклары хисабына шулай ук бик ышандыргыч иделәр.

Тулаем алганда, спектакльне начар дип булмый. Әлбәттә, ул идеаль түгел: әсәрдә булган күп кенә кызыклы фикерләр спектакльдә кысрыкланган һәм артык гадиләштерелгән. Ләкин барыбер уйланырлык урыннар юк түгел, күтәрелгән проблемалар да бик җитди.

 

Земфира Гыйльметдинова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк