Логотип
Архив Материалов

Исемнәре исемдә: Рафаэль Сафин

Аның язуы, фикер йөртүе, яшәве башкортча иде. Башкорт җиренә үзен укытканы, үстергәне өчен чиксез рәхмәтле иде. Аның күңеленә, җанына башкорт моңы сеңгән иде. Мин сагынам аны. Уфага аны сагын...

Аның язуы, фикер йөртүе, яшәве башкортча иде. Башкорт җиренә үзен укытканы, үстергәне өчен чиксез рәхмәтле иде. Аның күңеленә, җанына башкорт моңы сеңгән иде.

Мин сагынам аны. Уфага аны сагынып бара идем. Гомеренең соңгы елларында арабыз аеруча якын булды. Аның гармун уйнаганын тыңларга бара идем. Тальянда Илдар Юзеев һәм аның кебек уйнаган кешене хәтерләмим мин. Тальянда алар уйнамый, тальян үзе боларга хуҗа иде, алар икесе дә моңнан гына торалар иде. Моңлы баланың бәхете ким була дигәнне ишеткәнем бар. Алар иҗатларында бәхетле булсалар, дөнья, тормыш сикәлтәләрендә аларга нидер җитмәде. Кырыс дөньяга җайлаша белмәделәр алар. Илдар тормышында ул әллә ни сизелмәсә дә, Рафаэль тормышында сизелә иде. Зуррак бәхеткә лаеклы иде алар. Рафаэль үзе кебек үк талантлы актриса белән кавышып, гомер юлыннан бергә атлап барырга теләгән иде, нигәдер барып чыкмады. Бик ярата иде ул аны. Баш бирмәс горур җан булса да, аның исемен ишеткәндә күз карашлары моңсулана иде. Җанына җылылык җитмәде шагыйрьнең. Башкорт җире үзенең Ирәндек таулары белән аны йолдызларга якынайтса да, мәгыйшәт аны түбәнгә тартып төшерә. Хәтеремдә, бервакыт Рафаэль белән Ирәндек түбәсенә мендек. Ул анда башкортның моңлы җырларын җырлады. Җыр, таудан тауларга күчеп, кыяларга кунып алып, тау бөркетләренең канаты булып кагынып, яңадан үзебезгә әйләнеп кайта торды. Сихри моң бар иде тавышында. Театрга мөкиббән иде Рафаэль. Шигъри аһәңле пьесалар язды. Башкорт театрлары ул пьесаларны уйнады. Уңыш казандылар. Казандылар дигән сүз – гәҗит сүзе, мин аны махсус кулландым. Башкорт театрлары, романтик стильдә иҗат итсәләр дә, Рафаэльнең шигъри җанын ача алмадылар. Чөнки пьесаларның моңы тирәндәрәк иде. Мин аның берничә пьесасын Марсель Сәлимҗановка күрсәттем. Берсен аңа хәтта кычкырып укыдым. Тик Марсель кабынмады. «Юк, Туфанюга, аның пьесалары минем өчен түгел, аңа үзенең режиссеры кирәк», – диде. Шунысы гыйбрәтле: нихәтле үгетләп тә, Илдар Юзеевны да куймады ул. «Ул бөек шагыйрь, шигырьләрен яратам, ләкин пьесаларын сәхнәдә күрмим», – дия иде. Мин дә алар драматургиясендә ниндидер ясалмалык сизәм. Ләкин ул ясалмалыкның «гаебен» аларда түгел, үземдә күрәм. Мин логик фикерләү кешесе, шигъри фикер ул башкачарактыр, аның асылын аңлау бездәйләргә читендер. Хәтерлим Рафаэльнең «Тилекәй» пьесасын миңа укыганын. Очынып-очынып мин пьесаны тыңлаудан бигрәк, Рафаэльнең пьесаны «уйнаганын» күзәтәм, чөнки ул драма әсәрен түгел, шигырь укыды. Пьеса миңа ошап бетмәде. Күңелен төшермәс өчен ошады дидем, ул алдашканымны сизде, елмаеп куйды да кулына тальянын алды, шашып уйнады. Уйнап туктагач: «Син «Тилекәй»не үзең игътибар белән укып чык әле», – диде. Укыдым. «Моңа синең сыманрак «тиле» режиссер табылса, гениаль спектакль булачак, минем сыманрагы куйса, әлләни чыкмастыр», – дидем. Чөнки тилелекнең (сүз психик авыру турында бармый) мең төрле төсмере бар. Шулар арасыннан берсен, иң кирәклесен табарга һәм шуның кебек тилерә белергә кирәк. Бу читен нәрсә.

«Тилекәй» генә түгел, Рафаэльнең бөтен пьесалары да шундыйлар. Мин өметләнәм – Рафаэль һәм Илдар пьесалары үз режиссерларын көтә әле.

Рафаэльгә быел 80 яшь тулыр иде. Мин берничек тә аны бу яшьтә күз алдына китерә алмыйм. Исән булса, 80 яшьтә булу аңа килешмәс тә иде. Ул сәламәтлеккә туймады. әкин мин аның авыру булуына ышана алмый идем. Андый кеше чирләргә дә, үләргә дә тиеш түгел иде. Сагышлы моң чирле дә була алмый, үлмидер дә.

 

«Сәхнә», 2012, №9 (сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк