Логотип
Архив Материалов

Игътибар!

 Билгеле булганча, 2014 елны бөтен дөньяда бөек драматург, легендарь классик Уильям Шекспирның 450 еллыгы билгеләнеп үтелә. Камал Театры да бу вакыйгадан читтә кала алмады. Яңа 109 сезонда театрн...

 Билгеле булганча, 2014 елны бөтен дөньяда бөек драматург, легендарь классик Уильям Шекспирның 450 еллыгы билгеләнеп үтелә. Камал Театры да бу вакыйгадан читтә кала алмады. Яңа 109 сезонда театрның кече сәхнәсендә Шекспирның иң кырыс һәм аяусыз пьесаларыннан берсе булган - “Ричард III” спектакленең премьерасы була. Режиссеры – танылган драматург, яшь режиссер Илгиз Зәйниев.
           Премьера алдыннан театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов: “Ни өчен Шекспир пьесалары һаман да актуаль, ә бүгенге көндә – бигрәк тә?” – дигән сорау күтәрде.  

"Шекспир бер төркем персонажлар катнашындагы  37 пьеса язган: "сәяси", трагедияләр, хроникалар. Кемнәр соң аның геройлары? Нигә театрлар гасырлар аша кабат-кабат аңа мөрәҗәгать итә? 

Моңа кадәрге тарихи дәверләрдә Шекспир геройларын психологик типлар дип атарга мөмкин булса, бүгенге көндә безгә типлар гына очрап калмый, ә дөнья сәяси аренасында танырга мөмкин булган конкрет персонажлар – билгеле булачак шәхесләр гәүдәләнә", – дип сөйли тәнкыйтьче.

1 октябрьдә 19.00 “Смена” Заман мәдәният үзәгендә булачак Нияз Игъламов лекциясе “Бүгенге заманда Шекспир геройлары” дигән темага багышланачак. Игъламов драматург хакында гына сөйләп калмыйча, XVI гасыр Шекспир геройлары һәм XXI гасыр сәясәтчеләре арасында туры параллельләр үткәрәчәк.  

Әлеге Лекция драматург хакында тагын да күбрәк мәгълүмат белергә, Шекспир сюжетларының хәйләсенә төшенергә һәм, шулай ук, аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә бөтенләй башка күзлектән карарга ярдәм итәчәк.  

Белешмә өчен:

Нияз Игъламов - 2008 елдан башлап Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире, “Алтын битлек” Бөтенроссия театраль премия-фестивале эксперт советы әгъзасы, театр тәнкыйтьчесе, Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек советы әгъзасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк