Логотип
Архив Материалов

Истә, һаман да истә!

Халкыбызның олпат шәхесләре арасында минем иҗат тормышымда аерым бер истәлек булып калган шәхесне ассызыклап, башкалардан аерып атап әйтәсем килә. Ул – Мирсәй Әмир. Аның белән танышу, дуслашу бик...

Халкыбызның олпат шәхесләре арасында минем иҗат тормышымда аерым бер истәлек булып калган шәхесне ассызыклап, башкалардан аерып атап әйтәсем килә. Ул – Мирсәй Әмир. Аның белән танышу, дуслашу бик истәлекле булды. Минем Казан шәһәренең М.С. Урицкий исемендәге мәдәният сараенда татар халык театрының сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры булып эшләгән вакыт, үзем теләгәндә һәм вакыт калганда спектакльләрдә артист буларак та катнашам.

1975 елда халкыбыз Бөек Ватан сугышында җиңүнең 30 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыена. Бу бәйрәмгә багышлап сугыш темасына һәм ул чорны чагылдырган әсәр эзли башладым, ләкин күңелгә ятканы табылмый да табылмый. Шул вакытта җырчыбыз һәм халык театры артисткасы Розалия Харисова: «Камил абый, сез Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасын укып карагыз әле, бәлки, ул ошар», – диде. Миңа аны укып торасы да юк: бу пьеса буенча куелган спектакльне малай вакытта Галиәсгар Камал исемендәге театр куелышында карадым.

Шулай итеп әсәр табылды: «Тормыш җыры»н алырга булдык. Пьесаны укып чыкканнан соң мин аны киң күләмле итеп куярга карар кылдым. Моның өчен Мәдәният сараенда бөтен мөмкинлекләр бар иде. Халык театрында 30-35 ләп артист, Михаил Шульман җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры, татар җыр һәм бию ансамбльләре, югары белемле рәссам Татьяна Гамова, театрның музыка җитәкчесе, татарның беренче профессиональ баянчысы Габдулла Халитов, гример эшләрен алып баручы, «Сәйяр» группасын оештыручыларның берсе, Татарстанның халык артисты Касыйм ага Шамил...

Шундый зур көчләр катнашында киң күләмле спектакль куярга җыенуымны мин директорыбыз Лидия Николаевна Белявцевага әйттем, эшне башларга рөхсәт сорадым һәм чыгымнарның шактый зур булу ихтималы турында да кисәттем. Чыгымнардан тормабыз, эшегезне башлагыз: «Аллага тапшырдык, Камил», – диде директорыбыз.

Рольләр бүлү башланды, артистларның берсен дә эшсез калдырасы килмәде, һәр рольдә 2-3 кеше иде.

Басыйр роленә җырчы егетебез Люф Кәримов белән Илдус Солтановны айлап алдым. Люф – Минзәлә Татар дәүләт драма театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Бәһия Вәлиеваның улы. Фатыйма роленә талантлы яшь артисткабыз, 10 нчы сыйныф укучысы Фидания Сәләхова белән Наҗия Әхтәмова сайланды. Каюм роленә – Марат Баязитов, Халидә – Люция Бәйрәмова, Хәйри – Нур Вафин, Фәрит роленә Рәфгат Галиев билгеләнде. Бу егетләр театр сәнгатенә тугрылыклы булып калдылар. Хәзерге көндә Марат Баязитов Мамадыштагы, ә Рәфгат Балык Бистәсендәге халык театрын җитәкли.

Сентябрь урталарында «Тормыш җыры» спектаклен әзерли башладык. Репетицияләр бик җиңел бармады. Катнашучыларның барысы да дип әйтерлек – моторлар төзүчеләр һәм авиация заводларында эшләүче инженер-техниклар һәм башка һөнәр ияләре. Эшләре сменалы булганга күрә, аларның барысын да бер вакытта җыярга бик авыр иде.

Премьераны 1975 елның 23 мартына билгеләдек, Мирсәй Әмирне дә чакырырга булдык. Мин Язучылар берлегеннән Мирсәй абыйларның адресын алдым да алар торган Маяковский урамы, 23 нче йортка юнәлдем. Каушый-каушый кыңгырауга бастым. Озак көтәргә туры килмәде, ишекне бик пөхтә киенгән, тыйнак кына апа ачты һәм кем икәнемне сорады. Мин Мирсәй абый янына килүемне әйттем. Ул икенче бүлмәдән Мирсәй абыйны чакырып чыгарды. Мин үземнең Казан шәһәре Урицкий исемендәге Мәдәният сараеның халык театры режиссеры икәнемне һәм аның «Тормыш җыры» пьесасын сәхнәләштерүемне әйттем. Мирсәй абыйның йөзе яктырып китте һәм ул: «Мин күптәннән бирле уйлап йөри идем, нигә бу пьеса беркайда да куелмый икән, әсәрдә күтәрелгән темаларның актуальлеге бетте микәнни, дип. Ул сезнең үзешчән театрмы?» Мин: «Әйе», – дидем. Үземнең премьерага чакырырга килүемне һәм, транспорт кирәк булса, машина җибәрә алуыбызны белдердем. «Премьера алдыннан Сезнең мәшәкатегез болай да күп була, Фәүзия апагыз белән без үзебез төшәрбез», – дигән җавап ишеттем.

Мәдәният сараенда мин аларны каршы алдым. Мирсәй абыйларның монда булганнары юк икән, кызыксынып, безнең бик матур мәдәният учагыбыз белән танышып йөрделәр.

Сәхнә ачылганда Басыйр – Люф Кәримов үзенең бик матур моңлы тавышы белән Фатыймага багышлап язган җырын башкарды. Мин Мирсәй абыйга күз төшердем, аның йөзе балкый иде. Димәк, спектакльнең болай башланып китүе аңа бик ошаган. Спектакльне тамашачы алкышларга күмде.

Спектакльдән алган тәэсирләрен көндәлегендә ул болай тасвирлый:

«25.III – 1974. 23 ендә кич Урицкий культура сарае каршындагы халык театры «Тормыш җыры» спектаклен күрсәтте. Премьерага үземне дә чакырдылар. Фәүзия белән бардык. Матур гына спектакль булды. Дөрес, артистларның профессионал түгеллекләре сизелә. Ләкин бу ансамбль бернинди профессиональ театрда да табылмый торган яшьлеге, самимилеге белән күңелгә якын. Фатыйманы 10 нчы сыйныф укучысы уйный һәм ярыйсы уйный. Басыйрның роле зур түгел, ләкин ул драмага баштан ук рух биреп җибәрүче драматик образ, аны да яшь егет әйбәт уйный (кстати, спектакльдән соң булган банкетта әйтелде: ул егетнең шул көнне туе булырга тиеш булган икән, премьера көне туры килү белән исәпләшеп, туен бер көн алга күчергән, өйләнешкән яшьләргә бәхетле тормыш теләп, тост күтәрдек. «Ачы!» дип кычкыручылар да, «ачы»ны «татлы»га әйләндерү дә булды). Фәүзия дә, мин дә премьерадан һәм, гомумән, ул кичәдән, Урицкий клубына баруыбыздан бик канәгать булып кайттык. Спектакльнең режиссеры – Камил Саттаров. Аның белән спектакль турындасөйләшәсе бар әле. Бүген кереп чыгарга булды.

27.III. 1974. 25 ендә Камил Саттаров белән Рөстәм Нәбиуллин кереп чыктылар. «Тормыш җыры» постановкасы турында фикер алышып утырдык. Рөстәм мине һәм Фәүзия белән икебезне рәсемгә төшерде».

Сүз телевидение дикторы Рөстәм Нәбиуллин турында бара. Аның ярдәме белән «Тормыш җыры» спектакле Татарстан телевидениесеннән күрсәтелде. Фикер алышу вакытында Мирсәй абый спектакльдән бик канәгать булуын белдерде. Аңа спектакльдә оркестрның уены, күп кеше катнашында башкарылган күмәк уеннар ошаган булган. Шулай ук ул артистларның башкару осталыклары турында да уңай фикер әйтте.

Миңа: «Режиссер буларак, пьесаны шактый кыскарткансың, бәлки хәзер шулай кирәктер дә, – диде. – Ләкин бер җирен калдырырга иде. Каюм аккордеонын тотып сәхнәгә җырлап чыга иде. «Каюм, нишләп йөрисең?» – дигән сорауга ул: «Менә немецны татарча җырларга өйрәтәм», – дип җавап биргәч, шаркылдап көлеп, кул чабалар иде». Мин аңарга болай дип җавап бирдем: «Мирсәй абый, сугыш беткәнгә 30 елга якын вакыт узып киткән, яңа буын үсеп җитте. Без бит, совет солдатлары бик тәртипле булганнар, мародерлык белән шөгыльләнмәгәннәр, дип өйрәттек. Аларда алайса, татар авылына немец аккордеоны кайдан килгән, дигән сорау тууы бар бит». Мирсәй абый: «Анысы да бар икән», – диде дә сүзне озынайтмады.

Китәргә җыенганда ул миңа: «Камил, бу спектакльне Галиәсгар Камал театрында куярга кирәк. Әгәр сиңа театрны бирмәсәләр, үзем сөйләшермен», – дип ышандырды.

Мин Камал театры директоры Рәшидә Җиһаншинага барырга ашыктым. Ул театрның планына карап: «Сезгә 15 апрельдә театрны бирә алам, ләкин бик әйбәт әзерләнегез, моңарчы безнең театр сәхнәсендә үзешчәннәрнең чыгыш ясаганнары юк диярлек», – дип җавап бирде.

Камал театры сәхнәсендә уйналачак спектакльгә бик ныклап әзерләнә башладык. Репетицияләр көн саен диярлек бара. Аерым артистлар да, коллективлар да зур җаваплылык тоеп иҗат итәләр.

Мин, уйнаячак театр сәхнәсен, артистлар урнашачак бүлмәләрне карап чыгу максаты белән, театрга бардым һәм бер уңайдан кассада билетларның ничек сатылуы белән кызыксындым. «Тормыш җыры» спектакленә билетлар сатылып беткән булып чыкты. Моңа яхшы оештырылган реклама һәм Мирсәй абыйның халык арасында булган зур абруе да ярдәм иткәндер.

15 апрельдә 19 сәгатьтә Урицкий исемендәге мәдәният сараеның халык театры залны шыгрым тутырган тамашачыларга Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» спектаклен күрсәтергә әзер иде. Менә өченче кыңгырау, оркестр увертюраны уйный, ыспай буйлы, сөйкемле һәм чибәр Басыйр моңлы тавышы белән җырлый башлый.

Басыйр җырлап та бетерми, сәхнә артына Рәшидә апа атылып килеп керә һәм бер генә сорау бирә: «Камил, каян алдың син бу оркестрны?» Мин аңа: «Мәдәният сараебызда төрле жанрларда иҗат иткән коллективлар эшли, шулар арасында оркестр да бар», – дим. «Халык театры оркестр белән уйный, ә Академия театры, сәхнә артында Рәис Сафиуллинның «тили-пили» баянда уйнавына спектакль куярга мәҗбүр. Барам иртәгә үк Обкомга, Вәлиевкә (КПСС Өлкә комитетының идеология буенча секретаре – К.С.) барам». Һәм барган да. Шуннан соң инде бераз вакыт үткәч, Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбле барлыккакилде һәм хәзерге көнгә кадәр бик уңышлы эшләп килә. Шулай итеп безнең халык театры Академия театрында оркестр эшли башлауга үз өлешен кертте. Мин моңа бик шат. Мирсәй абыйның көндәлегеннән тагын бер язманы тәкъдим итәсем килә:

«16.IV.1974. «Десна» шифаханәсе.

Кичә – 15.IV.1974 Казан белән сөйләштек. Ләйлә, Гөлшат яңа гына «Тормыш җыры» спектакленнән кайтканнар иде. Әлеге – Урицкий культура сарае каршындагы халык театры Академ. театр сәхнәсендә уйнаган. Халык тулы иде, спектакль матур булды, тамашачы бик яхшы каршы алды, диделәр». (Ләйлә белән Гөлшат – Мирсәй Әмирнең кызлары – К.С.).

«Тормыш җыры» спектакле телевидениедән күрсәтелде. Казан шәһәре һәм район мәдәният йортларында куелып, һәрвакыт тамашачы тарафыннан җылы каршы алынды, алкышларга күмелде. Бу спектакль белән безнең халык театры Бөек җиңүнең 30 еллыгына багышланган Бөтенсоюз фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булды.

Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасына 1984 елда тагын әйләнеп кайттым. Бу юлы колхоз рәисе Кәрам Гарипович үтенече буенча Актаныш районының Богады авылы театр коллективы белән, бераз яңартып, Җиңүнең 40 еллыгына багышлап куйдым. Спектакль Актаныш районының театр коллективлары арасында үткәрелә торган конкурста беренче урынны алды һәм Казан тамашачысына күрсәтергә лаеклы дип табылды. 1984 елның июль аенда Актанышлылар аны В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәттеләр һәм Татарстан радиосына яздырдылар, шулай «Тормыш җыры» спектакле радионың «алтын» фондына керде, күп тапкырлар тапшырылды.

Искитмәле тыйнак, кешелекле, талантлы Мирсәй Әмир белән «Тормыш җыры»н сәхнәләштергәндә башланып киткән дуслыгыбыз гомер буена дәвам итте. Мирсәй абый белән аралашкан һәм иҗат иткән гомер мизгелләре истә, һаман да истә!

 

«Сәхнә», 2012, №4 (апрель)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк