Игелек кылырга ашыгыгыз...

Алга таба, әңгәмәгә барлык кызыксынучы якларны да тартып, кисәктән генә барлыкка килүче театрлар «феномены» турында, һичшиксез, сөйләшербез әле. Ә әлегә шуны гына әйтим – Әтнә драма театрының Флорид Бүләковның «Сөясеңме-сөймисеңме?» мелодрамасы буенча куелган спектакле премьерасына бик нык куркып бардым.

Әле күптән түгел генә татар халык театрларының иң яхшысы дәүләт статусына ия булды һәм автомат рәвештә, профессионал театрлар арасында соңгы урынны алды. Чөнки монда инде үз булдыклылыгыңны бөтенләй башка дәрәҗәдә дәлилләргә кирәк. Халык театры – үзләреннән кала башка берәү дә алларына җитди иҗади бурычлар куймаган энтузиаст үзешчәннәр коллективы булса (мондый театрларның, гомумән, булулары һәм республикада дәүләт ярдәмен тоюлары гына да бик әйбәт), профессиональ театр – бөтенләй башка күренеш. Дәүләттән бина һәм «ташка үлчим» генә «постановочныйлар» бирелгән, калганын үзең кара. Тик сәнгатең сыйфатлы булсын. Фестивальләрдә катнаш, гастрольләргә бар, кыскасы, тамашачы йөрәген яула. Тамашачы ургылып йөрми икән – планың үтәлми. Планың үтәлмәсә, хәлләрнең шактый мөшкел булачагын аңлатып тору кирәкмидер дә.

Театрның инде хәзердән үк җитди дәүләт ярдәменә мохтаҗлыгын аңлар өчен, олы акыл иясе булырга да, махсус Әтнәгә барырга да кирәкми. Биредә профессионал кадрлар мәсьәләсе авыр тора һәм сүз монда, беренче чиратта, актерлар, режиссерлар, сценографлар турында бармый, гәрчә труппаны ул яктан да ныгытырга кирәк. Проблема, иң элек, «ярдәмче» һөнәр ияләренә төртелә. Гримерлар һәм парикмахерлар, бутафорлар һәм яктыртучылар, тавыш режиссерлары һәм менеджерлар кирәк. Бу төр кадрларга мохтаҗлык дистәләгән еллар яшәгән театрларда да бар лабаса. Штат кирәк. Татарстанның эре шәһәрләрендәге театрларда да техник хезмәткәрләр, яшь актерлар, сәләтле менеджерлар озакка тоткарланмаган бу заманда, статусы буенча авыл саналган Әтнәгә профессионалларны ничек тартырга һәм театрда озак еллар эшләрлек итеп кызыксындырырга? Бу риторик сорау, ә мәсьәлә бик җитди...

Әтнәдә иң уңышлы чишелгән мәсьәләләрнең берсе – биредә профессиональ режиссер бар. Театрның баш режиссеры – ГИТИСта искиткеч театраль педагог Леонид Хейфецта укыган Рамил Фазлыев ул. Камал театрында берничә ел эшләп, күпкенә уңышлы һәм бик үк уңышлы да булмаган спектакльләр куйганнан соң, Рамил Фазлыев, иң өлкән милли театр белән кендек җебен кисәктән өзде һәм үз юлы белән китте. Бу аның чын егетлек белән кылынган гамәле иде. Камал театрында яшь режиссерларга һәрьяклап ярдәм итәләр, аларны сабый бала кебек багалар, үсендерәләр. Ләкин һәркемгә дә мондый кайгыртучанлык кирәкми. Рамил Фазлыев әнә шундый мөстәкыйль үсәргә теләүче режиссерлар исемлегендә. өлкән театрда эшләгән яшь режиссер, телиме ул, теләмиме, бөек исемнәргә, өлкән хезмәттәше Фәрит Бикчәнтәевнең эшенә яраклашып, спектакльнең куелышына үтә таләпчән труппага җайлашып иҗат итәргә мәҗбүр. Рамил Фазлыев кирәгеннән артык амбицияле һәм үзен тиешеннән югары бәяләүче режиссерлардан түгел, ләкин «икенче номер» булып эшләү дә аның холкына туры килмәде булса кирәк. Икенче режиссер – теләсә кайсы театрда «йөк тартучы ат» – үз җаны теләгәнне генә түгел, агымдагы репертуар таләп иткәнне дә куярга тиеш.

Ничек кенә булмасын, «ирек алган» Фазлыев шундук туган ягына, Әтнә халык театрына чакырылды. Шушы авыл чирәмендә «аунап үскәнгә», режиссер труппа белән уртак телне тиз тапты һәм театр өчен әһәмиятле берничә спектакль куйды. Фазлыев куелышында Зөлфәт Хәкимнең «Мин сине яратам» әсәре дә, Туфан Миңнуллинның «Мулла»сы да, Хәй вахитның  «Күк капусы ачылса» комедиясе дә шуны ачык дәлилләделәр: труппа коллективны үзе артыннан ияртерлек, театрны яңа дәрәҗәгә күтәрерлек әйдаманын тапты. Ләкин ул халык театры коллективы иде, ә мин хәзер анализларга алыначак спектакль – Әтнә Татар дәүләт драма театрының тәүге премьерасы. Бу театрга инде башка таләпләр, үзгә бәяләү критерийлары куела, димәк, актерларның хиссиятләре дә башкача булырга тиеш.

Юкка курыктым. Юлым уңды, яңа туган Әтнә театрының «Сөясеңме-сөймисеңме?» спектакле мине яхшы мәгънәдә гаҗәпләндерде һәм әсир итте. Иманым камил,тамашачы да охшаш хисләр кичергәндер. Хәзер әлеге спектакльне ни өчен узган театраль елның иң күренекле вакыйгаларының берсе итеп тоемлавымны аңлатырга тырышып карыйм.

Флорид Бүләков драматургиясенең гаҗәеп бер сыйфаты бар – анда яшерен мотивлар, киная күп. Геройларның характерлары һәм вакыйгалар җентекләп язылып чыкмаган, шунлыктан режиссер фантазиясе өчен зур мәйдан, интерпретация өчен мөмкинлек кала. Бүләков пьесаларын «ничек бар – шулай», автор фантазиясенә генә таянып кую мөмкин хәл түгел, биредә режиссер үз һөнәрен виртуозларча башкарырга тиеш. Фикер, концепт кирәк. Иң мөһиме, куючы режиссер драматургның чын фикердәшенә әверелергә тиеш.

Бүләков өчен картлык – геройларның яше генә түгел, ә бәлки кеше гомеренең таҗы һәм, һәрчак диярлек, ачы һәм рәхимсез нәтиҗәләр ясау чоры. Драматург үзенең персонаж-картларына (ә алар Бүләковта, белгәнебезчә, гаҗәп күп) ялган өметләр бүләк итми. Өмет яшьләргә хас. Картлык, әйткәнемчә, нәтиҗәләр чоры. Шуңа да «Әбиләргә ни җитми?»не гадәти комедия итеп куючы режиссерлар, минемчә, пьесаның трагикомедик табигатен тупасландыралар, фәлсәфи тирәнлеген аңламыйлар. «Сөясеңме-сөймисеңме?» исә, жанры ягыннан, драматургның картлар турындагы башка пьесаларыннан бөтенрәк. Аны гыйбрәтле хикәя, трагикомедия рәвешендә чишү – иң дөрес юл. Әсәргә салынган фикер үзе үк шуңа этәрә.

Дөньяда карт белән карчык яшәгән, ди. Авыр чир картны урын өстенә еккан, ә озакламый Әҗәл ҮЗЕ дә килеп җиткән һәм карт белән уен башлаган: «Әгәр, син, карт, өч сәгать эчендә бер изге эш кылырга өлгерсәң, ун ел гомер бүләк итәм, юк икән – үзем белән алып китәм»,– дигән. Уянып китә карт – өндәме бу, төштәме? Һәм алар карчыгы белән икәүләп Әҗәлнең шартын үтәргә тотыналар, тик үзләре хатирәләр упкынына чумалар, ә анда алар карт та, карчык та түгел, анда бәхет тә янәшә генә, кулыңны суз да – ал... тик буй гына җитми. Габдулланың кырыс холкы һәм Фатыйманың ягымлы карусызлыгы, югалткан балалар һәм авыр тормыш, көндәлек хезмәт һәм бер мыскал ял аларны бер-берсенә дөньядагы иң көчле сөю җепләре белән бәйли, ләкин «сөям» дигән сүз үзе алар өчен тыелган. Габдулла карт карчыгына гомер буена әлеге иң әһәмиятле сүзне бер тапкыр да әйтмәгән, битендәге шомырт миңен дә күрмәгән. «Яратам» дигән сүзне ник әйтергә, болай да аңлашыла бит, үзеннән үзе аңлашыла... Финалда фанилыктан бакыйлыкка карт түгел, карчык күчә. Габдулла Фатыймасына ул китәр алдыннан гына сөю сүзләрен әйтергә өлгерә. Менә ул – классик трагедия герое – җаны бушап, югалып калган карт, бу җирдә ул инде мәңгелеккә ялгыз. Бу вакыйга тамашачы көткәнчә – дөньядан карчык түгел, карт китеп төгәлләнсә дә, тамашачы күңеле көткән «хеппи энд» булмас иде. Хәер, ике сәгать барган спектакль дәвамында тамашачы аларны бербөтен җан итеп кабул итә, икесен бердәй яратырга өлгерә.

Якыннарыңа игътибарлылык, ярдәмеңә мохтаҗ һәм сиңа язмышларын тапшырганнар өчен җаваплылык темасы Бүләков пьесаларында һәрчак чагыла. Булганның кадерен бел, яратканнарыңны сакла, тормыш бер мизгеллек, синең мәхәббәтеңә һәм игелегеңә мохтаҗ иң кадерле кешеңнән җылы, назлы сүзеңне кызгансаң, син бу сүзләрне әйтергә әзер булганда инде соң булуы мөмкин – «Сөясеңме, сөймисеңме?» әсәренә шул фикер салынган. Туктамый чапкан тормыш артыннан куып, үзеңне югалтуың әле иң зур куркыныч түгел. Якыннарыңны югалту куркыныч. Бер мизгел мәңгелек турында оныттырса, язмышның синең белән әҗәлдән дә ныграк шаяруы менә шул булыр. Бүләков драматургиясе, күпләр уйлаганча, җиңелчә драматургия түгел, ул күпкә катлаулы һәм режиссердан, һәм актерлардан геройларның язмышларын йөрәкләре, тормыш тәҗрибәләре һәм дөньяга карашлары аша уздыруны сорый. «Кешеләр, яхшылык, изгелек кылырга ашыгыгыз! Соңармагыз».

Режиссерның автор фикерен актерларга, актерлар аша тамашачыга җиткерә алуы, һәм спектакльнең нәкъ шушы фикерне әйтүе – Фазлыевның үз миссиясен аңлавы һәм башкарып чыгуы хакында сөйли. Спектакльдә ансамбль бик төрле: кичәге театр училищесы студентлары, Әтнә сәхнәсе йолдызлары һәм Камал театрының әйдәп баручы актерларының берсе Наил Дунаев. Тәҗрибәле режиссер, нәкъ менә Дунаев персонажы Габдулла аша бик кыю итеп, тамашачыга спектакльнең иң мөһим фикерләрен җиткерә. Дунаев дәрәҗәсендәге актерны ярымпрофессионал коллективка чакыру егетлек, әлбәттә. Дунаев, сәхнәдә уйнаган илле бер ел эчендә дөньякүләм классик әсәрләрдә баш рольләрне дә, «Әйе, хуҗам, ни боерасыз?»дан башка репликасы булмаган геройларны да уйнаган, педагог буларак бихисап шәкертләр тәрбияләгән, республика иҗтимагый тормышында актив катнашкан, Россиянең атказанган артисты исемен яулаган, профессор булган, шулай да иҗатының төп өлеше гел гади халык белән тирән һәм аерылгысыз элемтәгә нигезләнгән зур шәхес, яңа труппага яраклаша алырмы дигән уй да юк түгел бит. Заманында аңа ХХ гасырның икенче яртысында язылган иң яхшы татар пьесасы – «Өч аршын җир»дә Мирвәлине уйнарга насыйп булды. Анда аның герое, шулай ук картайган көнендә, тормыштагы таянычын, зирәк һәм тугры Шәмсегаянын югалта. Ләкин бу югалтудан соң, инде үзе дә мәңгелек бусагасында торган Мирвәли, ватанын таба. Гыйләҗев пьесасының финалы, Бүләков трагикомедиясе белән чагыштырганда, сагышлы булса да, өметлерәк. Бу ике образ да Дунаевның актерлык биографиясендә бик мөһим образлар. Мирвәли кичерешләренең Габдулла кичерешләре белән уртаклыгы күп. Актер аларны яшерми дә, беренче образы тәҗрибәсен кабатлаудан да курыкмый. Хәер, андый тәҗрибәне кулланмау дөрес тә булмас иде.

Мин әтнәлеләр спектаклен Сәлимҗанов спектакле турындагы яшьлек хатирәләрем аша «укыдым». Башыма уй килде: юкка гына ул, татар сәхнәсенең бөек реформаторы, нәселе белән бу яклардан түгелдер. Әтнәнең Рәфкат һәм Фәрит Бикчәнтәевләрнең, башка бик күп танылган артистларның, режиссерларның, ниһаять, шул ук Фазлыевның туган җире булуы да очраклы түгел бит. Әлеге спектакльдә туган җиргә мәхәббәт, нечкә хисләр ташый. Бу яктан әтнәлеләр драматургны да уздырганнар. Зур шәхес, олпат актер Дунаевның ихлас халыкчанлыгы, йөзьяшәр имән яшь үсентеләр белән капланган сыман, һәвәскәр актерларның һәм театр яшьләренең хәйләсез табигый халыкчанлыгы белән урала, һәм боларның барысының артында режиссер Фазлыевның тыныч, күзгә бәрелмәгән халыкчанлыгы тора. Спектакльдәге вакыйгалар авазы, үзенең җиһанкүләм мөһимлеге сәбәпле, җыйнак кына Әтнә ягы авылына сыймыйча, сөюгә сусап яшәгән җиһанга да тарала. Спектакль дөньяга үзәк өзгеч тансык сүз әйтә – кешеләр, игелек кылырга ашыгыгыз!

Сценография аерым мактауга лаек. Тамашачы күзенә нарат урманын, ә геройның хатирәләргә бирелгән мизгелләрендә символик рәвештә аның йөрәген актарып «ачкан» пәрдә, бөртекләп уйланылган һәр деталь үз эшенең чын остасы Сергей Скомороховка аерым «афәрин!» дияргә сәбәп. Ә Нур Даутов музыкасы спектакль темасы белән контрапунктта ничек шомлы һәм тантаналы яңгырый! Актерлар уены ничек ышандырырлык! Алар арасында Финә Сафиуллинаны һәм укудан түгел, табигатьтән талантлы Марат Хәбибуллинны әйтеп китми булмый! Ләкин, ни кызганыч, сагышның да, шатлыкның да чиге бар. Рецензиянең чиге булуын әйтеп тә торасы юк инде. «Ә минуслар, спектакльнең минуслары юкмыни?» – дип сорар миннән таләпчән укучы. Әйе, бар. Бик тиз төзәтеп булырлык хаталар алар, һәм алар турында без режиссер һәм актерлар белән аерым сөйләшербез. Андый нечкәлекләр сезгә, тамашачыларга, кирәк түгелдер дип уйлыйм мин. Иң яхшысы, спектакльгә барыгыз сез. Шунда барысын да күрерсез...

***

Театр тәнкыйтьчесе өчен иң зур бәхет – үз принципларыңа тырнак очы кадәр дә хыянәт итмичә, театрның «яшенә» һәм мөмкинлекләренә ташлама ясамыйча, тәмләп спектакль караудан ләззәт алу һәм шул хисләрне укучылар белән уртаклашу.

 

 

 

 

 

 

«Сәхнә», 2012, №3 (март)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
522
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы